Әфганстан юллары буйлап…

Әфганстан юллары буйлап…

Каһәрләнгән нокта… Канлы Әфганстан… «Әнием, көт, кайтырмын, минем барысы да яхшы», – дип, сугыш тузаннарын сеңдереп, утлы таулар аша килеп җиткән хатлар күпме әниләрнең төн йокыларын алып, чәчләренә чал өстәмәгән икән?! Йөрәге белән шик-шөбһәгә бирелсә дә, газиз баласының матур сүзләре белән чуарланып, өмет хисләренә төреп юлланылган хатын укып, ышанмый мөмкин түгел. Күпме хыял, күпме өмет, үз-үзеңә булган ныклы ышаныч ярылып яткан юлларны укып кем икеләнсен, ди инде!

Тик, өмет-хыялларны җимереп, дистәләгән меңнәрнең гомерләрен чикләгән, әниләрнең йөрәгенә яра ясап, тарих битләрендә онытылмаслык эз калдырган сугышның тугыз елдан да артыкка сузыласын ул чагында кемнәр белсен соң?!

Еллар узган саен, сугыш кайтавазы ерагая кебек. Тик… Газиз балаларын җир куенына салган, йөрәк яраларын, кипкән күз яшьләре аша, уч төбенә йодрык булып укмашкан ачу-нәфрәт, сабырлык белән бәйләп куеп, үзләрендә яшәр өчен көч тапкан Аналар өчен генә түгел.

Инде быел Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарганга да 31 ел вакыт узып киткән. Шуңа да карамастан, җирлекләрдә үз каһарманнарын барлау, хөрмәтләү дәвам итә.

Шул уңайдан 14нче февраль көнне Корноухово мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Әфганстан юллары буйлап…» дип исемләнгән чара үткәрелде. Ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган әлеге чарага мәктәп укучылары, укытучылар һәм авылыбызда гомер итүче әфганчы Сергей Канифатов чакырулы иде. Тарих битләре аша Әфганстанның сугыш елларына «сәяхәттән» башланып киткән чара җанлы әңгәмәгә килеп кушылды.

Армия сафларына җибәрелгән 21 яшьлек Сергей Әфганстанга килеп эләгә. «Андагы тормышны, үз башымнан үткәннәрне булдыра алганча искә алмаска тырышам инде мин», – дип, тамак төбендәге төерне йотып җибәреп, сөйләп китте ул. Хезмәттәшләрен, кешеләрнең бер-берләренә булган мөнәсәбәтләре, Әфганстан җирлегенең табигате турында да хатирәләрен яңартып алды. Залда утыручы үсмер егетләргә: «Һәрбер ир-ат Ватан алдында булган бурычын үтәргә тиеш дип саныйм мин үзем. Армия хезмәте – менә дигән тормыш мәктәбе ул!» – дип киңәшләрен дә бирде.

Корноухово авыл җирлеге башлыгы Альбина Гыйләҗиеваның кичәбезнең кунагына истәлекле бүләк тапшырганда яңгыраган сүзләре залда утыручы һәркемгә адресланган иде. «Без бүген тыныч тормышта яшәвебез белән шулкадәр бәхетле, хәтта кайчакта әлеге бәхетнең кадерен белеп тә бетермибез кебек. Бүгенге кунагыбыз кебек кыю йөрәкле батыр ирләребезгә рәхмәтле булып яшәргә өйрәнәсе иде», – диде ул үз чыгышында.

Чыннан да, кайчагында булган бәхетне тиешенчә бәяләмибез, рәхмәтле була белмибез кебек тоела миңа. Еллар уза, бу тормышка яңа буыннар килә тора. Тик, ничек кенә булмасын, Ватан өчен яу кырында ятып калган солдатларны, яу кырыннан исән-имин кайтып та, гомерләре ахырына кадәр шул еллар чоңгылында «яшәргә» мәҗбүр булган каһарманнарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии