- 02.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №43 (30 октябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Бу атнаның дүшәмбесендә Казан шәһәренең 5нче музыка мәктәбендә Репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үттеләр. Дөресен генә әйткәндә, масштаблары ягыннан караганда да, халкыбыз кичергән михнәтләргә күрә дә бу – иң зур тарихи мөһимлеккә ия даталарның берсе. Шуңа карамастан, әлеге көнне менә шулай качып-посып, мәктәп кысаларында гына билгеләп үтәсе шул. Әгәр мәктәп тә бу көнгә каршы чыкса, бөтенләй уздырып тормаска да мөмкиннәр.
Сәясәтнең ни дәрәҗәдә кансыз, мәрхәмәтсез, үз халкына рәхмәтсез булуы әнә шулай әкренләп онытылсын диләрдер, күрәсең. Түрәләрнең дә ялгышлары күп булуын күргән, шуны танып алган халык урамнарга чыкмасын өчен, аны шулай тар даирәдә генә үткәреп җибәрүдән дә уңайлы эш юк.
Юкса, Сталинның мәгънәсез, ахмак карарлары аркасында, күпме язмышлар нахакка төрмәләрдә өзелгән, күпме хатыннар тол калып, күп санлы балаларын ялгызы үстергән, канлы яшьләр түккән… Уйлап карасаң, бу көнгә һәммәбезнең катнашы бар. 100% ышанып әйтәм: һәр гаиләнең әле якын үткәнендә репрессияләнгән туганы яки күршесе, таныш-белеше булмый калмас. Ә бит Сталинга бу «изгелекләре» өчен әле дә хөкем карары чыкмаган. Моны фашист Германиясен җиңү белән аклыйлар. Халык җиңүе Сталин җиңүе итеп языла икән, халык түккән канлы күз яшьләре дә аңа «ябышсын», зинданнарда утырган меңнәрчә туганнарыбызның михнәте, һәр хәсрәте аңа ләгънәт булып ирешсен һәм, ниһаять, чын тарих өскә калкып чыксын иде инде.
Хәер, бу канлы тарихны тиздән безнең буын онытачак. Мәҗбүри фәннәрдән БДИ бирү өчен 3-4 фәннән башканы укымаган балага Сталин репрессияләре кирәкми. Ә 28 октябрьдә бу көнне билгеләргә мәктәпкә килгән 30-40 кешелек буын инде үткәндә калачак.
Ни кызганыч, хөкүмәт әлегәчә үз хатасын танырга теләми, нахакка рәнҗетүләрне күрмәмешкә салыша. Репрессия корбаннарына пенсияләр арттырылса, ташламалар билгеләнсә, миллиардлар урлап ятучы «бюджет кортлары» хәерчеләнер иде микән?
Казан шәһәренең Идел буе районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Эдуард Шәрәфиев, шул ук районның Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галия Мөхәммәтшиналар репрессия корбаннарына әнә шул ташламаларны бирүче закон әзерләнүен әйтсә дә, аның әле тиз генә тормышка ашасына ышану кыен.
Репрессия корбаннары җәмгыяте идарәсе рәисе Фәрзанә Галләм кызы Кулеева чыгышында үз гаиләсе фаҗигасен дә сөйләде.
– Әтием концлагерьда булганда, әнием хәрбиләр өчен киемнәр тегеп, дәүләт заказын үтәде, без 4 баланы туендырырга тырышты. Әтием Галләметдин Мөхәммәтшәрип улы 10 ел Совет концлагерендә булып кайтты. Әниемнең энесе Кәлимулла Фәтхулла улы 9 ел утырып кайтты, әниемнең энесе Муллагали төрмәдән сугышка китеп штрафниклар батальонында һәлак булды. Бу минем гаиләнең язмышы гына түгел – бу миллионнар язмышы! Минем атылган туганнарымның каберләрен беркем белми, шәһәр үсә. Экскаватор казыганда кеше сөякләре чыга, анда беркемнең дә эше юк. Минемчә, безнең бөтен ил кеше сөякләре өстендәге йортларда яши, кеше сөякләре өстеннән йөри, – диде ул.
Черек күлдә, тарихыбызның кара көннәре турында искә төшереп торучы һәйкәл бар. Әле узган елны аның да татарча хәрефләр белән язылган өлешен йолкып алганнар иде. Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре чаң кага башлагач кына аны яңадан торгыздылар. Архангел зиратында да атып үтерелгәннәр исемлеге эленеп тора… Ә бит анда, билгесез урында, 2700ләп репрессия корбаны атылган. Казан «Мемориал» җәмгыяте тырышлыгы белән, барлык диярлек атылган кешеләрнең фамилияләре таш стеллаларда язылган, үлгән еллары – 1937-1938. Алар арасында безнең атаклы Кәрим Тинчурин да бар.
Әгәр безнең ил җитәкчелеге ул тарихны оныттырырга теләмәсә, бу көнне зур матәм көне буларак билгеләп үтәр иде. Әгәр безнең шәһәр хакимияте бу тарихны оныттырырга теләмәсә, Репрессия корбаннарына багышланган берәр урам булдырыр иде. Совет хөкүмәтенә каршы чыккан авыл-авыл кешеләрне: картларны, хатыннарны, балаларны атып үтерүчеләргә багышлап «улица Латышских стрелков» бар бит әле!
Репрессия корбаннары җәмгыяте идарәсе Дзержинский урамының исемен алыштыру буенча инде сигез инстанциягә хат юллаган. ВЧК башында торып, иң кырыс репрессияләрне эшләгән кешенең исеме белән урам аталырга тиеш түгел дип саный алар. Яңадан аталып Петербург, Мәскәү, Кремль урамнары барлыкка килгән кебек, ул урамны да башка исем белән үзгәртергә мөмкин ләбаса.
Бу чарадан алган тәэсирләр аркасында, әле өйгә кайткач та Дзержинскийның тормыш юлын, шул чорны кичергән шәхесләрнең истәлекләрен, репрессия вакытындагы мәхшәр турында укып чыктым. Тагын бер кат инандым: кеше гомере чебеннекеннән дә арзанрак торган илдә ничек яшәгән булсак, әле дә шулай яшибез бугай…
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
P.S. Әлеге чараны оештырган 5нче музыкаль мәктәп директоры Айрат Заһир улы Яруллинга, анда катнашкан һәркем исеменнән рәхмәт белдерәбез. Тарихка хөрмәтегез, олыларга булган ихтирамыгыз өчен, язмыш сезне дә олыласын!
Комментарии