- 31.10.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №43 (1 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ЧЫН ТАРИХНЫ БЕЛӘБЕЗМЕ?
«Безнең гәҗит»нең 18нче октябрь санында (№41, 2023 ел) Әнәс Фәхриевнең «Үз җиребездә яшибез» дигән эчтәлекле язмасы басылды. Беренче президентыбызның: «Халкыбызның Русия җирендә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел булды һәм Ислам дине безнең илгә бик зур тәэсир ясады», – дип әйткән сүзләренә гаҗәпләндем. Аның бу сүзләренә милли җанлы татар кешесе битараф калмагандыр, әлбәттә. Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, татарлар Ислам динен үз җирендә – Изге Болгарда 921нче елда кабул иткән. Тарихчы, галим А.Х.Халиковның «Болгар-татар чыгышлы 500 рус фамилиясе» исемле китабында: «Владимир мөселман диненең асылын белү өчен 980нче елда 10 зирәк акыл иясен җибәрә. «Беренче болгарларга барыгыз, диннәрен өйрәнегез», – ди ул. Ләкин илчеләргә мөселман дине ошамый. Владимир аларны тыңлаганнан соң: «Дуңгыз итен ашамау, эчми тору урыслар өчен күңел ачу мөмкинлегеме инде?» – диде. 988нче елда Владимир христиан динен кабул итә», диелгән. Русларның үз дәүләтен төзегәндә татарлардан үрнәк алганнары да мәгълүм. Соңгы елларда Татарстанда: «Без Русия җирендә яшибез», – дип сөйли башладылар. Шуны әйтәсем килә: бу татар халкының чын тарихын белмәүчеләрме, әллә белеп тә аңлы рәвештә шовинистлар тегермәненә су коючылармы?..
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
БӘЙРӘМЕ ТҮГЕЛ, ЯРДӘМЕ КИРӘК
«Безнең гәҗит»нең 18нче октябрь санында (№41, 2023 ел) Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Әбиләр көне бәйрәмен гамәлгә кертү турында фикерен җиткергән, дип язылган иде. 86 яшьтә мин үзем дә. Әбиләр көнен билгеләүгә каршы. Хәзер көн дә бәйрәм, көн дә туй, акчаң гына булсын. Әбиләр – сугыш чоры балалары. Аларга әз генә булса да акча бирелсә, пенсияләре арттырылса, шуңа канәгать булырлар иде. Сугыш чоры балаларына күрше Башкортстанда да акча бирәләр, ә безнең бай Татарстаныбыз акча таба алмый. Депутатларыбызны мин чын күңелдән кызганам: әнә бит, Володин ничек кайгырта! Аның сүзе үтәрлек булса, азмы-күпме акча бирү ягын карарлар иде. Алар бит кычыткан ашап үскән чор балалары түгел – менә шуны искә алсыннар иде.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
МЕНӘ ИЧМАСАМ КОНЦЕРТ!
21нче октябрь көнне «ТНВ-Планета» каналында үткәрелгән «Әнкәемнең ак күлмәге» дигән тапшыру бөтен күңелләргә үтеп керерлек иде. Кичәнең хуҗабикәсе – җырчы Гүзәл Идрисова. Ул искиткеч күңелле, моңлы концерт оештырган. Бу шулай ук әниләргә мәдһия җырлау кичәсе дә иде. Зал шыгрым тулы, саф татар моңнары агыла. Гүзәл шулкадәр зәвыклы итеп киенгән, тамашачылар белән үзара аралашып, елмаеп, хәлләрен бүлешә, җырлый, сөйли, ә тамашачылар аңа көчле алкышлар белән җавап бирә. Менә сәхнәдә берсеннән-берсе матур өч бала – өч Баһ баласы. Алар төрле-төрле музыка коралларында уйнап, тамашачыларны шаккаттырды. Гүзәлнең әтисе Фирдәвес Идрисов – атказанган шофер, әниләрнең сагышларын чагылдырган җыры белән йөрәкләргә үтеп керде. Менә моң, менә талант! Илназ Баһ сәхнәне тагын да тулыландырып җибәрде. Гомумән, концерт халыкчан, кеше күңеленә тиеп, моңнар дөньясына алып керерлек иде. Кайбер артистларга үрнәк алырлык концерт иде бу. Кочак-кочак чәчәкләр юкка гына бирелмәгәндер. Тамашачы бик канәгать калды. Рәхмәт сезгә, Баһлар!
Фәридә ГЫЙЛӘҖЕВА,
Буа районы, Бик-Үти авылы
БЕЗГӘ КАРШЫ ҺӨҖҮМ БАРА
Казанның Совет районындагы 171нче мәктәп директоры Рания Галиәкбәровага яулык япкан кызлар ошамый, ул аларны мәктәптән куа башлаган, дип язган идегез. Мондый кеше мәктәптә эшләргә тиеш түгел! Ул бит татар хатыны, Аллаһ каршына барасын уйламыймы икән әллә? Димәк, ул начар балаларны гына тәрбияләп ята. Татарны, безнең динебезне бетерергә тырышучылар күп. Андый провокацияләргә бирешмәсәк иде!
Казаннан бер апа
МОНЫСЫН ДА БЕТЕРӘЛӘР?
80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләүчеләргә ай саен 1200 сум күләмендә өстәмә акча каралган. Ул пенсионерның акчасына кушылып килә. Беркөнне телефонга шундый хат килеп төште: бер депутат шуны бетерергә кирәк, дип чыккан икән. Бу дөрес сүзләрме? Өлкәннәрне тагын мыскыл итәләрме?
Бер әби
Редакциядән: социаль челтәрләрдә мондый эчтәлектәге имеш-мимешләр күп йөри, ләкин бу аларның барысы да дөреслеккә туры килә дигән сүз түгел. Түләү бетереләчәк, дигән мәгълүмат бүгенгә юк. Киресенчә, депутатлар аның күләмен 1200 сумнан 10000 сумга кадәр арттыру турында сүз йөрткән иде, тик Хөкүмәт кенә каршы килде.
«Безнең гәҗит»кә ярдәм кирәк
«2024нче елдан «Безнең гәҗит» айга бер тапкыр калын булып чыгачак» дигән хәбәрне күреп торабыз. Хәзерге вакытта бәйсез саналган хосусый газеталар матди яктан авыр хәлдә калды. Аның сәбәпләре күп. Беренчедән, хосусый газета-журнал чыгаручыларга хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтү каралмаган. Почталарның начар эшләве сәбәпле газеталарның тиражлары елдан-ел кимеп тора. Язасы килгән сүзләрне дә язып булмавы газетаның популярлыгын киметә. Почта бүлекләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары бик түбән булу сәбәпле, анда эшләргә теләүчеләр калмыйча, почта бүлекләренең ябылу очракларын ишетеп торабыз. Элемтә бүлекләре тиешле дәрәҗәдә эш күрсәтә алмаса да, налогларның бертуктаусыз артып торуын ничек аңларга?
Элеккеге елларда патша хөкүмәте безнең балаларны укыту өчен бер тиен акча тотмаса да, үзебезнең алдынгы карашлы байларыбыз ярдәме белән төзелгән уку йортларында укып, укый-яза белгән алдынгы милләт булуыбыз турында беләбез. Хәзерге вакытта да андый милли җанлы, ярдәмчел байларыбыз бар. Бигрәк тә авыл җирләрендәге мәчетләрнең барысы да авыл халкының тырышлыгы һәм хәллерәк фермерларыбызның ярдәме белән төзелгән бит. Ә менә халыктан җыелган акчага чиркәү салынган очракны ишеткәнем юк.
«Безнең гәҗит» газетасы гади халыкны, бигрәк тә авылларда яшәүче кыерсытылган, алданган халыкны һәм фермерларны яклап яза. Гаделлекне яклап язучы шушы газетабыз да булмаса, безнең кебек гади халыкны кем яклар? Фермерларыбызны яклап язып торучы бу газетага хәллерәк фермерларыбыз арасында ярдәм күрсәтүчеләр булыр, бәлки, дигән өметтә каласы килә.
Шундый ук хосусый булган «Звезда Поволжья» газетасының иң беренче битендә ярдәм сорап язылган белдерүне күреп торабыз. Ярдәм күрсәтүчеләр дә булып тора кебек. Баш мөхәррир Илфат әфәнде, бу йөкне тарту елдан-ел авырая, тагын күпме түзеп булыр, дигән фикер әйткән иде. «Сез дә газетагызда, шундый ярдәм күрсәтүләр булмасмы, дип белдерү язып карасагыз, булышучылар да булмый калмас, бәлки», дигән фикеремне әйткән идем. «Алай соранып йөрүне яратмыйм, миннән булмый ул», – диде ул.
Ай башында язылган мәкалә ай ахырында чыгарылгач, аның актуальлеге калмаска да мөмкин бит. Ике атнага бер тапкыр чыкса да, ярап торасы да бит.
Милли җанлы, мөмкинчелеге булган милләттәшләребез арасында «Безнең гәҗит»нең сакланып калуы өчен ярдәм күрсәтүчеләр булмый калмас дип өметләнәм.
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре
Ничек сыйдырырлар?
Почтамтка барып алты төрле газетага язылып кайттым. Язылуын язылдым, әмма «Безнең гәҗит»нең 64 битле булып чыга башлаячагына бераз борчылып та алдым. Нигә дигәндә, хәзерге почта тартмалары бик кечкенә бит, аңа юка гына ике-өч газетаны да көчкә генә бөгәрләп бетереп тыгалар, «Безнең гәҗит»не ничек сыйдырырлар? Әле соңгы елда хат ташучы газеталарны атнага бер тапкыр, шимбә көнне генә китереп китә. Монысына да канәгать инде без, почтаның үз тәртибе шундыйга әйләнде бит. Быелгы елның бер өч аенда газеталарны почтага үземә барып алырга туры килде, чөнки хат ташучы булырга ашкынып торучы юк. Эшкә урнашканнары да берәр атна эшләп карыйлар да эшне ташлыйлар.
Почта тартмаларын кечкенә итеп эшли башлауның берәр хикмәте бар, күрәсең. Йә илебез кешеләре газета-журналлар укымый башлады дип уйлаганнардыр, йә, газета-журналларга әзрәк языла башласыннар дигән план белән шулай эшләгәннәрдер. Чыннан да, нинди дә булса журналга язылу турында уйлыйсы да юк, почта тартмасына сыймаячак ул.
Заманында гөрләп эшләгән почта хезмәтенең юкка чыга баруы бүген күпләрне борчый. Хат ташучыларның хезмәтен тиешле дәрәҗәдә бәяләүне дә хәл итәргә вакыт. Хат ташучы әйбер сатып йөрергә тиеш түгел, тирәбездә һәр төр халык хуҗалыгы кирәк-яракларын, туклану продуктларын сатучы сәүдә нокталары болай да җитәрлек.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре
Әни догасын хәзер үзем кабатлыйм
Чәчкә көмеш сибелеп, билләр авыртса да, күңел картаюны белми икән. Олыгая башлагач, туган нигезең һәм анда үткән яшьлегеңне, әти-әниеңне, беренче мәхәббәтеңне исеңә алып, йокың кача, уйлап төн чыгуларың ешая. Ул чаклар әле кичә генә булган сыман, хәтер күңелемдә саклана.
Безнең әти әнине 16 яшендә урлап алып кайта. Мәхәббәт бит ул Аллаһ бүләге, аңа закон да каршы килә алмый. Балаларны, әби-бабайларны ач үлемнән алып калганы өчен, әтине 10 елга төрмәгә утырталар. Ул заманда яхшы эшләр өчен дә утыртканнар шул. Бер уч борчакка, бер башакка 5 ел төрмә иде ул чакта.
Бу хәлләргә әни ничек түзде икән? Иртән торып, эшкә чыгып китә иде. Эштән кайткач, безне кочаклап елый. Качып кына намазын укыды, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорады.
Сугыштагы солдатларга ризык, кием әзерләде ул чорның хатын-кызлары. Бигрәк юмарт, сабыр булганнар икән, дим. Шундый авыр елларны да бер-берләренә йөрешәләр, мәҗлесләр үткәрәләр иде. Әнә кулына өчпочмак тотып Тәскирә җиңги килә. Кендек әбием коймак пешергән. Дусым апа тозлаган казын кочаклаган. Гайшә апа килә. Баш өстендә Коръән китабы. Әнә Ләйсән апа балан бәлеше күтәреп койма ярыгыннан гына керә. Без күршеләр шулай яшәдек.
Чыккан-тайган буыннарны урынына утырта торган бер әби бар иде бездә. Начар уйлы кешеләрне кабул итми иде. Әхмәткәрим абыйның әнисенең биле кузгала берсендә. Җигелгән ат ике көн рәттән капкадан чыга алмый. Өченче көнне баралар. Әби капкадан чыгып каршы ала. Әхмәткәрим абыйның әнисен кабул итә, соңыннан ул үз аягы белән ат арбасына менеп утыра. Миләүшә әби әйтә: «Килгән юлыгыздан кайтмагыз, башка юлдан кайтыгыз», – ди. Легендар әбигә хәтта Мәскәүдән кайта иделәр.
Безнең әнинең гел кабатлый торган догасы бар иде: бомбалар шартламасын, ачлык урап үтсен, бала мәхәббәттән тусын, табында ипи булсын. Хәзер инде бу доганы көн дә үзем кабатлыйм.
Бүген җирдә кабат сугышлар кабына. Балалар үлә. Әй кеше, син намазга бас, Аллаһ кушканча яшә. Раббым, үзең сакла безне, ярдәмеңнән ташлама.
Корбан ГАЛИЕВ,
Түбән Кама шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итте
Комментарии