Сибелгән, чәчелгән язмышлар…

Телевизордан «И язмыш, язмыш…» тапшыруы бара. Тапшыруга килгән кунаклар үз язмышлары, үз тормышлары турында сөйли. Тормышның күңелле яклары да, кызганыч вакыйгалары да шактый икән. Аянычлы хәлләр турында сөйләгәндә һәрберсе дә: «Тормыш бит ул, язмыш бит ул», – дип куялар. Әйе, тормыш катлаулы, сикәлтәле шул. Һәр кешенең тормышы үзе бер китап.

Беркөнне авылдашым Асия апаны очраткач, авыл хәлләре турында сорашты. Хәзер үзе авылда яшәмәгәч, сагына күрәсең. Сүз иярә сүз китеп, әнисенең язмышы турында да сөйләп алды. Аның әнисе Миңзифа апа менә ниләр сөйләгән кызына: «Әтине сәясәттә гаепләп кулга алганнан соң, безгә авылда яшәү бик кыенлашты. Өч ай үтүгә, төрмәдә әтинең вафат булуы турында Кама Тамагы районыннан хәбәр килде. Без гаиләбез белән – Җәмилә апа, Фәйзрахман абый, энем Сәүбән һәм мин, вербовать ителеп, 1939нчы елда Сталинградка киттек. Эшкә урнаштык. 1941нче елны сугыш башлангач, Җәмилә апа белән Сәүбән авылга кайтып киттеләр. Без фабрикада эшләүне дәвам иттек. Бераздан Фәйзрахманны сугышка алдылар. Ул хәбәрсез югалды. Фашистлар Сталинградка килеп җитте. Каты урам сугышлары бара. Безне, фабрика цехыннан алып чыгып, кечкенә генә елга буена яшерделәр. Качып ятабыз, ә елганы иңләп кан катыш кызыл су ага.

Кемдер безнең качып яткан урынны немецларга күрсәткән. Автоматларын безгә терәп, барыбызны да тимер юл вокзалына алып килеп, товар вагоннарына төяделәр. Бик озак бардык. Төшерделәр. Без Германиядә Финстервальде шәһәрендә идек. Лагерьларга тараттылар. Лагерь тормышы башланды. Безне көн саен барлыйлар, эшкә алып чыгалар, тагын тикшерәләр. Ашарга җитми, юньләп юынган да юк. 1945нче елның апрель аенда көчле туп тавышлары ишетелде. Кинәт безнең лагерьның ишекләрен ачып җибәрделәр. Мин нар (карават) астына качтым. Башкаларны алып чыгып тезгәннәр дә тикшерә башлаганнар. Бер кеше җитми дип, берәү кабат лагерьга эзләргә керде. Безнең күзләр очрашты. Минем алда совет солдаты басып тора иде. Ул Волков Митрофан Терентьевич – Воронеж өлкәсеннән, командирның шоферы булып чыкты. Алга таба бу солдат мине солдатлар ашый торган җиргә эшкә урнаштырды. Юынгач, тамакка да ашый башлагач, мин әзрәк кешегә охшый башладым. Митрофан Терентьевич килеп гел хәлемне белеп торды.

Көннәрдән бер көнне ул гаилә корырга тәкъдим ясады. Мин, мөселман кызы, моңа җаным-тәнем белән каршы булдым. Ләкин бераздан башка чара юк, туган илгә, туган якка бары тик шушы солдат белән генә кайта аласымны аңлаганнан соң, ризалык бирдем. Без Кенисберг (хәзерге Калининград) шәһәренә кайтып урнаштык. Йөккә узганнан соң, Митрофан мине шәһәрдән 50-60 км ераклыктагы бер әби янына торырга кайтарып куйды. Кызыбыз Клавдия 1946нчы елның 7нче февралендә туды. Без өчәү бик азаплы юллар үтеп, бөтен кирәкле әйберләрне дә алып (Митрофан бөтенесен дә тапты, хәтта бала коляскасы да бар иде), поезд белән Арча станциясенә кайтып җиттек. Поезд бик азга гына туктаган иде, алып кайткан әйберләрнең яртысын да ала алмый калдык. Җигүле атта 30нчы март көнне авылга кайтып җиттек.

Авылда 3 ел хәбәрем булмагач, үлгәнгә санаганнар, Коръән укытканнар. Минем рус егете белән кайтуымны Иске Җөридә – чын мөселман авылында кабул итә алмадылар. Митрофан Ключ авылына китеп механизатор булып эшли башлады. Тракторга утырды. МТСта тракторчылар бригадасының бригадиры булды. 7 айдан соң юк кына эш өчен аны кулга алдылар. Ул төрмәдән әйләнеп кайтмады».

Ә Клавдия дигән кыз шушы Асия апа булып чыкты. Аның әнисен дә, әсирлектә булуын искә алып, Новосибирск шәһәренә эшкә җибәрәләр. Әнисе кызын туганы Җәмиләгә калдыра. Фәрхуллина Асия апа: «Җәмилә апага мин бик рәхмәтле. Әни кайткач, мин аны танымаганмын да. Аннан соң без бергә яшәдек. 1963нче елда бер-бер артлы өч инсульт кичергәннән соң әнием вафат булды. Әнигә бу вакытта 40 яшь иде. Үземә дә тормышта фаҗигале язмыш язылган булган. Анысы инде икенче тарих», – дип куйды.

Тормышның үз кануннары шул. Һәркемнең үз хатирәсе.

Рәфикъ СӘХАПОВ,

Теләче районы

Комментарии