ТҮЗИК ӘЛЕ!..

ТҮЗИК ӘЛЕ!..

                   (Бокал күтәрер алдыннан елмаю)

Яңа Ел башында «Безнең гәҗит»не яратучы сатирик язучы Фәнзаман БАТТАЛга 75 яшь тулачак. Шул уңай белән без аны редакциябезгә чакырып чәй эчердек. Ул безгә күчтәнәчкә үз әсәрләрен дә китергән…

Ике меңенче ел үткәнче куркып яшәгән идем… Курыкмый кара! Әнә бит, галимнәр әледән-әле:

– Кабат ике миллион елдан соң дөнья бетә, – дип гел-гел өркетеп тордылар. Җир шары актарыла-актарыла тетрәячәк, төрле тарафтан вулканнар бәреп чыгачак, имеш… Тыныч кына чәй эчеп утырганда яки йоклап ятканда җир уба башласа, өстеңә тонна-тонна таш яварга, шашлык кыздыргандагы кебек, астыңда ялкын телләре уйнарга керешсә, кая барып бәрелергә белмәссең, юләр!.. Туфан калкачак, Җир шарын су басачак дип тә куркытканнар иде әле. Өненә су тулган йомран хәлендә тончыгып үлсәң, нишләрсең?

Менә хәзер, аннан соң да 14 ел үткәч, чираттагы Яңа елны каршылар көн җиткәч, җан тынычланды, ичмасам. Галәмнең Һәр ягын да миллиметргача төгәллек белән үлчәп карагач, әле хәзер генә галимнәр җылы сүз әйттеләр: Ходай тәгаләнең планында өч миллиард елсыз дөнья бетү дигән нәрсә бөтенләй каралмаган икән. Типтереп яшибез болай булгач, җәмәгать! Ә аннан соң күз күрер. Нибүч, бер хәйләсен табарбыз.

Шул ук галимнәр тагын бер күңелле хәбәр салды өч мең еллык башланыр алдыннан. Имеш, Җир шары әкренләп кенә янтаячак икән алдагы гасырларда. Ягъни, Котып дигән бозлы түбәтәй – экваторга, ә Африка дигәннәре Котып урынына күчәчәк икән, дип. Татарстанда да ел буе җәй генә булып торачак диләр. Шулай булырга тиеш тә! Әллә син гарәп малайларының Нил елгасы өстендә кәңки шуасылары, Җирнең биле тирәли чаңгыда җилдертәселәре килми дип беләсеңме? Рубероид шикелле мәңге-мәңге чем кара гына булып яшиселәре килмидер аларның да! Меңнәрчә ел буе кояш астында тирләп-пешеп тә интегеп беткәннәрдер бахыркайлар. Саф Һава суларлар, тәннәрен җилләтерләр, агарып китәрләр, иншалла.

Безгә дә рәхәт булыр. Үземнең, мәсәлән, күптән инде гыйнвар урталарында, Идел ярында, комда кызынып ятасым килә. Чикерткәләр черелдәп торачак, кырмыскалар йөгереп йөриячәк, агач башларыннан, койрыкларын ботакка урап, елмайган-ыржайган маймыллар асылынып торачак, басуларда ел саен өч-дүрт мәртәбә игеннәр өлгерәчәк. Хәер, чуртыма мыни ул чакта игеннәр, бәрәңгеләр?! Эшләргә дә туры килмәячәк безгә. Күз алдыгызга китереп карагыз әле: ел буе көндез дә, төнлә дә утыз-кырык градус җылы! Туннар, киез итекләр түгел, күлмәк белән чалбар да кирәк булмаячак. Күренмәскә тиешле җиреңә кул яссуы кадәр чүпрәк яки әрекмән яфрагы каплыйсың да, теләсә кайсы агач төбенә ятып йоклыйсың. Торуыңа баш өстеңдә бананнар, әфлисуннар, хөрмәләр асылынып тора. Кәшәкә белән генә бәреп төшерәсең дә тегеләрне, тамак туйдырып аласың. Бернинди бригадир да, нәчәнник тә, прораб та кирәкми сиңа – барысына да «чурту матр» дип кенә кычкырып ятасың. Чөнки сиңа акча да, фатир да, стаж да, күчмә байрак та кирәкми. Кем әйтмешли, тамак тук, өс бөтен, борыннан чыга төтен – тук корсагыңны кояшта ялтыратып, көннәр, атналар, айлар буе йокла! Тамагың кипсә, әгәр дә инде иренмәсәң, кокос дигән футбол хәтле чикләвекләре коелып торган агач тирәсенә таба шуыш. Менә шул чикләвек эчендә бер чиләк баллы сөт була икән. Каерып кына ачасың да, мыекларыңны сыпыра-сыпыра эчәсең дә, яңадан тәгәрәп йоклыйсың. Галимнәрнең мондый ачышы да бар: шул чикләвек эченә чүпрә салсаң, иртән торуыңа самогон да әзер имеш!

Андый рәхәтне безнең сыман фәкыйрьләр аңлый да алмый хәзергә. Ә менә президентлар белә! Мысырдагы, Бахрейендагы, Эфиопиядәге колхозларның тәҗрибәсен өйрәнәбез дигән булып, айлар буе шунда ятып кайталар. Әгәр инде ул илләргә кышкы зәмһәрирләр килсә, ике аякларының берсен дә атламаячаклар.

Юк, нәрсә генә димә, туйдырды бу кышкы салкыннар. Әнә, көн туса, яулыкбикәм сәгать саен тун сорап җәфалый.

– Төлке тун яратам мин, – дип тә өсти, ачуым да бер килмәгәе. Әйе-әйе, ачу килә. Әле ничек кенә килә! Түзмәдем кичә, турысын әйттем:

– Алай, төлке тун яраткач, төлке булып туасың калган синең, – дидем.

– Мин болай да төлке! – диде зәһәре калыккан җефетем. – Төлке булмасам, балаларым да синдәй сарык булып туган булырлар иде. Әнә, берсе – арыслан, икенчесе тутый кош сыман!

Гасырлар буе салкын якта яшәгәнгәдер, безнең бабайлар тун тегү өчен күпме җәнлекне тунаганнар. Инде миңа да бер ерткычны… әй, түгел-түгел… ялгыштым… бер хатынны киендерү өчен ун ерткычның җанын кыеп, тиресен тунарга йә тунатырга тиешмен.

– Ун җәнлекне тунлы итү өчен үзеңне тунамыйча булмый, – диеп, кулга пычак тотып, сузып салсам, шәһәрнең икенче башындагы милиция бүлегендә дә ишетерлек итеп сөрән салыр, җан ачысы белән чәбәләнер иде. Әле ярый, күзеңне тырмап алмаса!..

Менә бит ничек оятсызландырган адәм балаларын суыкта өшеп яшәү! Үз җаны кадерле, башка җаннар – пүчтәк…

Хәзер ул дистәләп пәлтәсе, төрле туннары тулып яткан килеш тә:

– Кияр киемем калмады, мөртәт! – дип өзгәләнә. Ә бит ул, Татарстан Африка кебек кызып җиткәч:

– Салыр киемем калмады, чукынмыш! – дип тагын кычкырачак. Чөнки ул чакта, соңгы чүпрәгеңне салсаң да, кызуга чыдашлы булмаячак.

Юк, нәрсә генә димә, киләчәгебезнең рәхәт икәне күренеп тора: утын кирәкми, электр кирәкми. Төзелеп ятучы пирамидаларны чүл комнары күмеп китү дә борчымаячак. Банан, ананас, хөрмә төпләреннән кузгаласың да, керләреңне айкый-чайкый Иделдә, Ыкта, Тиргәвештә юып аласың. Кайнар кояш астына элеп тә куясың, «эһ» дигәнче кибеп тә өлгерә. Әйтәм бит, иң мөһиме – корсак шәрифләрен кайгырту өчен генә эшкә дә йөрисе юк. Димәк, (ха-ха!) налог-салым да түлисе юк. Бер тиен дә хезмәт хакы кермәгән кешедән нинди юләр салым сорасын ди?! Хәер, иртәрәк куанам бугай… Сораучы юләрләр табылыр, пажалый… Чөнки без юләрләр империясендә яшибез. Салачаклар салымны, салачаклар! Сәбәбен дә табачаклар:

– Комда яткан өчен!

– Маймыл күргән өчен!

– «Чебурашка» караган өчен!..

– Ыштан урынына каплау өчен әрекмән өзгән өчен!..

Кырык төрле салым түләтәчәкләр, валлаһи. Пачиму-патамучта, президентлар әзер бананны да үзләре өзеп ашарга иренәләр. Аларга чәйнәп каптыру, җилпәзә селтәп тору өчен ул чорда да коллар кирәк булачак. Алар бит, үзләрен «демократик юл белән сайлаган» халыктан куркып, сакчысыз гына тәрәтханәгә дә йөри алмыйлар. Әнә, Чечняга барган Ельцин өчен, бер танкны бәдрәф итеп көйләгәннәр ди моннан ун-унбиш ел элек. Эшләре комбайн кебек икән тегенең: үзе ура, үзе суга… Һай, тагын ялгыштым… үзе бара, үзе бүсә, үзе гөрселдәтә икән.

Димәк, сакчыларны гына түгел, гөрселдәтеп ата торган армияне дә ашатырга кирәк. Яннарында куштаннар тезелеп тормаса да күңелсез бит әле түрәләргә. Димәк, барлык әрәмтамакларның да тамагы тук булырга тиеш. Алачаклар салымны, алачаклар, җәмәгать… Соңгы әрекмәнеңне булса да салдырып алачаклар.

Түрәләр дә бер үк камырдан әвәләнгән адәми затлар, билгеле. Алар да уттай челләдә затлы туннар, кәчтүм-чалбарлар киеп йөри алмаячаклар. Ләкин, башкалардан өстен күренү өчен, шәп-шәрә гәүдәләренә галстук булса да тагачаклар.

Туктале… Ник тел әрәм итәм шулар хакында сөйләп. Алар белән бер табактан ашыйсы да, кем әйтмешли, бала чукындырасым да юк ләбаса. Шулай булгач, ваучерлы елларда үзем кебек үк ыштансыз калдырылган халык турында сөйләүгә ни җитә!

Менә, мәсәлән, Африкача кызуда яшәү өчен атлыгып торган тагын бер дустым артты. Әле күптән түгел генә сәфәр чыктым. Юл читенә басып, кул күтәрүем булды, бер грузовик килеп тә туктады. Менеп утырдым кабинага – киттек. Тышта кырык градус суык булса да, кабинада җылы, рәхәт! Шофер егет тә шат – җырлап кына бара. Ләкин… елар минутына да күп калмаган икән – барган җирдән сүнгән машинасы шып туктады моның. Двигателен каезлый башлады егет. Тегесен бора, монысын бора, ачкычлы шәрә кулы белән ниндидер көпшәләр, проводкалар арасына кереп китә. Юк, җан керми машинага… Өтәләнә мескен шофер, кулларын сулышы белән җылытмак була, утлы табага баскандай аякларын тыпырдата… Ниһаять, түзмәде – ачкычын атып бәрде һәм, өшегән кулларын уа-уа, шул кулларга сулышын өрә-өрә үкси башлады:

– И, абый, тыңлам-мадым шул әнек-кәемнең сүзләрен, тыңлам-мадым!.. «Шоферлыкка кызыкма, улым, кесәң буш булыр, кулларың суыкта булыр», дип әйтә иде – тыңлам-мад-дым әнкәйне!.. Әйтте, кат-кат әйтте: «Гинекологка укы улым, кесәң тулы акча булыр, кулың җылыда булыр», диде – тыңлам-мадым шул, тыңламад-дым!..

Дөрес әйткән әнкәсе – бүлнис эчендә җылы икәнен яхшы белгән…

Менә шул егет тә, кабат миллионлаган шоферлар да, Русиянең барлык пролетарийлары да бик телиләр ел буе җәй булуын. Бик телиләр!.. Ләкин, нишләмәк кирәк, Җир шарындагы климатны көйләү беребезнең дә хәленнән килми…

Шулай булгач, җәмәгать, берничә гасыр булса да түзик әле. Ә хәзергә салкын кышта да күңелләрне назлый торган җылы карашлы милләттәшләребезнең сәламәтлеге хакына, газиз Татарстаныбыз хакына бокалларны күтәреп җибәрик! Африка гына түгел, бөтен кыйтгалар да безнең татулыкка сокланып та, кызыгып та карап торсын!

Калды ишек тишәсе…

Күршегә бер хатын күчте –

Алыштырган фатирын.

Бирсә бирә икән Ходай

Матурның да матурын!..

Шулай да ис китмәгәндәй

Исәнләшеп үтәмен:

«Булсаң – ярый, булмасаң – юк»,

дигән кебек итәмен.

Нишлисең бит, яратсаң да

Сиздерми түзеп була…

Гыйшкыңа җавап булмаса,

Онытып, бизеп була…

Ә бу һич тә оныттырмый –

Искә төшереп тора:

Фатирында көн дә, көн дә

Тәм-том пешереп тора.

Гөбәдия, кызган балык,

Пәрәмәч, бәлеш исе

Розетка тишекләреннән

Бүлмәмә керә «исеп».

«Аппетит юк», – диеп йөрдем…

Бар икән бит, машалла:

Дулый-дулый тыпырчына –

Булмый хәтта тышаулап!

Консерв-мазар капкалап

Гел беткән минем түзем…

Бәлешләрен генә түгел,

Йотардай булам үзен.

Керде беркөн…

Тәм-том белән

Табагы тора тулып!..

Елмая, рәхмәт төшкере:

– Авыз ит, – дигән булып.

…Бергә-бергә чәйләр эчтек –

Утырдык җайлап кына…

Кич буе озак гөрләштек,

Сүзләрне сайлап кына…

Бушады шампан шешәсе…

Инде хәзер нишлисе?

Ике фатир арасына

Калды ишек тишәсе… ТҮЗИК ӘЛЕ!.., 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии