«17 ел гомерем төрмәдә үтте минем»

«17 ел гомерем төрмәдә үтте минем»

Казанның Үзәк вокзалы тирәсендә акча теләнеп утыручыларны күреп, йөрәк «җу» итеп куя. Боларның кайсылары чыннан да бер тиенгә мохтаҗ да, кайсылары беркатлы кешеләрне алдый икән?..

Элек вокзал янында өстенә сәләмә кием элгән акча сораучылар аеруча күп иде. Хәзер аларны анда тотмыйлар, тизрәк куып җибәрәләр. Хәер, вокзалдан ерак түгел, Борһан Шаһиди урамында урнашкан «Кеше приюты» дип аталган мохтаҗларга ярдәм ноктасы да аларның санын киметте. Юк, монда аларны киендереп, ашатып кына калмыйлар, туры юлга бастырырга һәм үзгәртергә тырышалар. Тик барысы да әлеге ярдәмне теләп кабул итәме? Башта туган шул сорауга җавап эзләп, приютка юнәлдем.

Көннең нәкъ уртасы. Сәгать 12.00. Приют тирәсенә халык агыла. Инде «кайсыгыз актык?» дип, 15-20 кешедән торган чират та хасил булды. Баксаң, төшке аш вакыты икән, килгән һәркемгә ризык таратыла. Чиратка 22нче булып мин дә бастым.

Кибетләрдәге җанлы чиратлардан аермалы буларак, монда берәү дә эндәшми. Ник берсе ялгыш кына бер сүз ычкындырсын. Уйларында аралашу, танышу түгел, ә фәкать бер нәрсә – ризык алу да, үз тарафына йөгерү.

Монда һәркем тигез дип мактанып булмый. Чират агымында яхшы киенгән ир-атлар да, дүрт-биш баласын иярткән һәм яулык бөркәнгән хатын-кызлар да, өлкән яшьтәге апа-абыйлар да – барысы бар. Хәер, аларның барысын да тамак ялгау кайгысы берләштерә. Шул чиратта торган миңа да сүз әйтүче булмады. Мохтаҗлык пунктларына бары тик мохтаҗлар гына килә дигән фикерем дә шунда ук юкка чыкты. Баксаң, алай түгел икән.

«Кеше приюты» комплексы шәһәрнең Борһан Шаһиди урамы, 26нчы йортта урнашкан. Хәзер биредә 40 ир һәм хатын-кыз вакытлыча яши. Әлеге пунктта меңнән артык кеше ярдәм тапкан. Мохтаҗларга югалткан документларын яңартырга, эш табарга булышалар, юридик консультация һәм медицина ярдәме күрсәтәләр. Моннан тыш, приют аз тәэмин ителгән гаиләләргә, наркомания, алкоголизм белән авыручыларга да ярдәм итә. Бер кешене коткарып, син бөтен дөньяны коткарасың. Әлеге хәйрия проектының җитәкчесе Азат Гайнетдинов әнә шул шигарьгә таяна да инде.

«Кеше приюты» үз эшен 2017нче елда башлады. Ул чакта бер күчмә туклану пункты булдырылды һәм атнага ике тапкыр мохтаҗларга 50 данә кайнар төшке аш таратылды. Башта финанслау берничә битараф булмаган кеше акчасыннан башкарылды, ә бөтен оештыру эше «Тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» көче белән үткәрелде. Елдан-ел волонтер, иганәче, хезмәткәрләр даирәсе үсә, гражданнарга күрсәтелә торган ярдәм күләме арта. Ай саен 500-600 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтүче иганәчеләрнең берсе – «Нәфис» компаниясе.

Бүгенгә «Кеше приюты» Казанның биш ноктасында урнашкан. Монда, башлыча биш туклану пункты: Гудованцев урамы 6; Симонов урамы 3; Авангард урамы 58; Липатов урамы 6б; Фучик урамы 52 һәм төп нокта – Борхан Шаһиди урамы 26нчы йорт. Гомумән алганда, бу объектларда көненә 1 мең порция кайнар төшке аш тараталар. Ә Борһан Шаһиди урамында куну урыны, мунча һәм кер юу урыны, чәчтарашханә дә бар.

– Бу урыннарга килүчеләрнең барысы да йортсыз һәм акчасыз түгел. Йортлары булган, пенсия яшендәге әби-бабайлар бик күп килә. Безгә мөрәҗәгать итүнең аерым таләпләре булмаса да, өлкәннәр пенсия кәгазен тотып килә. «Бу пенсия акчасына ничек яшәргә? Утка-газга түләдең исә, тотарга бер тиен калмый», – ди алар. Ә биредә көнгә бер тапкыр гына булса да ит ризыгыннан авыз итү мөмкинлеге бар, диләр. Сүзләренә караганда, алар хәтта безнең өчен дога кылалар, чөнки мондый ярдәм бик мөһим, – ди Азат Гайнетдинов.

«Мохтаҗлар» арасында акыллыбашлар да очрый икән. Алар приютны финанслана торган дәүләт структурасына карый дип уйлап, кирәгеннән артыгын таләп итә. Әйтик, ризыкның күләме аз дию – иң еш ишетелә торган тәнкыйть.

– Хәзер безгә еш мөрәҗәгать итәләр. «Социаль патруль» дә яхшы эшли. Татарстан районнары буйлап сукбайларны эзлибез. Халык та берәр сукбайны күрсә, безгә хәбәр итә һәм без аны килеп алабыз. Монда аның белән сөйләшү була. Кирәк икән, аны наркодиспансерга салып айнытабыз, психологлар белән очраштырабыз. Алар белән килешүләр бар, – ди җитәкче.

«Кеше приюты»ның төп бурычларыннан берсе – билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләргә эш табарга ярдәм итү. Даими, сезонлы яки бер көнлек эшкә булса да урнаштыруда һәрьяклап ярдәм итә пункт. Бу мәсьәләдә «Трудяги.РФ» социаль кадрлар агентлыгы белән тыгыз элемтәдә тора ул.

Көненә 1 мең порция кайнар ризык таратыла

***

...Озак та үтмәде, чират тарала башлады. Борынга тәмле пылау исе килеп бәрелде. Кемдер тәлинкәсен тиз арада бушатып өлгерсә, күпләр аны еракка алып китеп ашауны кулайрак күрде. Чит күзләрдән башка, кыскасы. Мин исә үз чиратыма башкаларны кертеп, бу күренешкә читтән хозурландым. Халык арасында Колхоз базарына яшелчә, җиләк-җимеш алырга килгән җирдән бушка ашап чыгучылар да бар икән!

Приютта бүген 40лап кеше яши. Аларның тормышы приют чигеннән еракта торучы шәһәр халкыныкыннан әллә ни аерылмый. Иртәнге сәгать 7дә торалар, ашыйлар-эчәләр, кичке 9-10да кереп яталар. Тормыш турында уйланырга, үткәннәренә карап, нәтиҗә чыгарырга вакытлары калмый. Хәер, алар моны теләми дә.

Евгений приютта өченче елын яши. Шул еллар эчендә кешеләргә ышанмаска һәм берәүгә дә күңелендәгесен сөйләмәскә өйрәнгән ул. Бик кыстый торгач, бераз ачыла китте булса кирәк.

– Үз тормышыма үпкә сакламыйм, чөнки аның руле – минем кулда. Мин кайсы якка бордым, шунда тәгәрәде, – дип сөйли башлады ул. – Тумышым белән Саратов өлкәсеннән мин. Һәркем кебек яшәдем, балачагым уйнап үтте. Әтием үлгәч, әнием дә урынга ятты. Озакламый аны да җирләдек.

– Гаиләдә бер генә бала идегезме?

– Юк, апам бар. Иде...

– Аны да югалттыгызмы?

– Югалттым.

46 яшьлек әлеге ирнең тавышы карлыкты. Карашын бер читкә төбәп, сөйләвен дәвам итте:

– Әнием үлгәндә миңа 23 яшь иде. Апам кияүдә, балалары бар. Әмма фатир бушагач, бу милекне үзенеке итү теләге белән йөрде. Мин ул чакта «шабашка»да эшли идем. Юрист яллап, мине алдап, өлешсез калдырдылар. Шуннан кулыма сыра алдым, эчә башладым һәм... беренче тапкыр урладым.

Евгений сөйләве буенча, аның 17 ел гомере төрмәдә үткән. Башта өч ел утырса, аннары тагын кылган җинаятьләре өчен җавап бирергә туры килгән. Ике дистәгә якын елын төрмә юлында үткәргән ул. Иң аянычы – аның янына бер тапкыр килеп караучы да булмаган.

– Апагызны сагынасызмы?

– Юк.

– Эзләгәнегез дә булмадымы?

– Ә нигә? Елга берничә тапкыр үземнең туган ягыма барып кайтам мин. Зиратка барып киләм, әмма апам янына кергәнем юк. Андый теләк тә юк.

Төрмәдән чыккач, Евгений үзе дә алдана. Зур күләмдә акча эшлим дип, җиңел акча артыннан куып, бернинди хезмәт килешүеннән башка эшкә урнаша. Шәхси төзелеш фирмасына эшкә кердем дип уйлый ул үзен. Ярты ел эшли – акча бирмиләр. Кесә буш тормасын өчен дип, көненә ике-өч йөз сум бирәләр бирүен, әмма ул гына нәрсәгә җитсен ди? Җиде ай бушка эшләгәннән соң, Евгений кабат эчүгә сабыша.

– Мин Казанга ничек килеп эләккәнемне тәгаен хәтерләмим. Ләкин монда килгәнемә бик рәхмәтлемен. Хәзер эчкәнем юк, – ди ул көлеп. – Иртәдән-кичкә кадәр эшлим. Көненә бер мең сум акча бирәләр.

– Аны нәрсәгә тотасыз?

– Өскә кирәк-ярак алам да, тәмәке алам. Калганын җыям. Өйләнәсе, тормыш алып барасы бар бит. Шул турыда хыялланам.

Хыяллары ак, сүзләре уйландыра торган Евгенийның. Артыгын гына сөйләми. Хәер, приютта яшәүчеләр блогерларны да, журналистларны да өнәми, алардан качарга тырыша. Фотога төшерү турында әйткән дә юк! Евгений белән сөйләшүне дә Илдар абый Каратаев кына оештырды. Ул – монда яшәүчеләрне якыннан белә. Аларны үз туганы урынына күрә һәм аларга ярдәм итәргә тырыша. Хәер, аларның һәрберсен монда алып килүче дә – нәкъ ул. Илдар абый – «Социаль патруль» волонтеры. Баксаң, әле берничә ел элек ул да Евгений урынында булган икән.

– Хәзер мин 60ны уздым. Озак вакытлар республика наркодиспансерында куркынычсызлык хезмәте башлыгы вазифасында эшләдем. 30дан артык кеше минем кул астында иде. Берничә тапкыр өйләндем, әмма соңыннан хатыным һәм балам белән аерылыштым. Аерылышканнан соң, акча түләп кеше фатирында тордым, аннары дачада яши башладым. Яшермим, ул елны эчә башладым һәм тормышым түбән тәгәрәде. «Запойга» киттем, кредит алдым, машинаны ваттым, бармакларымнан колак кактым. Эчү юньлегә алып барамы инде? Өстәвенә, бергә эчкән шешәдәшемә пычак кадап, аны яраладым, җинаять кылдым. Ә 2019нчы елда минем дачам янды һәм мин тораксыз һәм акчасыз калдым. Инде менә өч ел мин «йортсыз» статусын йөртәм. Әмма сыеныр урынны биредә таптым. Бөтен хыялым – картлыкны лаеклы каршылау, гәрчә күңелемдә үземне яшь итеп хис итсәм дә, – дип сөйләде безгә Илдар абый.

Приютта яшәүчеләр өчен бөтен уңайлыклар бар. Кечкенә генә товар вагоны сыман бинада дүрт-биш кеше торалар. Ике катлы караватта йоклыйлар. Һәр «бүлмәдә» өстәл һәм урындыклар тора. Ишегалды дип аталган зонада ял итү урыны да бар. Монда ир-атлар җыелып тәмәке тарта, көннәрен ничек үткәргәннәре хакында сөйләшә. Хәлләре калса, әлбәттә. Иртәдән-кичкә кадәр эшләп, ялыгып кайтканнар тизрәк ятып йоклау юлын карый. Ә кайберләре хәмергә үрелергә дә вакыт таба. Гәрчә пунктка эләккәч, бу начар гадәттән баш тартырга кирәк булса да.

Евгений белән ишегалдында аралаштык. Шул арада яныбызга тагын бер ир-ат килеп утырды. Йөзенә караганда, 40лар тирәсендәге ир. Кулында тәмәке, ә үзеннән спиртлы эчемлек исе килә.

– Нәрсә турында сөйләшәсез? – ди бу.

– Менә Евгений мондагы яшәү шартлары турында сөйли, – дим.

– Хе, – ди бу тәмәкесен тартып. – Әйбәт монда, әмма кичләрен юанырга хатын-кызлар җитми.

Сүзнең кай якка баруын аңлап, Евгений белән хушлашып, чыгу юлына юнәлдем. Ә башта – уйлар. Кемдер үткәннәргә әйләнеп карамыйча, тормышын яңа биттән башлый, гаилә кору турында хыяллана. Икенчеләре тормыш упкыныннан яңа гына чыгып та, төпкә китү юлын сайларга маташа. Бөкрене кабер генә төзәтә дигәннәре – шушыдыр. Ә приютка мактаудан башка сүз юк. Ул үз эшен тулы куәткә башкара. Аңа рәхмәт әйтүче һәм тормышка аек акыл белән карарга өйрәнүчеләр саны күбрәк икән, приют үзалдына куелган бурычларын тулысынча үти дигән сүз.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии