- 31.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Улым белән Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Салават күпере» журналының 25 еллык юбилее уңаеннан оештырылган Балачак бәйрәмендә булып кайттык. Журналның чирек гасырлык туган көне март аенда ук булса да, юбилейның ел ахырында, нәкъ менә Яңа ел алдыннан үткәрелүе юкка түгел. Әлеге бәйрәмгә республикабызның төрле төбәкләреннән ел дәвамында үзләренең сәләтләрен төрле өлкәдә күрсәткән, журнал редакциясе оештырган бәйгеләрдә катнашкан (быел редакция 12 бәйге үткәргән) һәм җиңү яулаган 200гә якын бала чакырылган иде.
Сәхнәгә беренчеләрдән булып күтәрелгән ТР Журналистлар берлеге рәисе, республикабызның Югары Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова: «Кулга китап тотып, китапны яратып, аңлап укырга сабый чактан ук өйрәнү зарур. «Салават күпере» журналы – үзе бер матур, ачык дөнья – балачак дөньясы. Әлеге журналда өлкәннәр эшли, әмма аларның барысы да бала күңеллеләр. Алар үз эшләрен менә дигән итеп башкаралар», – дип, журналга карата үзенең матур сүзләрен җиткерде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге басма редакциясе хезмәткәрләренә юлланган Рәхмәт хатын да ул тапшырды. Рәхмәт хатын «Салават күпере» журналы редакциясе директоры Зиннур Хөснияр үзе кабул итеп алды. Ул исә, үз чиратында, чарада катнашучыларны сәламләп: «Балалар өчен журнал чыгарабыз, аларга бәйрәм ясыйбыз, дип гомеребез үткәне сизелмәде дә, әмма күңелебез белән яшь калдык. Сабыйлар белән бергә үткән әлеге чирек гасыр безнең өчен бәйрәм кебек булды», – диде. Аның сүзләренчә, 25 ел эчендә журналның 300нче саны дөнья күргән. Әлеге бәйрәмдә шулай ук күп кенә күренекле шәхесләребез дә катнашты. Алар арасында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәчесе Ләззәт Хәйдәров, күп еллар дәвамында журнал чыгаруда көчләрен куйган мөхәррирләр һәм рәссамнар, республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстанның халык шагыйре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе, якташым Равил Фәйзуллин, Татарстан китап нәшрияты директоры Ленар Шәех, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, язучы-прозаик Вакыйф Нуриев катнашты.
Бәйрәмдә «Китап сере», «Багалмам», журналның 25 еллыгы уңаеннан оештырылган «25 туган көн» бәйгеләренең җиңүчеләре бүләкләнде. Аларга дипломнар һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Алар арасында «Багалмам» бәйгесе лауреаты буларак, мин дә бар идем. Балалар өчен әллә ни иҗат иткәнем булмаса да, әлеге бәйгедә катнашып, иҗатымның югары бәяләнүе миңа тагын да канатланып эшләргә илһам чыганагы булды.
Чын мәгънәсендә балачак бәйрәме иде әлеге чара. Иң элек «Салават күпере» журналының 5 еллык юбилеена багышлап төшерелгән фильм күрсәтелде. Шул рәвешле без 1995нче елга «сәяхәткә барып кайттык». Кыш бабай һәм Кар кызының тәмле телле сөйләмнәре, «Арлекино» балалар бию төркеменең дәртле биюләре, балаларның моңлы җырлары белән үрелеп барган әлеге бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф белән кайтып киткәндер. Әлеге бәйрәмне оештырып, күңелләргә Яңа ел рухы өстәүчеләргә, «Салават күпере» журналы коллективына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телим. Яраткан журналымның гомере озын булсын! 30, 50, 60 яшьлек юбилейларны да оныклар белән бергәләшеп каршыларга язсын.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы.

Комментарии