Ятимнәрне сөендердек

Ятимнәрне сөендердек

Башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, Яңа елдан һәрвакыт күбрәк әйбер өмет итәбез. Теләкләрнең чынга ашуын, яңа тормыш башлануын, могҗизаларга тап булуыбызны… Могҗиза сүзен һәркем үзенчә аңлый. Кем өчендер чынга ашмас кебек тоелган өметләрнең аклануы – могҗиза, кемнәргәдер югалткан нәрсәсен кайтарып алуы… Саный китсәң, әллә никадәр вариант бар. 28нче декабрь көнне исә, без – «Безнең гәҗитчеләр» дә үзебезне аз булса да могҗиза бүләк иткән кешеләр итеп хис иттек.

Күптән түгел редакциябезгә Апас районыннан посылка килеп төште. Аның эчендә төрле төстәге, төрле размердагы берсеннән- берсе матур башмаклар һәм йон оекбашлар иде. Эчендә 500 сум акчасы һәм хаты да бар: «Хөрмәтле Илфат энем! Барча хезмәткәрләрегезгә күп сәлам. Гәҗитегезне чыга башлаганнан бирле алам, бик тә яратып укыйм, бик зур рәхмәтләр яусын сезгә. Бик кыю язасыз, сезне барыгызны да Аллаһы Тәгалә сакласын.

Илфат энем! Сезгә бер үтенечем бар. Ятим балаларга дип башмаклар бәйләдем, һичкемгә тапшырырга да белмичә, сезне сайладым, зинһар өчен гафу итегез. Ничә бала икәнен дә белмим, җитәрме-юкмы, төрле размерда бәйләдем. Мин аны макталу өчен дә түгел, гәҗиткә язуыгыз өчен дә түгел, фәкать сәдака өчен генә җибәрәм. Гәҗиткә яза күрмәгез, сәдака яшерен булырга тиеш.

Оныгым рухына сәдака булсын, дип бәйләдем. Бик авыр хәсрәткә дучар булдык, Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен.

Мин үзем 76 яшьтәге әби инде. Бик укырга яратам, гәҗитегезне сагынып көтеп алам.

Бәйләгән роза чәчәге сезнең өчен, өстәлегезгә куясызмы, өегезгә алып кайтасызмы – анысы сезнең ихтыярыгызда. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигезлек белән яшәгез, илләр-көннәр тыныч булсын. Исән-имин булыгыз. Балаларга күчтәнәч алырга 500 сум акча куям».

Укучыбыз соравы буенча, газетада аның исемен күрсәтмәдек, гәрчә телебез «кычытса» да. Авторыбыз белән килешәбез, сәдакане күрсәтеп бирмиләр шул. Аның әманәтен ахырына кадәр җиткердек. Ул җибәргән күчтәнәчләргә өстәп, үзебез дә күчтәнәчләр алып, аны Казан шәһәренең Идел буе районындагы балалар йортына алып барып бирдек. Биредә 21 бала тәрбияләнә. Аларның яше 7дән 17гә кадәр. Ләкин искәрмә буларак, араларында 4 яшьлек бер сабый да бар. Балалар йортының җитәкчесе Елена Геннадий кызы Ильина әлеге күчтәнәчләрне рәхмәт сүзләре белән алып калды һәм Яңа елдан соң балалар йорты белән якыннанрак таныштырырга вәгъдә итте. Шуңа күрә яллардан соң, без биредә яшәүче балалар турында, аларның яшәеше хакында да тулырак бәян итәрбез. Биредә яшәүчеләрнең һәммәсе Яңа елдан тәм-томнар гына түгел, башка әйбер дә өмет итәдер, билгеле. Бер үк төрле теләк, бер үк яшерен хыял берләштерәдер 21 ятимне: гаиләле булу, әти – әнисен табу… Яңа елда теләкләр кабул була, диләр бит, кем белә, бәлки кемнәргәдер бәхет елмаер…

Ә безгә дигән роза чәчәге редакциябезне ямьләп, тере чәчәктән дә матуррак булып утыра. Рәхмәт, сезгә укучыбыз. Адарынган сәдакаләрегез савапка булсын.

Яңа ел күчтәнәчләрен «Безнең гәҗит» исеменнән Айгөл Закирова һәм Фәнзилә Мостафина тапшырды.

Комментарии