Кайда ул бердәмлек?

Кайда ул бердәмлек?

Безнең халык, татарда юк, дип сөйләргә ярата. Татар – уңган, тырыш, гыйлемле халык. Шулай да үз-үзен кимсетә торган гадәте бар. Үзенә каршы төрле әйтем, мәзәкләр уйлап чыгарырга маһир. Мәсәлән, «Татар башын татар ашар», «Татар барда – хәтәр бар» һ.б. Шундыйрак мәзәкләрне артистлар сәхнәдән дә сөйләп йөри әле. Шуларның берсе: имештер, тәмугта, тезелеп киткән казаннарда гөнаһлы бәндәләрне кайнаталар икән. Баш фәрештә бу эшнең барышын тикшереп йөри, ди. Ә бер казанның өсте ачык, янында сакчылар да юк. Фәрештә: «Нишләп моның өсте ачык», – дигәч, ярдәмчеләре аңа: «Монда татарлар кайный, аларның берсе чыга башласа, икенчеләре тартып төшерә», – дип җаваплаган.

Һәр халыкта да бердәмлекнең җитенкерәмәве күренгәли, анысы. СССР таркалгач, союздаш республикалар тавышсыз-гаугасыз гына мөстәкыйльлек алып, аерым дәүләт булып калды. Чечня республикасы Ингушетия, Дагестан белән берләшеп, ислам дәүләте оештырырга уйлаган иде. Күршеләре ризалашмагач, бу гамәл чынга ашмады, Чечня ялгызы калды. Алар өчесе бердәм булса, аны таптый алмаган булыр иде, бердәмлектә – көч. Менә хәзер 20 ел инде бу илләрнең өчесендә дә партизаннар сугышы бара.

Депутат, атаклы кинорежиссер Сергей Говорухин да: «Җибәрик аларны, яшәсеннәр үзләренчә», – дип, заманында акыллы киңәшен биргән иде, тыңламадылар. Янәсе, Русияне таркатуга юл кую була. Галимнәр фаразы буенча, Русия бердәнбер көнне, барыбер, таркалачак.

Моннан берничә ел элек да, сездә химик корал бар, шуны юк итәбез дип, Гыйракка бәреп кереп, аның шәһәрләрен җимерде, халкын юк итте. Ләкин бернинди дә химик корал табылмады. Сугышның да һаман тынганы юк. Әгәр Гыйракның күршеләре бердәм булып, аны якласа, бәлки, да уйлаган булыр иде.

Хәзерге вакытта Америка, атом-төш кораллары ясарга җыенасыз дип, атом электр станциясе төзүче Иранга һөҗүм итү планын кора.

Мин галим дә, сәясәтче дә түгел, гади бер пенсионер, хезмәт ветераны гына. Һәм мин үземнең шәхси карашларымны гына бәян иттем. Барлык илләр, халыклар үзара тыныч, дус, бердәм булып яшәсәләр, нинди яхшы һәм уңай булыр иде.

Сөләйман ШАКИРОВ

Казан шәһәре.

Кайда ул бердәмлек? , 4.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии