Туган җир тарта шул...

Туган җир тарта шул...

Күршебезгә Чиләбе шәһәреннән кунак кайтып төште. Иремнең тудыкасының кызы Земфира.

– Туган җир гел тартып тора, – ди ул, – гомер буе күп шәһәрләрдә булсам да, Иске Суыксу гел хәтердә. Соңгы вакытларда еш авырып торам әле, яшь тә бара бит. Бер кайтып күрәсем килде. Мин бит монда туган. Кечкенә абыебыз да ялгыз калды, аның да хәлен белим, туганнар белән дә күрешим. Туганнар бик күп бит безнең, Аллага шөкер.

Туганнар күп шул безнең. Менә өч күрше – Исмай Гайнетдиннекеләр. Безнең нигезгә Гайнетдин гаилә корып аерылып чыккан. Төп нигездә Сәлахетдин калган. Аннары Гайнетдиннең өлкән улы Изахетдин өйләнгән. Әле Заһретдин өйләнгәч (анысы минем кайната була инде), бергә яшәгәннәр. Балалары бик ишле булгач, Изахетдин каршы күршегә аерылып чыга. Килендәшләр тату яшиләр. Ләкин Заһретдиннең балалары 5-6 яшьләрендә ниндидер авыру белән үлеп китәләр, аннары 10 яшьлек кызын, яше тулмаган улын калдырып хатыны Миңсылу да вафат була. 29 яшьлек кайнатам 21 яшьлек авыл кызы Миңҗиһанга өйләнә. Әле ул чакта әнисе дә исән була. Озакламый ул да, малай да үлә. Гаилә матур гына яши. Кызлары Җәүһәрия туа. Аннан соң туган Җәүдәт тә 6 гына ай яши. Күршеләрнең тормышы гөрләп бара. Балалар туып тора, үскәне бере кул арасына керә бара. Беренче кыз Мәрьямне ятим егет Зиннәтуллага кияүгә бирәләр. (Земфираның әнисе). Аларның да кызлары туа. Матур гына яшәп торганда сугыш башлана. Июль аенда тагын бер ир бала туа. Сугышка китәргә хәбәр алган Изахетдин малайны барып яздыра. «Языгыз, второй Вазыйх туды», – ди. Аларның инде 6 яшьлек Вазыйхлары була. Сәркәтип кабат сорап тормый 2-ой Вазыйх, дип язып куя. (Авыл Советы китабында шулай).

Сәлахетдин белән Заһретдин алдан ук китәләр. Әле кайнатам иремнең туасын да белми китә. Сәлахетдиннең өч малае кала. Алар белән Мәрьямнең ире Зиннәтулла да китә. Зиннәтулланың абыйсы Нургали да балалы хатынын калдырып китә. Һәм берсе дә әйләнеп кайтмый, шунысы бик әрнүле шул. Бигрәк тә Сәлахетдин сугышның буеннан буена көрәшеп, сугыш беткәннән соң 25нче майда, Бранденбург госпиталендә үлә.

Зиннәтулла белән кайнатам хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Ә Изахетдинның уллары әтиләренең каберен күреп кайттылар. Ирем Фаяз 11нче ноябрьдә туган, ул чагында кара кәгазь килгән булган иде. Хәсрәт сөте имеп үскән бала, дия иде кайнанам. Шуңадыр, 49 яше дә тула алмыйча китеп тә барды. Сугыш чоры булмаса да, мин дә 3 бала белән тол калдым.

Сүз башым бит әле Земфира турында иде. Иренең хәбәрсез югалуын белгәч, Мәрьям әнисе янына кайта. Әниле-кызлы ике баланы тартып, урак урырга йөриләр. Кызлар – Минзия, Фәүзия, Абзал колхоз эшендә. Җәвидә белән Вазыйх өйдә калалар. Икенче Вазыйхка Вагыйз кушалар инде. Ул чагында балаларны да эшкә тарталар. Мәрьямнең кызы кисәк кенә авырып китә, көне буе кояш астында эшләү ярамагандыр. Тәүлек эчендә юк була. Яраткан иренең төсе, дип бик елый Мәрьям. Малайны бик карыйлар инде, ул үсә. Кара-каршы ике йортның балалары – туганнар үсә шулай. Ничек кенә авыр булса да, еллар үтә. Сугыш бетә. Исән калганнар кайта.

Сугышка кадәр Буа районы Исәк авылы егете – укытучы булырга укыган Мулланур Гыйльмановны сугыштан кайтуга Иске Суыксуга укытучы итеп җибәрәләр. Укыта да, китапханәдә дә эшләп ала. Язмыш аларны Мәрьям белән очраштыра. Мулланурның яшь хатынга күзе төшә. Башта риза булмый әле. Иренең сугышта булуын, кызының үлүен әйтә. «Авыл тулы кызлар, үз тиңеңне тап, – ди. – Мин бит укымаган», – ди. Мулланур ике уйларга урын калдырмый. Әнисеннән, туганнарыннан ризалык сорап, никах укыталар. Мулланурның әти-әнисе дә укытучылар, туганнары да, заманына күрә, укымышлылар. Яшь парлар Иске Суыксудан йорт сатып алып, бергә яши башлыйлар. Ир – мәктәптә, хатын колхозда эшли. Тормышлары матур гына бара, уллары Дамир, кызлары Земфира туа. Ике яше тулып килгәндә Земфира пешә, көчкә алып калалар сабыйны. Аннары әтисе Зәки гаиләне Исәккә кайтара. Янәшәдә йорт төзиләр. Аларның да гаиләсе шактый зур була. Мулланур анда да укытучы, аннары авыл Советында, китапханәдә эшли. Гаилә зурая, кызлары Венера, аннары Гүзәл туа. Матур гына яшәгәндә Мулланур авырый башлый, шуның өстенә тумыштан бик матур булып туган Гүзәлгә күз тия. Авыруын берничек тә җиңә алмыйлар. Озак-озак больницада яту да файда бирми. Үз-үзенә сөйләнеп йөри сабый. Үзе матур җырлый шул хәлендә дә, сүзләрен дә, көен дә ничек ятлый ала, авыру димәссең дә. Шулай яши-яши тагын Айрат туа. Мулланур шатлана – баштагысы да малай, кечесе дә. Кече малай йорт хуҗасы, кызлар кияүгә чыгарлар, бәхетле генә булсыннар, ди. Тик аларны күрергә насыйп булмый Мулланурга. Айратка өч тулгач, китеп бара. Малайга әтисенең үлемен әйтмиләр дә, күрсәтмиләр дә. Ә соңыннан бик үкенәләр, малай әтисен көтеп-көтеп кайтмагач, кемдер үлгәнен әйтә. Бик елый, холыксызлана.

Шуннан соң Мулланурның Ташкенттагы сеңлесе Иданың ире үлеп, ике бала белән кала һәм Земфираны чакыра. Бу вакытта әби-бабалары үлгән була инде. Земфира Ташкентта ике ел эшли. Әтисе үлгәннән соң Гүзәл тагын начарлана, аны шундыйларны дәвалаучы больницага салалар. Бу вакытта инде Мәрьямнең энесе Вазыйх Казанга килеп урнашкан була. «Апа, килегез, булышам, җизни булмагач, анда тормагыз. Монда Гүзәл янына да барып йөрерсез», – дип, Казанга китерә. Бергә тырышып йорт төзиләр. Вазыйхның инде бу вакытта ныклап аякка баскан чагы була. Урнашкан, яхшы эше дә бар, шуның өстенә оста баянчы, җырчы. Авылларда концертлар да куеп йөриләр. Матур җырчы Флера Сөләйманова да була алар белән. Безнең ике йортның да егет-кызлары оста җырлыйлар. Бер кызык вакыйга да була әле. Вазыйх бер авылга концерт куярга кайта һәм авылдан Җәвидә белән Вагыйзны, Җәүһәрия белән Фаязны да чакыра (бу икесе ирем белән аның апасы) . Кышкы буранлы көнне китәләр болар, кунарга кайтмыйлар бит инде. Ике килендәш кайгыга төшеп, урамнан да кермиләр. Мәрзия: «Әй Аллам, туңып үлгәннәрдер инде», – ди икән. Кайнанам: «Әй сезнекеләр үлгән дә үлгән инде, безнекеләр нишләде икән?» – дигән. Чөнки аныкылар зурлар, тазалар шул.

Исәктәге йорт шулай кала, бер кайтырбыз, дисәләр дә, кайтучы табылмый. Дөньялары да үзгәреп китә. Һәркем үзе урнашкан урыннан китә алмый.

Казанда яши башлагач, Мәрьям үзе авырып китә. Кадерле кешеләрен югалту, парлап яшәгән, балалары үскән нигезне калдырып китү дә җиңел генә үтми шул. Земфира аны карарга кайта. Казанда кияүгә чыга. Кызы Алсу туа. Аннары Венера кияүгә чыга. Икесе дә ирләреннән уңмыйлар. Авылга кайтып йортны бергә ремонтлыйлар. Йортны әнисе Земфирага күчереп калдырган була. Аны аннары Земфирадан Венера исеменә күчерәләр. Башта кайтып-китеп йөриләр. Дамир кинәт кенә авырып үлеп китә, Айрат хәбәрсез югала. Кая киткәнен берәү дә белми. Бер кеп-кечкенә йөрәккә барлык хәсрәтләрне ничек сыйдырып бетереп була?

Әнисен җирләгәннән соң Земфира тагын Ташкентка китә. Тормышын җайлый. Фатир ала, тагын кияүгә чыга, улы Тимур туа. Ире тагын әйбәт булмый. Уңган хатынга ялкау ир авыр йөк кенә шул. Матур гына яшәгәндә Ташкентта чуалышлар башлана. Безнең як халкын яратмыйлар. Земфира кибеттә эшли торган була. Инде балалары да үсә. Венера да ике кызы белән шунда була. Аралашып яшиләр. Кызы Алсу үсеп, татар егетенә кияүгә чыга һәм иренең туганнары янына Чиләбегә китәләр. Алар урнашкач, улы белән Земфира да анда китә. Алынган фатирлары да, бар булган әйбере анда кала. Инде базар заманы килеп җитә. Бергәләшеп базарда саталар. Базарда эшләүнең авырлыгын үзе саткан кеше генә аңлыйдыр. Көннәр буе авыр йөкләрне күтәреп, салкыннарда туңып, кызуларда пешеп торулар эзсез калмый инде ул. Алсуның да улы үсә. Ике гаилә бергә эшләгәч, барысын да булдыралар. Фатирлар да алалар. Әле, шөкер, кызы бәхетле була. Земфира улы белән бергә йөри. Тимур язылышмыйча гына бер кыз белән яши башлый, аларның да уллары туа. Кыз никтер гаилә корырга ашыкмый, үз фатирында гына яшисе килә. Ир барып-кайтып кына йөри һәм бик каты авырый башлый. Менә кыз ни өчен бергә яшәргә теләмәгән. Тимур берничә ел авырып ятып, үлеп китә. Аңардан алда гына Гүзәл, бер елдан соң Венера да китеп бара. Айрат табылмый. Бер көнне Земфира төш күрә, имеш, ул энесен эзли икән. Әнисе: «Эзләмәгез Айратны, ул минем янымда яткан», – ди. Менә төш шулай булган. Шул гомерендә якыннарын күп югалта инде япь-яшь хатын, югалтуларны күп күрә. Тик күз алдыңда сызланып яткан балаң-бәгырең йөрәкне телеп-телеп ала, ярдәм итә алмыйсың шул. Тимурның улы килеп йөри, әбисенең хәлен белеп тора.

Земфира ялгызы гына яши хәзер. Кызы, кияве ерак түгел. Оныгы Ранас үзе әти инде, 6 айлык Самир үсеп килә. Земфираның шатлыгы, горурлыгы алар. Венераның кызлары белән аралашып яшиләр.

Шул хәтле югалтуларга йөрәк түзә алмый шул. Гел дару-дәрман белән генә яши башлагач, кыен икән, ди. Монда да бит абыйсының хатыны Фирая китеп барды, 81 яшендә ялгыз калган ир-атка бик авыр. Балалары якын инде, гел килеп йөриләр. Земфираны да бик кадерләделәр. Озак тормады шул, туган авылының чишмә буйларын карап кайтты. Абыйсын кадерләде азга булса да. Әле Исәген дә, йортын да күреп кайтасы килде. Күршеләр белән саубуллашып китеп барды. «Бүтән кайта алмам инде, сау булыгыз, инде 70 бит», – диде. Күршеләр белән урамда рәхәтләнеп сөйләшеп, кич утырдык. Әле күреп тә туя алмадык. Аннары Исәктә бергә уйнап үскән дус кызы да көтеп тора бит. Ара бик ерак шул, поезд белән кайтасы. Шул арада гына барлык туганнар белән күрешеп чыгу да мөмкин булмады инде. Бик күп бит алар. Земфира алты туганнан бер үзе калды.

Минзияныкылар да алтау, ул да ялгыз калып, үстерде. Якын булгач, әнисе, туганнары булышты. Абзалныкылар да алтау, Фәүзия белән Җәвидәнекеләр өчәр, Вагыйзныкы дүртәү, Вазыйхның гына бер кызы, андый моңлы җырчыларның тормышы бик җайлы булмый шул.

Иртән телефонымнан хәбәр килде: «Кайтып барам, кызым каршы алды», – диде. Аллага шөкер, исән генә булсыннар. Ничә еллар буе төрле җирләрдә йөргән туганыбызның теленә сокландым. Чишмә чыңы шикелле саф татарча, матур итеп сөйли ул. Бер рус сүзе кушмый. Исәкләрнең телләре йомшак шул. Без бит мишәрләр, безнең тел каты, ватабыз.

Әле Земфираның тормышы турында тирән төшеп язмадым. Бер татар хатын-кызының тормышы, ирсез хатын тормышы бик авыр шул. Хак Тәгаләнең безне – адәм балаларын сынау өчен яратканы билгеле. Кемдер бик бәхетле, кемдер бәхетле булып та үз бәхетен күрә белми... Кемдер юктан да шатланып, тыныч кына яши белә.

Земфирага карап сокландым да әле, шул кадәр авырлыклар күреп тә зарланмыйча гына сөйли. Яшәргә урыным бар, ашарга ризыгым бар, сөеп туймас бала-оныкларым бар, Аллага шөкер, ди ул. Туганы Венераның кызлары, оныклары белән аралашып яши. Татарстаннан, Буадан еракта гомер кичереп тә диннәрен, телләрен саклап калган туганнарым белән горурланам. Сөйләшеп тә, күрешеп тә туя алмадык әле.

Әле ярый үткәннәр – өелеп, киләчәк күренеп тормый. Безнең татар хатыннары ни күрсә дә сабыр була белә, зарланырга яратмый шул ул.

 Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Комментарии