- 31.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Татарстанда торак базары кризис белән бәйле «йокыдан» уянган. Һәрхәлдә, статистика саннары шуны күрсәтә.
Узган елның гыйнвар-апрель айлары белән чагыштырганда, Татарстанда яңа фатирларны да, кулланышта булганнарын да сатып алу 40 процентка кадәр арткан. Бу, беренче чиратта, дәүләтнең ипотека кредитларын субсидияләве белән аңлатыла – процентларның бер өлеше бюджет хисабына каплангач, андый бурычларны кайтару бермә-бер җиңеләя. Шулай ук торак бәяләренең арзанаюы да чагылды. Әйтик, Казанда бер квадрат метрның бәясе хәзер былтыргы май аена караганда 6 процентка арзанрак.
Мондый уңай вәзгыятьтән тизрәк файдаланып калу кирәклеген торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр генә түгел, хөкүмәт вәкилләре дә аңлый. Бу көннәрдә генә Русия премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов фатир алу мәсьәләсендә ил халкын тизрәк карар кылырга өндәде. «Арзанлы торак бәяләре тотрыклы һәм артмыйлар, базарда яхшы гына тәкъдимнәр бар, банклар исә ипотека кредитларын бик теләп өләшә», – диде ул.
Гомумән, илнең күпчелек башка төбәкләреннән аермалы буларак, безнең республика күчемсез милек базарындагы активлык буенча кризиска кадәр булган күрсәткечләргә кайта алды. Биредә төзелеш оешмаларының, нигездә, аякта нык басып торуы чагылыш тапкан. Алар яңа йортлар салуны туктатмыйча, сатып алучыларга уңайлы шартлар, ташламалар тәкъдим итеп тора. Моннан тыш, Татарстанда торак туплам кооперативлары кебек яңа төр программалар үсеш ала башлаган. Ягъни, фатир сатучылар үз клиентларына йөз белән борылып, аларга мөмкин кадәр яраклашырга тырыша.
Дөрес, андый активлыктан мәкерле максатларда файдаланып калырга тырышучылар да юк түгел. Кайбер фирмаларның өлешләп түләүчеләре белән килеп чыккан проблемалар моның ачык мисалы. Бу нисбәттән тәҗрибәле белгечләр торак алырга җыенган кешеләргә берничә киңәш бирә:
– артык арзан тоелган, базар бәясеннән күпкә аерыла торган тәкъдимнәрне читләтеп узарга кирәк – саран ике тапкыр түли, дигән гыйбарәне һәрвакыт исегездә тотыгыз;
– өлешләп түләү килешүләрендә «уступка права требования», ягъни бурычны кайтару хокукын өченче затка тапшыру дигән әйбергә игътибар итәсе: ул бер генә кешегә язылырга тиеш, чөнки кайвакыт бер фатирны берьюлы берничә затка саталар һәм алар арасында шул милек өчен низаг килеп чыга;
– ышанычлы төзүче оешманы сайларга кирәк – алар үз җаваплылыгын гарантияли, абруен сакларга омтыла;
– кулланышта булган фатирлар алганда сатучының эшкә сәләтле булу-булмавын (дееспособность) тикшерәсе, югыйсә килешүне суд гамәлдән чыгарырга да мөмкин. Моның өчен сатучыдан нарколог һәм психиатрдан белешмә алып күрсәтүен сорыйсы;
– аласы торакның коммуналь хезмәтләр өчен бурычлардан арынган булуы мәслихәт, шулай ук арест, залог кебек йөкләүләре дә булмаска тиеш (бу мәгълүмат Росреестр оешмасында бар);
– алыш-биреш килешүенә сатучының күп дигәндә 1 ай эчендә пропискадан төшүен күздә тоткан пункт кертергә кирәк.
Ә менә Интернет аша фикер белдерүчеләргә сагаебрак карарга киңәш ителә. Чөнки еш кына биредә көндәш фирмалар бер берсенә «пычрак атып», үзләрен рекламалау белән шөгыльләнә. Һәм бу мәгълүмат ташкыныннан чын, ихлас язылган фикерләрне аралап алу бик кыен. Ахыр чиктә, кайсыбызның яхшы әйбер алгач, шул сөенеч белән Интернетта уртаклашканыбыз бар? Арабызда андыйлар бик сирәк бит.
Сәет ХӨСӘЕНОВ
Фатир алучыга ышанычлы ярдәм
Соңгы вакытта төзелеш өлкәсендә торак туплам кооперативлары киң таралыш алган. Әлеге төр ширкәтләр турындагы федераль канун 2005нче елдан ук гамәлдә булса да, аның өстенлекләре нәкъ менә икътисади тотрыксызлык шартларында аермачык күренә. Бу юнәлештә бай тәҗрибә туплаган «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» компаниясе Татарстанның иң куәтле төзелеш оешмаларының берсе – «Унистрой» сала торган йортлардан уңайлы фатирлар тәкъдим итә.
«Торак туплам кооперативларының башка төр килешүләрдән берничә аермасы бар, – дип аңлатты компания җитәкчесе Фәрит Садыйков. – Мисал өчен, ипотекадагы кебек бер колач документлар, хезмәт хакы турындагы белешмәләр сорамыйбыз, поручительләр, кредит тарихының булу-булмавы да мөһим түгел. Ә иң әһәмиятлесе – фатир 10 елга кадәр өлешләп түләү шартларында сатыла һәм моның өчен бернинди дә өстәмә процентлар алынмый».
Фатир алучы кооперативка гариза тапшырып, анда әгъза булып керүен раслый һәм ай саен пай кертемнәре ясый. Өй кулланылышка тапшырылганчы, булачак торакның ярты бәясен беренчел кертем итеп түләргә кирәк (анысын да өлешләп, 6 айга кадәр сузарга мөмкин). Шуннан соң фатирга пропискага кереп, анда яшәргә дә була. Калган метраж өчен сатып алучы 120 ай буе түли ала һәм ул түләү агымдагы базар бәясенә нигезләнеп билгеләнә.
«Бу эшне елга өч тапкыр, хак билгеләүче бәйсез оешмалар җәлеп итеп башкарабыз. Түләүләрнең кинәт кимүен күреп, көтелмәгән шатлыкка сөенгән клиентларыбыз да шактый», – ди «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» ҖЧҖнең бүлек башлыгы Нурия Сәләхова.
Фатир бәясе тулысынча капланып беткәнче, ул торак туплам кооперативы мөлкәте булып санала. Димәк, аның өчен күчемсез милек салымын түләү дә, иминиятләштерү дә – кооператив өстендә. Бу – әлеге ысул белән торак алуның тагын бер өстенлеге. Торак төзелешендә «кайнаган» белгечләрнең күбесе үзләренә фатирны мондый кооперативларга кереп юкка гына алмыйдыр.
Сүз уңаеннан, быел «Унистрой» оешмасы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан биредә ташламалар, төрле бүләкләр каралган. Фатир сайлау мөмкинлеге дә зур: Казандагы «ART City» торак комплексы (Н.Ершов урамы), «Журавли» (Даурия урамы), «Весна» (Мамадыш тракты), «Царево Village» (Казаннан 10 минут ераклыкта) комплекслары. Барлык төр дәүләт торак сертификатларын да («ана капиталы», хәрби сертификатлар, ветераннарга бирелгән субсидия һ.б.) кабул итәләр.
Биредә алынган торакка кичектереп түләү шартларында сыйфатлы ремонт та ясатып була. Аның бәясе (материаллар белән эше) бер квадрат метр өчен 7 мең сумга кадәр булырга мөмкин.
Фатирлар шулай ук төрле банклар тәкъдим итә торган ипотека программалары нигезендә дә сатыла. 30нчы июньгә кадәр дәүләт ярдәме белән бирелгән ипотека кредиты өчен 8,9 процентлык ставка гамәлдә.
«МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» белгечләре торак алучылар белән яңа фатирга документлар һәм ачкыч тапшырганчыга кадәр тыгыз элемтәдә тора. Аннан соң да туган сорауларга җавап бирәләр. Сатып алучыдан бернинди дә комиссия алынмый. Тел киртәләре дә юк – урыс телендә дә, татарча да яхшы, аңлаешлы итеп сөйләшәләр. Әйтүләренә караганда, клиентлар алар белән эш итүне якыннарына, танышларына тәкъдим итә. Ә кайберләре Фәрит әфәнде белән Нурия ханымны һәм аларның коллегаларын соңыннан хәтта өй туйларына, гаилә мәҗлесләренә дә чакыра.
Тулырак мәгълүматны (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30 номерларына шалтыратып белешә аласыз. Оешманың адресы: Казан шәһәре, Волков урамы, 84.
Реклама хокукында

Комментарии