«Акылымны җуйсам да, онытмам!»

«Акылымны җуйсам да, онытмам!»

Карт әби-бабайларның йөзләренә сызылып киткән җыерчыкларына күз салганыгыз бармы икән? Нинди тирән һәм озын сырлар... Өстәвенә, үзләре белән күпме хатирә йөртә алар. Бүген дә, каршымда утыручы Рашит абыйның маңгай сырларына күзем төште. Тормыш дигәннәре үз рәсемен ясамый калмый икән кеше битенә. Ләкин язмыш Рашит абыйның йөзенә генә түгел, күңеленә дә яңгыр белән дә юылмаслык сурәт төшергән.

– Акылымны җуйсам да, андый дәһшәтле балачагымны оныта алмамын мин...

Шушы кыска гына җөмлә аның ачы язмышы һәм башыннан кичергәннәре турында сөйли иде шул.

Рашит абый Хәбибуллин – сугыш чоры баласы. 83 яшен тутырган әлеге бабай һаман да аяз күк йөзен күреп туя алмый, җитешлек заманында яшәгәненә ышанып бетми. Ник дигәндә, мондый замананы зарыгып көткән бит ул.

Бөек Ватан сугышы башланган елны Рашит абыйга нибары 2 яшь була. «Бүген күп кенә яшьләр кичә нәрсә ашаганнарын, йә булмаса, кая барып, нишләгәннәре турында сорауга уйламыйча җавап бирә алмый. Ә мин моннан 70 ел элек булган һәр вакыйганы, һәрбер күз яшен, һәр кайгыны бүгенгедәй хәтерлим», – ди ул.

Рашит абый гаиләдә бердәнбер бала түгел. Кечкенә Рашиттән кала, Хәбибуллиннар гаиләсендә тагын 10 бала тәрбияләнә, ләкин бары тик өч бала үсеп буйга җитү бәхетенә ирешә. Ул чорда кызамык, чәчәк кебек авырулар җитәрлек була. «Ул заманда баланы андый чирдән алып калган кешеләр сирәк булгандыр, – дип искә ала Рашит абый. – Абыем Фатхрахман һәм апам Данилә – исән калган туганнарым. Өчәү бергә үстек».

– Тумышым белән Арча районы Көтек авылыннан мин. Сугыш кыры белән бәйле истәлекләрем, аның турында сөйләнгән хатирәләрем булмаса да, үземне чын мәгънәсендә сугыш чоры баласы дип әйтә алам. Сугыш ачысы яу кырында көрәшләр беткәч тә тукталмады, үзен озын-озак еллар сиздерде әле, – дип искә төшерә Рашит абый.

Балачактан ук тормышның ни дәрәҗәдә катлаулы һәм мәкерле булуын ачык сиземли башлый ул. Юкса 6-7 яшьлек сабый малай бу заманның авырлыгын аңламый да торгандыр инде дию дөрес булмас, бик яхшы аңлый. Бүген генә булгандай ачы күз яшьләре белән сөйли. Авылдагы зур бәдәнле ир-атлар фронтка китеп, ике атна үтешкә үк, кайбер йортларга көтеп алынган хат кисәге дә килеп төшә. Хатыны, балалары гына түгел, бөтен авыл белән көтәләр хатларны, ләкин күбесенең эчтәлеге генә берәүнең күңелен дә, кәефен дә күтәрә алмый. Бары тик 4 сүз язылган кечкенә хат кисәкчекләре – «Исән чыгып булмас, ахрысы...».

Авыр, катлаулы тормыш сукмаклары... Искә төшергән саен күз алдына килеп баскан ачлык, тишелеп беткән киемнәр, куркып елаулар һәм кара өчпочмаклы хат килмәсен дип теләүләр... Болар барысы да Рашит абый күңелендә уелып калган.

– Танылган кешеләрдән еш кына: «Балачакка кайтыр идегезме? Шул чорларны сагынасызмы?» – дип сорыйлар. Миңа андый сорау бирсәләр... Нәрсәсен сагынасың инде аның, дияр идем. Ә нәрсәсен искә төшерергә соң? Ач булганны, ялангач йөргәннеме? Акбаш ашап, кузгалак, кычыткан җыеп көн үткәргәннеме? Басудан черек бәрәңге җыеп тамак туйдырганнымы? Аякта – чабата, өстә – тишелеп беткән кием булыр иде. Безгә борчак та ашарга ярамады бит, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Авылдан ерак түгел борчак басуы бар иде. Төнлә белән бер-ике кузак борчакны алыйк дип булса кирәк, басуга юл тота идек, ә анда сакчылар... Кертмиләр, билгеле.

Кечкенә Рашит төнлә ат көтүендә хезмәт куя. Ат җене кагылу да шуннан киләдер, чөнки атларны чын дуслар дип атый ул. «Атларга да ашарга булмады, аларны гел жәлли идем. Үземнекен бүлеп бирер идем, миңа да юк», – дип көрсенеп куя карт. Ә хатирәләре һаман бер-бер артлы күңелен тырмый:

– Атка камыт киертә алмадым, башта буй җитмәде. Шуннан уҗым тырмаларга чыгарып җибәрделәр. Башлангыч мәктәптә укыганда урактан соң җиргә коелган башак һәм борчак җыйдыралар иде. Ул чакта да кесәгә салып, өйгә алып кайтырга теләүчеләр бик күп булды, әмма моны берәү дә башкара алмый иде, һәр бөртеге – амбарга тиешле. Безнең әтиләр муеннарына тубал асып, ашлыкны җиргә сибеп йөрерләр иде. Ә уракка төшкәч, әниләр кәкре урак белән ашлыкны урдылар, аннары ат арбасына төяп ындыр табагына алып кайтып суктыра иделәр. Без, бала-чага, ашарга булмасмы дип, җыелып бара идек, тик куып кайтара иделәр. Мин әниемнең бер чынаяк тәлинкәсе тотып: «Он табып булмасмы?» – дип чыгып киткәнен әле дә хәтерлим. Бер дә рәхәт күреп үсмәдек, тормышлар 1960нчы елдан соң гына рәткә керде. –Дәүләт тарафыннан искә алынмасак та, аннан ярдәм күрмәсәк тә, ил башлыгына рәхмәтлемен, – дип сөйли Рашит абый. – Күгебез аяз, тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Тагын нәрсә кирәк? Дөрес, язмышка үпкәләр чаклар күп булды. Беренче хатыным Алия арабыздан иртә китте. Өч бала белән берүзем калдым. Авырга туры килде, әмма тиздән яныма терәк була алырдай икенче хатыным Нурия килде.

Рашит абыйның язмышы сикәлтәле. Ел саен ике-өч якынын җир куенына керткән ул. Авылдашлары: «Синең кадәр күп мәет озатучы юктыр», – ди аңа. Бу исемлектә хатыны Алия генә түгел, кызы да бар. Соңрак Нурия апа да өстәлә.

Әти-әниле вакытларны да сагына Рашит абый. Үзе дә олыгаеп, үзен «бабай» дип йөрткәннәренә ияләшсә дә, ун яшенә кадәрге балачагын кайтару теләге бер дә юк түгел. Менә ул күзен йомар да, аның каршысына комбайнда эшләп, арып кайткан әтисе, яңа гына мичтән чыккан тәмле икмәк күтәреп килүче әнисе, янында йөгереп йөрүче абый-апалары килеп басар төсле... Сугыш дигән афәт кешегә авырлыклар салса да, якын туганнарын үзе белән алып китсә дә, адәм затының күңелендә уелып калган хатирәләрне юк итәргә мөмкин түгел...

P.S. Илебездә Бөек Ватан сугышында катнашучылар елдан-ел кими. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Максим Топилин сүзләренчә, 26нчы мартка илебездә 66 мең сугыш ветераны исәпләнелә. 2022нче елның 1нче гыйнварында гына бу сан 72 мең булган. Ә авылларда сугыш ветераннары бөтенләй дә юк дәрәҗәсендә. Әйтик, Көтек һәм якында гына урнашкан Казанбаш авылында бер ветеран да исән түгел. Җиңү көнендә ел саен үткәрелә торган бәйрәм чараларына сугыш чоры балаларын дәшәләр. Хәер, аларның да саны кими. Рашит абый да хәзер арабызда юк. Аның белән күрешеп, бер атна үткәч тә, ул бакыйлыкка күчте. Язмабыз аның рухына дога булып барып ирешер дигән теләктә калабыз.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии