Ф.Бәйрәмованың «ГУЛАГ – яралы язмышлар» китабыннан…

Ф.Бәйрәмованың «ГУЛАГ – яралы язмышлар» китабыннан…

Мин, Җиһаншина Мамүрә Миннулла кызы, Чистай районы Каргалы авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә 1915 елда туган. Тәрҗемәи хәлемне күрсәтеп тормыйча, үземнең сталинизм чорында гаепсезгә җәзалануым турында күрсәтеп үтәм.

Мин 1946нчы елда, Чистай районы, Каргалы авылы, «1-май» колхозында склад мөдире идем. Шул чакта нахакка гаепләп, безне, 9 кешене, урлаучылар дип, төрмәгә утырттылар. Ул вакытта колхоз­лар өстеннән район җир бүлекләре җитәкчелек итә иде. Шул рай­он җир бүлекләре каршында ревизор-бухгалтер бар. Ул вазыйфада безнең районда Вәлимөхәммәд Исмәгыйлов эшләде. Ул мин эшли торган складның икмәк керем-чыгым документларына һәм складтагы икмәкне үлчәп ревизия ясады, соңыннан чагыштырып карадык, барысы да дөрес табылды. Шушы күрсәтмәләрдән чы­гып, ревизор акт төзеде. Актка ревизор Исмәгыйлов В., колхозның ревкомиссия рәисе Усманова Галия һәм мин үзем – склад мөдире Җиһаншина имзаларыбызны куйдык.

Әмма ул акт тикшерү вакытында да, судта да күрсәтелмәде. Актны мин үзем, үз кулым белән, безгә тикшерү алып баручы, районның милиция бүлеге идарәсе начальнигы урынбасары Латыйповка бирдем. Шулай да бу дөреслек күрсәтмәсе гамәлгә ашмады, чөнки МВД составы ялган белән эш алып бара иде. Ул акт яшерелде. Мин бу хакта күрсәтсәм дә гамәлгә ашмады.

Безгә суд ике тәүлек барды. Безне республика баш судьясының ярдәмчесе Иливанов дигән кеше хөкем итте, аның да дөреслектән ваз кичкәнлеге суд барышында аңлашылды. Бер көн суд барып, барыбыздан сорау алып бетергәч, безне киредән КПЗга илтеп яптылар, анда кундык. Иртәгесен янә безне судка алып бар­дылар һәм 2 сәгать суд дәвам итте дә, судны ябып, безне киредән КПЗга китерделәр. Анда кайткач мине, имчәк балам булу сәбәпле, күмәк урынга япмадылар, саф һавалы башка бүлмәгә яптылар.

Бервакыт күрәм, безнең өстән ялган күрсәткән Йосыпов Харисны җитәкләп, начальник урынбасары Латыйпов мин утыра торган бүлмә белән янәшә бүлмәгә килеп керделәр. Алар артыннан НКВД җитәкчесе урынбасары Хәсәнов, район прокуроры Садриев керде. Шуннан соң мин бик тырышып, аларның сүзләрен тыңлый башладым, тавышларын аңлап була иде. Алар әйттеләр: «Харис абый, син ник баштагы күрсәтмәңнән, ягъни, судка кадәр булган күрсәтмәңнән ваз кичәсең? Син болай барсаң, сиңа срок бирәләр Гариповлар, Хәкимовлар котылалар», – диделәр. Ул шуннан соң алар белән килеште, сорау алу вакытында ничек алдаган булса, шулай алдарга риза булды.

Аннан соң безне судка алып бардылар да, шушы Йосыпов Харистан сорадылар. Аның ялган күрсәтмәсе буенча, безгә срок бирделәр. Мин бер гаепсезгә 7 ел утырып кайттым. Мин үтенәм сездән: гаепсезгә иза чигүләремне дәлилләгез, хәзерге вакытта гаепсез кеше булып саналуымны миңа хәбәр итегез, чөнки минем дөрес кеше булып үләсем килә.

Мамүрә ҖИҺАНШИНА.

Чистай районы, Каргалы авылы.

***

1937нче елны – абыйны, 1938нче елны әтине бер гаепсезгә алып чыгып киттеләр.

Әти 1871нче еллар тирәсендә Тәтеш өязе, Алабирде авылында туган, Ризатдин Сафиулла улы Хәмидев, бабай Сафиулла Хәмидулла улы халык куйган мулла булган. Әти Ризатдин шунда үсеп, шун­да өйләнгән, 1911нче елны алар гаилә белән Себергә китеп, Омск өлкәсе, Казан авылында тора башлаганнар. Әти илебезне яклап 9 ел төрле сугышларда катнашкан: япон, кы­тай, герман һәм гражданнар сугышларында. Гражданнар сугы­шында бер ел сугышкач, ул вакытның укымышлы кешесе итеп, балаларны укытырга мөгаллим итеп аны иленә кайтаралар. Ул 12 ел мөгаллим булып эшли. Әни дә аның белән бергә 6 ел мөгаллимә була.

Олы абый Зәкәрия Ризатдин улы Хәмидев, үсеп җитеп Омскның рабфагын бетерә, 16 яшендә укытучы булып кайткач, әти укытудан туктый, чөнки ревматизм белән бик каты авырый. Зәкәрия Ризатдин улы олы укытучы була, балаларга яхшы дәресләр бирә, районда күренекле кеше була. 1937-1938нче уку елының берен­че яртысын бик яхшы күрсәткечләр белән укытканга, 1937нче елның декабрь башында аны гитара һәм гармун белән бүләклиләр. Ул мәктәптә музыкаль тәрбия дә алып бара иде, безнең мәктәп балалары район фестивальләрендә ел саен призлы урыннар ала иде, кыллы һәм тавышлы оркестр уены буенча.

1937нче елның декабрендә, аның икенче яртысында, без мәктәптә кичен репетиция алып барганда, гражданнар киеменнән ике кеше кереп (берсе соры, икенчесе кара пальтодан иде): «Хәмидев Зәкәрия сез буласызмы?» – дип сорадылар. Абый: «Мин», – диде. Алар: «Әйдә, чыгыйк әле», – диделәр. Абый безгә: «Уйный торыгыз, Интернацио­налны, юносьны, әпипәне кабатлый торыгыз», – диде дә чыкты. Без уйнап бетердек. Мин ул көнне мәктәп буенча дежур идем, чыгып карадым, укытучылар бүлмәсендә караңгы иде. Мәктәпне бикләп, балаларны тараттым. Мин 5нче класс укучысы идем.

Өйгә кайтсам, абый алгы бүлмәдә ашый иде, җиңги елый. Уллары Искәндәр туганга ике атна юк иде әле. Абый: «Бер гаебем дә юк бит, җибәрерләр, кайтырмын», – дип юата иде. Әмма ул китүдән кайтмады…

1941нче елны әни үлгәч, без таралдык. 1943нче елны абый мине хат белән Новосибирскидан эзләп тапкан иде. Әнинең ничек үлүен, безнең ничек таралганыбызны әйтеп ике хат яздым. Үзе: «Печор елгасы аркылы күпер салабыз, сугыш бездән ерак түгел, мин цинга белән авырдым, колакларым ишетми, тешләрем коелды», – дип язды. «Судить иткәннәре, гаебемне әйтүче юк әле һаман», – дип язды. Шуннан соң хәбәрләшү бетте. Имеш белән генә, штрафной батальон белән сугышка кереп, геройларча вафат булды, дип ишеттек. Башкача белмибез.

1938нче елны, язга таба әтине – Ризатдин Сафиулла улын алдылар. Мин мәктәптә идем. «Ни дип гаеплиләр?» – дип сорадым. Әни: «Мулла булган дип әйтәләр», – диде. Мин бик каты елап йокыга киткәнмен. Әтинең авылдан чыгып киткәнен дә күрмәдем, әни уятмаган. «Тара шәһәрендә машинага төяп, каядыр алып киттеләр», – дип әнигә кемдер сөйләгән. Әти авыру иде, шуннан кире кайтмады. Аларны Омск өлкәсе, Тәвриз районы, Кипо-Куллар авылыннан алдылар. Абый 1908нче елны Тәтеш районы, Алабирде авылыңда туган. Әтиләр Себергә 2 бала белән киткәннәр, без 9 бала идек, җидесе Себердә туган.

Шулай итеп без 1937нче елдан караучысыз калдык. Әни кайгыдан 1941нче елның апрелендә үлде.

Фәүзия ГАЛИЕНА (ХӘМИДЕВА).

Казан шәһәре.

 

Комментарии