Кирәксезләр

Сугыш тәмамланганга быел 77 ел. Мин һаман да әтинең миңа тәти күлмәк белән перәннек алып кайтканын көтеп яшим. Әти 1941нче елның 14нче июлендә сугышка китте. «Әти китмә», – дип елагач, ул мине юаткан иде. Миңа 50 көннән 4 яшь туласы иде. Әтине басу капкасына кадәр әби белән озата бардык. Сеңелгә яшь ярым гына, ул арбада йоклап калды. Күршеләр алып кергәннәр, без кайтканда да йоклый иде. Әни Казанга сарык ите сатарга киткән булган. Налог түләргә акча кирәк бит. Әтиләр киткәч, мине бер әби кулына күтәрде дә: «Әнә, кызым, әтиең китеп бара», – диде. Алар дүртәү иде. Иңбашларына кулларын салып, җырлап тауга таба менеп киттеләр. Берсе дә кайтмады... Хәзер исәпләп утырам, дүрт солдаткага 12 бала калган.

Юлларга карый-карый, бик күп еллар көттем мин әтине. Быел менә 81 ел. Безнең әти дә Суслонгерга эләгә. Әни аны күрергә ике мәртәбә барды. Икенче баруында миңа буй-буй ситсы алып кайткан иде, бу күлмәклекне сиңа әтиең җибәрде, диде. Мин сабый ышанган инде, әтиләргә кая инде ул урман арасында? Тәмәке тартканнарын да күзәтеп, урман арасында мылтыклы солдат торган.

Гомер уза. Безне исәпкә алган кеше булмады да. Хәер, колхозда эшләр өчен гел исәптә булдык анысы. 14 яшемдә 7 класс тәмамлап, эшкә чыктым. 7-8 ел эшләгәч, классташым Хәйдәргә кияүгә чыгып, Коми АССРга китеп бардык. Салкын як. Бездән ары Воркута шәһәре. Укыганда «заполярье» дип укыган идек. 10 ел анда эшләгәч, 1969нчы елда үзебезнең районга кайтып төпләндек. Тормышыбыз шөкер итәрлек, балаларым бик әйбәтләр. Бакчамда бәрәңгесен, яшелчәсен үстерәм. Ләкин безгә дәүләтнең аз гына да игътибары булмау бик күңелне кыра. Без дә бик аз гына калдык бит инде. Ичмасам, бер открытка гына да язып биргәннәре юк. Кирәксезләр диюем шул инде.

Мөнирә ХӘЛИЛУЛИНА,

Кама Тамагы районы

Комментарии