«Суверенитет булмаса, безгә җиңелрәк булыр иде!»

 «Суверенитет булмаса, безгә җиңелрәк булыр иде!»

30нчы август көнне Казан урамнары шау-гөр килеп тора – халык иртәдән үк Республика көнен бәйрәм итә башлый, ә кайберәүләр моннан 26 ел элек яулап алынган мөстәкыйльлекне искә ала. Казанның халык күп йөри торган Бауман урамында «Бәйрәм белән!» дигән сүзләрне әйтеп, бер дә таныш булмаган кешеләргә соравымны бирәм: «Ә сез бүген нинди көн икәнен беләсезме?» «Син акылсызмы әллә?» дигән кыяфәттә, күбесе тиз генә җавап биреп, янымнан китү ягын карый: «Республика көне!», «Шуны белмисезмени – Шәһәр көне!» Суверенитет турында ник берәрсе бер сүз әйтсен. Кыскасы, Татарстанның суверенлык декларациясе кабул ителүгә 26 ел тулган көнне милләттәшләребез, елдагыча, Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итте.

Бәйрәм уңаеннан уздырыласы чаралар иртәнге унда ук башланган иде. Яңгыр коеп торуга да карамастан, Камал театры каршына «Уйнагыз, гармуннар!» фестивален карарга дип, йөзәрләгән кеше җыелды. Чара бу юлы да, узган елдагы традицияләргә тугры калып, бер сәгатькә соңга калып башланды. Сәгать унда ук күңел ачарга ниятләгән халык әнә шулай бер сәгать буена яңгыр астында басып торды. Кызганыч, гармун түгел, күктән тамган тамчылар тавышын тыңлап…

«Уйнагыз, гармуннар!»га Татарстанның мөстәкыйльлек көнен бәйрәм итәргә дип, Әгерҗе районыннан ТИҮ әгъзалары Земфира белән Рәис Камалиевлар да махсус килгән. 90нчы елларда Камалиевлар, бәйсезлек таләп итеп, мәйданнарда йөргән. «Ул вакытта бу бәйрәм көнендә сәхнәләрдән зур гына җитәкчеләребез чыгыш ясый, киләчәктә татар халкының дәрәҗәсен күтәрү буенча нинди эшләр кирәген аңлаталар иде. Ә бүген монда бер генә җитәкче дә күренми», – дип, үз ризасызлыгын белдерде Рәис ага. Аның сүзләренә Земфира ханым да кушылды: «Без Татарстанга азатлык теләгән идек, тик хәзер Мәскәүгә карап тора торган бер дәүләт булып калдык. Татарча сөйләшү юк, бөтен татар мәктәпләрен урыслаштырып баралар. Телевизордан исә: «Татарстан Республикасы», – дип сөйлиләр. Бу бит халыкны алдау!»

Бу көнне мөнбәрләрдән һәм сәхнәләрдән бәйсезлек турында аны-моны әйтүче булмаса да, бер катлау вәкилләре тарихны искә алып, Татарстанның Суверенлык игълан иткән көнен билгеләп үтте: Татар Иҗтимагый Үзәге вәкилләре, узган елдагыча, Казанның Тинчурин паркында пикет уздырды. Шәһәрнең елга порты янындагы автовокзалыннан ерак урнашмаган бу паркта, кызганыч, үтеп-сүтеп йөрүчеләр бик аз иде. Начар киенгән сәрхушләрне исәпкә алмаганда, күзгә чалынучы булмады диярлек. Алары да, митингка чыгып басканнар янына килеп, плакаттагы сүзләрнең татарча язылган булуын күрә дә акрын гына китеп бара. «Нинди чара уздырасыз?» – дип, ник бер кеше килеп кызыксынсын! Ә пикетта катнашучылар «30нчы август – Татарстан дәүләтенең туган көне», «1990нчы елгы декларацияне тормышка ашырырга», «30нчы август, 1990нчы ел. Без дәүләтебезне төзи башладык. Җиңәрбез, иншә Алла» дигән шигарьләр күтәрде.

90нчы елларга кире кайтып, чарада катнашырга килгән Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов белән әңгәмә кордык. Ялкынлы хисләр белән башланган сөйләшү татар теленең кимсетелүенә кайтып калды:

– Яшь вакытта, авылдан чыгып киткәннән соң, мин шахтада эшләдем. Караңгыда эшли-эшли арасың, билгеле. Аннары андагы бер читлек кебек нәрсәгә утырып, 300 метр өскә күтәреләсең дә кояшка чыгасың. Рәхәтләнеп сулап, Аллага шөкер, дип куясың. Мөстәкыйльлек алуыбызны ишеткәч тә, менә шундый тойгы кичергән идем мин. Ул елларда шуның кадәр күтәрелеш булды! Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә, диләр. Төкерәсем дә килми, әмма мин менә нәрсә әйтергә телим. Бүгенге җитәкчеләр, Аллага шөкер, яхшы эшлиләр, әмма алар тарафыннан телебезнең тамырына балта чабу дигән нәрсә булды. Мин моны турысын әйтәм, хет нишләсеннәр. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга күпме хат яздык: ике утырышыгызны рус телендә үткәрсәгез дә ризабыз, хет өченчесен булса да татарча үткәрегез инде дидек. Юк! Үткәрмиләр!.. Җитәкчеләр дә район үзәкләренә барып, төрле оешмаларның ачылу тантанасында катнаша, анда да бары тик урысча сөйлиләр. Минем күңелемә бу җәрәхәт сала. Ашамыйча, су эчмичә тора алам, әллә нәрсәләргә түзәргә була. Ә тел мәсьәләсе – четерекле әйбер ул. Кешене кимсетәсең килә икән, аның телен кимсет, диләр. Ә инде милләттәшең синең телеңне кимсетә икән, аңардан да авыры юк, – дип сөйли Рәүф Ибраһимов.

Изображение удалено.

Быел пикетта катнашканнарның таләпләре шактый саллы. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев кайчандыр Конституциядә булган өч маддәнең кабат торгызылуына ирешергә теләүләрен җиткерде.

– Моннан 26 ел элек 30нчы август көнне без үзебезне җиңүчеләр дип санадык, яңадан туган кебек булдык. 80нче еллар ахырында даулап көрәшкән кыйммәтләребез, ягъни хокукый дәүләт, сүз иреге, гадел сайлаулар бик тиздән тормышка ашар кебек тоелды. Ялгышканбыз, 26 ел эчендә без кабат Советлар Союзына әйләнеп кайттык. 1992нче елда, Конституция кабул ителгәндә, анда төп өч маддә бар иде. Беренчесе – Татарстанда ике тел тигез хокуклы: татар теле дә, урыс теле дә. Ике дәүләт теле дигән төшенчә безнең хәзер кәгазьдә генә калып бара, тормышта исә урыс теле генә киң кулланылышта. 26 ел буена Дәүләт Советында татар телендә бер генә утырыш та узмады. Әгәр Дәүләт Советында, Хөкүмәт йортында, мэриядә, мәхкәмәләрдә, урамда, мәктәпләрдә татар теле кулланылмый икән, димәк, ул дәүләт теле түгел. Тел мәсьәләсе буенча хәлләр 90нчы еллардагыга караганда да мөшкелрәк. Әгәр суверенитетыбыз булмаса, яхшырак булган булыр иде. Ул вакытта халыкта ризасызлык туып, тел башка юллар белән сакланып калырга мөмкин. Революциягә кадәр телне, милли әдәбиятны һәм фәнне дәүләт хисабына түгел, татар миллионерлары акчасына үстергәннәр. Икенче маддә – республика территориясендәге җирләрнең һәм казылма байлыкларның бары тик Татарстан халкыныкы гына булырга тиешлеге хакында иде. Бу маддә исә 2002нче елда бөтенләй төшереп калдырылды, ул хәзер юк. Өченчесе – Татарстанның суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуы хакында. Ул да бүгенге көндә юк.

Фәрит Зәкиев әйтүенчә, 2017нче елда Татарстанның Русия белән төзелгән шартнамасенең вакыты чыга. Әлеге уңайдан рәис яңа шартнамә текстының март аенда ук эшләнеп бетеп, халыкка тәкъдим ителүен һәм бөтен республика буенча җәмәгать тыңлаулары уздырылуын таләп итәргә җыена.

– Хәтта бу уңайдан референдум кирәк дип саныйм. РФ законнары буенча, мондый референдум уздырырга ярый. Тик менә Дәүләт советындагыларның моңа кыюлыгы җитәрме?

Суверенлык декларациясе кабул ителүгә 26 ел тулу уңаеннан тагын бер чараны «Азатлык» татар яшьләре берлеге уздырды. Казан урамнарында халыкка республика әләмнәре тараттылар. Берлек активисты Рәфыйк Кәримуллин сүзләренчә, яшьләр әлеге гамәлләре белән бу бәйрәмнең асылын – Татарстанның мөстәкыйльлек игълан итүен халык исенә төшерүне максат иткән.

– 40 минут эчендә 2 меңләп байрак тараттык. Халык бик күп иде, байракларны шатланып кабул иттеләр. Тик менә бу датаны Суверенлык көне буларак белүче аз, күпләр Республика көне итеп кабул итә. Хәер, аның асылында да суверенлык ята бит, шуңа күрә, бу да яхшыдыр, минемчә. Республикага карата хөрмәт хисе арта икән, бу уңай күренеш. Безгә хәзер патриотлык бик кирәк хис, – дип сөйли ул.

Татарстан бәйсезлеге көнен, кызганыч, быел да әнә шулай милләтчеләр генә бәйрәм итте. Кызганыч, шулар арасына чыгып, депутатларыбыз да чыгыш ясамады. Телнең һәм милләтнең дәрәҗәсен күтәрү өчен, гади катлауның гына сүзе үтеп бетми шул. Елына бер мәртәбә, бәйсезлек көнендә генә булса да, кыюлык күрсәтеп, һич югы, шушы сүзне авыз тутырып әйтеп котлау кирәк булгандыр, бәлки.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии