Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

АЗЫ ДА ҖИТӘ

В.Путин 10 мең сум күләмендә акча бирә. Пенсионер халкы бу яңалыкка бик сөенде инде. Мин дә шундыйлар исәбендә. «Яшәсен В.В.Путин», – диләр, мин дә шулай дим. Акчага сатылган дип сүз куертырга ашыкмагыз. Татарстан җитәкчелегенә сүзем. Халык турында да уйларга кирәк, хакимияттәге иптәшләр! Ялтыравыклы тормыш артында кешеләрне алдау булмасын. Менә Путин күз буяу өчен булса да акча бирә. Без, халыкка, күп кирәкми – анысына да сөенәбез.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

ПЕНСИЯ ТҮЛӘНЕРМЕ?

Тиздән пенсиягә чыгарга җыенам. Әмма эш стажым аз. Әгәр пенсия яшенә җитеп тә, стажны һәм пенсия коэффициентын җыймаган очракта нишләп була? Пенсия биреләме икән?

Мәүлия МАННАПОВА,

Тукай районы

Соравыгызны Тукай районы Пенсия фонды бүлекчәсенә юлладык. Анда безгә болай дип аңлаттылар:

– Бу вакытта кешегә социаль пенсия исәпләнә. Әгәр пенсия коэффициенты һәм стаж бераз гына җитми икән, эшкә урнашып, аларны тутырырга була. Моннан тыш, бу мәсьәләне киләчәк пенсия счетына ирекле пенсия взнослары кертеп хәл итәргә мөмкин. Пенсия взносын үзең өчен дә, башка кеше өчен дә кертергә була. Моның өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә ирекле рәвештә акча кертү турында гариза белән Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ФАТИР БҮЛӘЛӘР

Кызым ире белән аерылды. Аларның ипотекага алган фатирлары бар, алты ел бергә түләп тордылар. Бу очракта ипотекага алынган фатир кемгә кала?

Люция ХӘМИДУЛЛИНА,

Арча шәһәре

– Монда торакның кайчан алынганлыгы, анда ана капиталы кергәнме, никах килешүе төзелгәнме – барысы да исәпкә алына. Русия Гаилә кодексының 36нчы маддәсе нигезендә, өйләнешкәнче алынган торак, йә парларның берсенә бүләк итеп бирелгән фатир аның милке булып санала. Аерылышканнан соң да ул аңа калачак. Хатыны торакны ипотекага алган, аннары өйләнешкәннән соң, кредит суммасын ире дә түләгән очракта аерылышканнан соң фатир хатын исемендә кала, ә ире түләгән акчаны кайтаруны сорый ала. Гадәттә, судта бу очракта акчаны суммага бәйле рәвештә уртак милектән түләнгән дип исәплиләр. Шуңа да акчалата ярдәм иткән ир милектән өлешкә өмет итәргә мөмкин. Барысын да суд хәл итә. Фатир өйләнешкәч алынган булса, Гаилә кодексы нигезендә, бу –уртак милек. Фатир кем исеменә рәсмиләштерелсә дә, анда аларның икесенең дә өлеше бар. Никах килешүе төзелгән булса, яки алдан милекне бүлү турында килешү булганда торак шул документка нигезләнеп бүленә. Гаиләдә балигъ булмаган балалар булганда, аларга да өлеш тиеш, – дип җавап бирде юрист Рәзил Билданов.

МАШИНА АЛЫРГА ЯРАМЫЙ

Ана капиталы турында бер мәгълүмат та язылмый. Ипотека өчен генә тотып була диләр кайберәүләр. Ә аны машина алу өчен тотарга мөмкинме?

Мәдинә апагыз,

Казан шәһәре

«Балалары булган гаиләләргә дәүләттән өстәмә ярдәм турындагы» 256нчы федераль канун нигезендә ана капиталын торак шартларын яхшырту өчен файдаланырга була. Моның өчен балага өч яшь тулган булу кирәк. Ана капиталы белән торак кредитын түләгәндә искәрмә каралган, баланың яше мөһим түгел, сабый тууга ук акчаны кулланып була. Ана капиталын төзелештә файдаланыр өчен гаризада җир кишәрлегенә хокукны раслый торган документлар, төзелешкә рөхсәт бирелгән документ, банк счетының реквизитлары һәм башка документлар таләп ителә. Шунысын да истә тотарга кирәк, ана капиталы сертификатына торак алганда аны уртак милек итеп рәсмиләштерергә туры киләчәк. Өлеш гаиләдәге һәр балага, ир белән хатынга да килешү буенча бүленә. Әлегә ана капиталын машина алу өчен тоту мөмкинлеге юк, дип ассызыклый белгечләр.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии