Рәнҗиләрдер...

Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр авыр юл үткән сугыш ветераннары озак яшәмәде. Мәхтүм абый Бадыйков, Габдулла абый Хисмәтов, Сабиров Камил абыйлар авылыбыз хөрмәтлеләре иде. Әсирлектә булганнары өчен аларны гел «бүләкләп» тордылар. Ютазы милиция участогына чакыралар иде. «Гаепләре» зур шул, фашистларга пленга төшкәннәр. Дәшми иде алар, күргәннәре болай да билгеле иде. Ә күзләре рәнҗешле, яшьле булыр иде. Фашисттан физик җәзалауны гына түгел, үз халкыңнан рухи җәзаны, кимсетүне дә күр инде?! Алар зурлауны түгел, кимсетүне күп күреп, бакыйлыкка киттеләр. Алтын бәясе сугыш ветераннары иде алар.

Мәхтүм абый техникалар «йөрәге» иде. Кодабыз Камил агай – тимерче. Ә нәрсә күрделәр, ни кичерделәр? Ул хәлләрне без – әтиләре сугыш кырында калганнар аңлый идек. Бүген дә хөрмәтсезлекне, чутсызлыкны күреп яшибез. Әткәйләрне искә алмаган кебек, әнкәйләребезгә сан булдымы? Юк! Булмас та! Бу сугышта авырлыклар күреп, үз гомерләре бәрабәренә безгә тыныч тормыш калдырган өлкәннәребезне дога белән искә алыйк.

Очрашуларга килгәч, Садыйков Сафа абый сөйләгәннәрдән: «Украинаны фашистлардан азат итәбез. Алга бару һаман авырлаша. Югалтулар күп. Приказ бирелә: «Киевны алганда ватмаска, җимермәскә! Тарихи һәйкәлләр күп булганлыктан, авиация, бомбага тоту тыела. Һәр адымда безнең солдат мәетләре, үз тормышыбыз да куркыныч астында. Киев бөтен килеш сакланды, әмма ләкин анда йөз меңнәрчә ватандашыбыз ятып калды. Безнең солдатларның батырлыгы, чыдамлыгы кадәрне тарихның күргәне булмагандыр. Без – сугышның тере шаһитләре. Балалар, тыныч тормышның кадерен белегез, укыгыз, ялкау булмагыз!»

Укытучыбыз, парторг та булып эшләгән Кәбир абый Кәшфетдинов, Польшаны азат иткәндәге югалтулар адәм ышанмаслык, дип әйтә иде. «Польшаның башкаласын азат иткәндә 600 мең солдат гомере өзелде. Ә илне азат итү өчен миллионнарча совет солдаты һәлак булды», – диде ул.

Әйе, Бөек Совет иле дөньяны фашизмнан коткарды. Фашист коллыгындагы Франция югалтуларсыз исән калды. Нәрсә бәрабәренә? Совет армиясе коткарганга! Ник онытылды соң бу хәзер? Яу кырында башларын салганнарның рухларын рәнҗетмәсәк иде. Онытмыйк без аларны, Җиңү алып килүче солдатларны.

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии