Кайтарасы иде әнкәйләрне…

Юк шул. Бакыйлыкка күчкәннәр мәңгелеккә китә. Әниләр тугыз ай буена баласын үз карынында йөрткәннән соң, Аллаһының рәхмәте белән аңа яшәү көче бүләк итеп, якты дөньяга тудыра. Шул вакытта ана белән бала арасында булган кендек җебе өзелә. Ләкин ниндидер күзгә күренмәс бер җеп ике арада һаман дәвам итә. Моны ана назы, яки ана мәхәббәте нигезендә туа торган ике арадагы хис диеп тә буладыр. Алар исән чакта, ничә яшьтә булуыңа да карамастан, үзеңне һаман бала итеп тоясың. Көннәрдән бер көнне барыбер шушы югалту һәркемгә дә килеп җитә. Менә шунда инде сине әниең белән бәйләп торган җеп бөтенләйгә өзелә. Әниең белән нинди генә яхшы мөгамәләдә яшәсәң дә, аны озаткач күңелдә аңлатып булмый торган, бизмәннәргә салып үлчи алмый торган бер бушлык кала. Аңа сыенып яшәгән җирдән кинәт кенә аның урынында торып каласың. Аның биргән төпле киңәшләре бервакытта да җитми. Газиз әнкәеңнең йөрәк җылысын тоеп яшәү нинди рәхәт бит ул! Әй авыр, бик авыр әнкәйләрне югалту.

Әниебезне озатканга дистә елдан артып китсә дә, бер генә көн дә мин аны хәтергә алмыйча калмыйм. Безнең инәй дәһшәтле сугыш чорының һәм сугыштан соңгы авыр елларның да бөтен михнәтен үз җилкәсендә татыган, кыю йөрәкле һәм көчле рухлы хатын-кыз иде. Менә шундый авырлыкларны үзе аша үткәргәнгәдер, ул бервакытта да тормыштан зарлана белмәде. Безне дә булганына шөкер итеп яшәргә өйрәтте. Бу бит чынлап та матур сыйфатларның берсе. Мал артыннан куу бервакытта да яхшыга алып бармый.

Ул, без, өч баласына гомер бүләк итеп кенә калмыйча, кеше арасында ким-хур булмасыннар дип безнең өчен тырышты. Без тигез гаиләдә үстек һәм моның өчен аларга бик рәхмәтле. Бары алар гына безгә туры юлдан тайпылмаска, авырлыклар алдында югалып калмаска; гомумән, тормышның мәгънәсенә төшендерүче булдылар. Авыр туфраклары җиңел, урыннары Кәүсәр чишмәле Фирдәүс җәннәтләрендә булсын. Әмин.

Инәйнең уңганлыгын ак кәгазь битләренә язып бетерерлек тә түгел. Аның кулыннан килмәгән эше юк иде. Андыйлар турында алтын куллы диләр. Ул безгә бөтен нәрсәне үзе тегеп, бәйләп кидерде. Аның пешергән тәмле ризыкларын, күпереп пешкән икмәкләрен хәзер дә сагынып искә алам. Без үскәндә газы гына түгел, электр уты да юк иде. Кыш көннәрендә ашларны әбәт өчен алды як миченә ягып пешерсә, кичен түр якның миченә ягып пешерә иде. Керосин лампасы белән яктыртылган мич аралыгында шул аш пешкәнне көтеп утырулар әле дә хәтеремдә. Чәйне без зур күмер самавырында кайната идек, үсә төшкәч аны үзебез дә куярга өйрәндек. Кем генә килеп керсә дә, инәйнең мичтә җылы ризыгы булыр иде. Атна ялына кайтканда да һәрвакыт ашарга әзер булды. Без чит авылга йөреп, тулай торакта яшәп укыдык. Җәй көннәрендә ашарга әзерләү бакчада керогазда башкарылды.

Аның чиккән зур-зур чигүләре, үзе бер могҗиза кебек, өебезнең стеналарын һәм караватларны бизәп тора иде. Ул йорт эшләре белән генә чикләнеп калмыйча, бөтен авыл халкына да ярдәм итәргә вакытын тапты. Аның җитезлегенә күз дә иярми иде. Шулар өстенә хуҗалыкка да эшкә йөрергә кирәк. Авылыбызның иң оста чәкчәк пешерүчесе дә ул булды. Бер генә туй да, бер генә никах мәҗлесе дә аның уңдырып пешергән чәкчәгеннән башка узмады. Кешеләргә бар күңелен биреп ярдәм итүдән ул үзенә ләззәт алып, рухи көч туплагандыр, мөгаен.

Динебезнең бик тыелган чорында туып үссә дә, ул күп кенә догаларны яттан белде. Өлкәнәя төшкәч авылыбызның абыстае булды, догаларны бик матур мәкам белән укый иде, авылдашларыбызны соңгы юлга озатуда да булышты. Авылның Ак әбисе иде дип, хәзер дә хөрмәт белән искә алалар үзен. Соңгы көннәренә кадәр ул эшсез утыра белмәде. Үзе исән вакытта ук үлемтек әйберләрен әзерләп, сандыгы төбенә салып куйды. Бер кәгазь битенә безгә васыятен дә язып калдырган, анысын үзе киткәч кенә белдек. Бик авыр булды аны укуы… Шулар исемә төшкәндә күңелнең сыкравына әле дә түзеп булмый.

Миңа бу язмамны язарга «Безнең гәҗит»нең 31нче санында басылып чыккан (5 август, 2020 ел) Гөлчәчәк Садретдинованың «Уйларга да куркыныч» дигән мәкаләсе этәргеч бирде. Әлбәттә, тирә-юнебездә үз баласы өчен җанын бирергә дә әзер булучы, зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаек уңган әниләр бик күп. Кызганычка, акның да карасы булган кебек, шуның капма-каршысын да күрергә туры килә, андый таш бәгырьлеләр дә аз димәс идем мин. Туу белән үзенең нарасыен калдырып чыгучы, яки хәмер белән дуслашып, ана хокукыннан мәхрүм ителүче әниләр нинди җан белән яшиләр икән дә, аларны җир йөзе ничек күтәрә икән?..

Өшеп-туңып кайтып кергәндә куенына алып җылытучы, һәрвакыт сине юатырга һәм ярдәм итәргә әзер торучы әниләр кебек зур йөрәкле бер генә кеше дә юк бит ул. Шуңа күрә бу якты дөньяда яшәгәндә әниләрнең кадерен белеп, аларга җылы сүзләрне кызганмыйча, үз ярдәмеңнән ташламыйча яшәргә омтылырга кирәк. Кайвакытта синең тарафтан ихлас әйтелгән җылы сүзләргә дә куана белүче илаһи зат бит алар, Әниләр!

Ялгыз миләш

Бакчабызда үсә ялгыз миләш,

Кызыл җимеш бирә көзләрен.

Хәтерләтеп газиз әнкәемнең

Безгә булган якты хисләрен.

Утырттым мин аны истәлеккә,

Әнкәй киткәч безнең арадан.

Язлар саен шаулап чәчәк ата,

Гүя әнкәй ак шәл ябынган.

Бала булдым әнкәй исән чакта,

Гомер көзем җитеп килсә дә.

Хәзер шулар исләремә төшеп,

Үзәкләрем һәрчак өзелә.

Онытмамын сине беркайчан да,

Җәннәтләрдә булсын урының.

Дога кылып изге теләк тели,

Иң яраткан «кечкенә» кызың.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии