ДНК

ДНК

Хәзер телевизорда санап бетергесез каналлар. Сорау туа: әйбәтме бу, юкмы?

Илебезгә дин иреге дә, чит ил мәгълүматы да бер тирәдә килде. Мәчетләр җиткерелде, тик анда йөрүчеләр бик артмады. Элек, кеше өендә укыганда, намазлылар күбрәк тә иде әле. Аларның күбесе инде үлеп бетте, ә яшьләр бик кушылмый. Мәчет йозакка бикле авыллар да бар. Телевидениегә килгәндә, кирәкле тапшыруларга караганда кирәкмәсе күбрәк бит. Ул сәхнәгә чыгып, яшь кызының да, карт хатынының да култык асларын күрсәтеп, ботларын ялтыратып йөрүләрен сәнгать, мәдәният дип кабул итәргә тиеш булабыз. Моннан да түбән төшеп буламы, дип әйтә идек, була икән.

Хәзер көндәлек тапшыру китте: «ДНК». Баланың кемнән икәнен тикшерәләр. Беренче чиратта һаман да шул артистлар, җырчылар. Баланы Иваннан дип уйлаган идем, Семеннан икән, формасында көлешеп утыралар. Тормышның төбенә төшеп җиттекме икән инде, әллә тагын төшәр урыны бармы икән? Моны бит, гомумән, кешегә күрсәтергә ярамый. Шушы көн саен күрсәтә торган тамаша булсын инде?! Ә залда кул чабып, көлешеп утыралар, бу бит хайваннан да түбәнлек. Хайванның да кайсы туры килә, шуны кабул итмәүчеләре бар. Бер пар булып кына яшәүчеләре дә күп. Ислам динендә: «Ире бар килеш зина кылучы хатынны, хатыны бар килеш зина кылучы ирне таш атып үтерергә», – диелә. Ә диннең дошманнары булган коммунизм чорында рөхсәт ителдеме соң бу? Алар вакытында да әдәп-әхлак дигән нәрсә бар иде. Кеше алдында үбешү дә әхлаксызлык булып санала иде. Коммунистлар партиясенең «Моральный кодекс строителя коммунизма» дигән уставы дингә каршы килмәде.

Юмор дигәне турында. Тапшыручысына караганда, тамашачысына ныграк гаҗәпләнәм. Көлмәслек җирдә дә буыла-буыла көлеп утыра. «Менә без нинди», – дип уйлыйсың инде.

Кинофильмнарны алыйк. Үтереш, талаш, фахишәлек булмаганы юк та бугай аларның хәзер. Аннары «60 минут», «Время покажет», «Вечер с Соловьевым» дигән тапшыруларны әйтегез сез. «Сез начар да сез начар», – дип, берсен-берсен яманлау бит бар белгәннәре. Әйтүен алар дөрес әйтә, тик моннан ни файда соң? Бер дә, араны төзәтергә кирәк, аның өчен нинди кәсеп күрергә, дигәнне ишеткән юк. Күпме халык шуларны карап, файдасызга вакыт әрәм итә.

Хәзер сүз иреге, демократия, дибез дә бит, ләкин кайбер әйберләрне тыйсаң да, зыян итмәс иде.

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии