АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

«СЕЗ ГАДЕЛЛЕК ЭЗЛӘҮЧЕ ГАЗЕТА»

Мине Чаллыдагы 2нче гимназия тирәсендәге ыгы-зыгы бик борчый. Тәлгать Әхмәдишин хаклы. Бу нисбәттән мәкалә җибәрдем. Татарстан коррупциягә чумып бетте инде. «Химстрой» оешмасыннан менә 9 ел миллион ярым сум акчамны ала алмыйм. Фатир да юк, акча да. Хакимияткә ярдәм сорап керсәң, «откат» сорыйлар, 300–400 мең сум, диләр.

«Безнең гәҗит»не бик яратып укыйбыз. Тик Башкортстанга вакытында килеп кенә җитми. Башта интернеттан карыйбыз, аннан газетасы килгәч, интернетка кермәгән язмаларны газетаның үзеннән укыйбыз. Барысы да интернетка урнашмый бит мәкаләләрнең. Башкортстанда андый газета юк. Бар да хакимият сүзен сөйләп, ләббәйкә генә укып тора. Менә Воронеҗда сезгә охшаган газета бар «Народный журналист» дип атала. Баш мөхәрире Курск өлкә Думасы депутаты Ольга Ли.

Венера ГОБАЕВА,

Башкортстан, Илеш районы, Янтуган авылы

Җылы сүзләрегез өчен зур рәхмәт. Шушы арада Чаллыдагы 2нче гимназия тирәсендәге вәзгыять турында тәфсилле язма әзерләнә. Сезнең язма да шул мәкалә белән бергә дөнья күрәчәк. Ә югалган акча буенча бар документларыгыз белән редакциягә кереп чыгыгыз.

ДИНИ ВӘГАЗЬЛӘР ТАТАРЧА

Татарстан республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин җөмһүриятебез мәчетләрендә җомга вәгазьләренә фәкать татар телендә генә сөйләүне бурыч итеп куйды. Татарстанда татар теле дәүләт теле булганга күрә, бу бик мөһим. Татар кешесе ислам динен кабул итмәгән христиан динендәге кеше белән гаилә корганда, кайбер дин әһелләре никах йоласын урыс телендә башкара. Андыйларга никах хөтбә уку шәригать кануннарына каршы килә. Бер таныш хәзрәт сөйләде: ул туганының ислам динен кабул итмәгән марҗа белән никахлашуын хупламаган һәм йоланы башкарудан баш тарткан, бармаган. Шуның аркасында туганлык җепләре өзелгән. Бу исә мөселманнар арасында зур гөнаһ санала. Ислам дине әһелләре имамнар вәгазьләр татар телендә сөйләүне һәм никах йоласын шәригать кануннары нигезендә үткәрергә тиешлекне беркайчан да истән чыгармасалар иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ГАЗ КЕРТМИЛӘР

Авылыбызның Сибгать Хәким урамында газ юк, 2012нче елдан бирле хатлар язабыз . Президентка да яздык. Нәтиҗә юк. Башта 13нче елда «Авылның социаль үсеше» дигән программага керә алсагыз, булачак, диделәр. Урамга 2008нче елларда нигез салынган иде. Анда 14 гаилә яши. Буш участоклар да бар. Узган ел исполкомда 2016нчы елга планга кергән дип җавап килде. Күренүче юк. Урамыбызда күп балалылар. Электр белән яшибез. 10ар мең сум түлибез. Күбесе утын яга. Янгыннардан куркып, акрын гына яндырыгыз дип, полициядән кисәтәләр. Шәхси оешмалар йөрде кертергә, тик 3 млн.сум сорадылар. Бездә андый акча юк.

Фәридә ПАЙВАНДОВА,

Әлмәт районы Югары Мактама авылы

Бу мәсьәләгә авыл җирлеге башлыгы Илсур Рәшид улы Абунагимов ачыклык кертте: «Бюджетта акча юк. Программага кертеп булмасмы дип Казанга да бардым. 5 елга кичектереп түләү шарты белән процентсыз бурычка да кертәселәр иде. Ул бер гаиләгә 60 мең сумга төшәсе. Тик риза түгелләр. Башка урамнарда, әнә Сәйдәш урамында халык үзе җыелып керттеләр. Районда да моңа акча юк. Хакимият башлыгы да икенче кеше хәзер. Минем тәкъдимем – кичектереп түләүгә ризалашу: 60 меңне 5 елга бүлгәч зур сумма чыкмый бит инде», – диде ул.

***

Узган атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии