«Безнең гәҗит» – халык гәҗите

«Безнең гәҗит» – халык гәҗите

Бераз купшырак яңгыраса да, бу – хакыйкать. Үзегез дә күрәсездер, «Безнең гәҗит»нең һәр санында күп язмалар – укучыларыбыздан килгән хатлар. Татарстаныбызның кайсы почмагында ниләр булып ятканын, кемне ниләр борчыганын, тормыш сулышын без нәкъ менә шул хатлар аша белеп торабыз, матбагабыз битләрендә аны башкаларга да ишеттерергә телибез. Кәгазьгә язган – ташка баскан, диләр бит. Мәгънәсе зур бу сүзләрнең. Газетабызның һәр саны – тарихка күчә бара. Газета ул – елъязма. Илебезнең, кешелекнең, тормышның елъязмасы. Бүген әллә ни әһәмияте юк кебек тоелган вакыйгаларны дистә еллардан соң безнең оныкларыбыз укып, аларга үзләренчә нәтиҗә ясаячак. Иң мөһиме – бу елъязманы язуда сез дә катнашасыз, кадерле укучыларыбыз.

Кадерле, дибез, һәм һич тә арттырмыйбыз. Сез безгә барыгыз да кадерле. Редакция тормышыннан хәбәрдарлар белә: һәр атнаның сишәмбесе бездә урак өстенә тиң. Бу көнне газетаның яңа саны әзерләнә. Почтага килгән хатлар да шушы көнне барлана. Конвертларда таныш исемнәрне, инде ятлап өлгергән адресларны күрү бер куаныч булса, хәбәрчеләребез сафына яңа кушылучылар барлыгын белү тагын бер куаныч. Даими язучы авторларыбызның исемлеге елдан-ел арта. Сабадан Мәгъдәнур абый Гатауллин, Арчадан Габделбәр абый Сабировларның язмаларын сез дә яратып өлгергәнсездер, кадерле укучыларыбыз.

Кызганыч, тормышта табышлар һәм югалтулар гел янәшә. Быел тагын бер хәбәрчебезне – Ютазы районыннан Мәнсаф ага Сәлаховны мәңгелеккә озаттык, урыны оҗмахта булсын.

Югалтулар белән килешүе авыр, билгеле. Озак еллардан бирле хатлар аша аралашып, үзенең тормыш мизгелләре белән бүлешеп яшәгән кеше күпмедер дәрәҗәдә якыныңа әверелә бит ул. Кайчагында берәрегездән озаграк хәбәр килми торса, борчылабыз. Язарга темагыз бетеп китеп (әйе, кайчагында шулай да була, йә язарга теләк булмый, йә вакыты җитми), илһамыгыз ял итәргә уйласа, кош теле генә кадәр булса да берәр сәлам хаты күндерсәгез иде. Борчылып торабыз дип әйтү арттыру да, ясалмалану да түгел. Ихластан шулай.

Хатлар алуы бик күңелле. Ә сезгә үз язмаларыгызны газета битләрендә күрү тагын да күңеллерәк. Бу уңайдан үпкә дә белдергәлисез. «Нигә хатымны басмыйсыз?» – дигән сорау иң еш бирелгән сораулардан. Һәрбер хатны бастырып булмаганын сез үзегез дә аңлыйсыз. Беренчедән газета битләре чикле. Без никадәр генә теләсәк тә, килгән барлык хатларны да чыгарып бетерү мөмкин түгел. Икенчедән, тикшерми һәм дәлилләми торып кемгәдер яла ягу, кимсетү, милләтләрне, диннәрне хурлау – тыелган гамәл. Сирәк булса да, андый хатлар да очраштыргалый. Эчтәлек байлыгы, тема яңалыгы дигәнне дә онытырга ярамый. Шулай ук редакция өчен генә булса да исем-фамилияне, авторның кайдан булуын язу да төп шартларыбызның берсе. Автор танылуны теләмәсә, без аның исемен беркайда да, беркемгә дә белдермибез. Язуының укылышлы булуы да мөһим. Кайчагында бер үк хатны кат-кат алган чаклар да булгалый. «Йә югалгандыр, йә оныткансыздыр, дип, тагын бер җибәрергә булдым», – дисез. Бик зур үтенечебез бар сезгә: бер үк алай эшли күрмәгез! Безгә килеп ирешкән хатларның берсе дә югалмый. Алар теркәлеп, редакция архивында саклана. Ә менә буталчыклар китереп чыгара ала. Газетадан бер үк язманы берничә тапкыр уку кемгә генә күңелле булыр иде икән? Йөзләгән, меңләгән хатның барысын да хәтерләп бару мөмкин түгел бит. Бер язманы берничә тапкыр җибәргән авторлар белән без хезмәттәшлекне дәвам итмәскә сөйләштек. Бу шулай ук үз язмасын берьюлы берничә редакциягә юллаучыларга да кагыла. Журналистика этикасын тупас бозу булып санала ул һәм бу гамәлегез белән сез редакцияләрне дә авыр хәлдә калдырырга мөмкинсез.

Сер түгел, авторларыбызның күбесе өлкән яшьтәгеләр. Баш мөхәрриребез Илфат Фәйзрахманов сугыш чоры балаларының моң-зарларын сыйдырган хатларны кыскартмыйча, ничек бар шулай бастырырга куша. Бу хатларда чор фаҗигасе, тормышның иң ачы хакыйкате чагыла. Ул балалар да бүген инде үзләре сиксәнне узды. Сафлары елдан-ел сирәгәя. Ни кызганыч, алар бу дөньяга, мондагы гаделсезлекләргә рәнҗеп китә. Менә шунысы өзә үзәкне. «Газетага язып кына берни дә үзгәрмәс инде», – дисез. Сезнең кичерешләр эзсез югалмаслар алар. Бәлки, бездән соң яшәүчеләргә сабак, гыйбрәт булырлар. Тагын илле, йөз елдан соң килгән буын архивлардан газетабызны табып, ул язмаларны тагын бер кат барлаячак әле.

Тормыш беркайчан да җиңел булмаган. Һәр заманның үз авырлыгы. Тамакларыбыз тук, өстебез бөтен булса да, бүген күңелләребез тыныч түгел. Телебезнең кысылуы, авылларыбызның үлә баруы, бәяләр артуы, депутатларыбызның халык ышанычын акламаулары, – яза башласаң зарлар җитәрлек. Халыкның ничек яшәгәнен, күңелендә ниләр кайнаганын беләсең килсә – хатларга гына күз салу да җитә.

Кыскасы хатлар, мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый. Быел почта аша гына да 400гә якын хат алдык. Интернет аша алынган электрон хатларны да кушсак, ул меңнән артып китә. Мондый күрсәткеч белән бер генә редакция дә мактана алмыйдыр.

Менә шундый хатлы, сезнең белән элемтәле тагын бер ел узып китте. Кешелек дөньясы барлык мәшәкатьләре, сөенечләре, көенечләре белән 2022 елның бормалы сукмакларына аяк басачак. Ул сукмаклар безне адаштырып калдырмыйча, хакыйкатькә алып чыксын иде. Вакыт искән җилгә тиң. Күз ачып йомганчы 2022нче ел да үтеп китәр. Теләгебез шул, кадерле укучыларыбыз: киләсе елда да барыбыз исән-имин булып, бердәм һәм дус булып, сез – безнең, без сезнең хәл-әхвәлләрне белешеп яшәсәк иде. Үпкәләр булса – онытылсын, чирләгәннәр – савыксын, ярлыларга Аллаһ көтелмәгән нигъмәтләр бирсен, теләгән теләкләр чынга ашсын!

Сезне яратып һәм хөрмәт итеп, «Безнең гәҗит»нең хатлар бүлеге редакторы Лилия ГӘРӘЕВА

Комментарии