- 31.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
АЛСУ ХӘСӘНОВА ИСЕМЕН МӘҢГЕЛӘШТЕРИК!
Журналист – профессиональ хезмәткәр. Ул үзенең тормышын куркыныч астына куеп, катлаулы, гаять авыр темаларны гаделлек белән матбугат чараларында яктырта. Аларның кыю тәнкыйди мәкаләләре күп очракта түрәләргә ошамый…
Татарстанда күренекле журналист Алсу Хәсәнова исемендәге премия булдырылды. Аның кыю язмаларын республиканың матбугат чараларында даими укып баручылар яхшы хәтерлиләр. Бу хакта минем тәкъдимем бар: Алсу Хәсәнованың исемен мәңгеләштерү йөзеннән ул укыган мәктәп бинасы диварына мемориаль такта куелса, бу бик күркәм булыр иде. Татарстанның журналистлар берлеге бу мәсьәләне уңай хәл итәр, дип ышанасы килә.
Сәгдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
УРЫСЧА УКЫП,
ТАТАРЧА ВӘГАЗЬ СӨЙЛӘП БУЛАМЫ?
Казандагы Русия ислам институты 2016-2017нче елларга 20нче июньнән студентлар кабул итү өчен документлар ала башлау турында хәбәр итте. Анда керү өчен төп сынаулар – урыс, инглиз һәм гарәп телләреннән. Димәк, укыту да шул телләрдә алып барылачак. 4-5 ел югары уку йортында урыс телендә укып һәм шул ук урыс телле ислам институты мохитендә яшәп белем алган кичәге студент татар авылына мулла булып эшкә урнашкач, ничек итеп татарча вәгазь сөйли алыр? Ышанам, ул гарәп телендә догалар укыр, ә халык белән ничек аралашыр да, нинди үгет-нәсыйхәтләр ирештерер икән соң татар кешеләренә? Татар балалары өчен татар төркемнәре оештырырга кирәк түгелме? Анда татар телен тагын да тирәнрәк үзләштерү, татарча аралашуны камилләштерүне оештыргач, отышлырак түгелме? Менә 21нче майда Ислам академиясен дә төзергә керештек. Анда укыту системасында татар теленә, аны камил үзләштерүгә урын булырмы? Татар милләтенең дә бер Аллаһы Тәгалә тарафыннан башка халыклар белән бертигез итеп яратылуын беләбез. Аллаһы Тәгаләне таныгач, ул Зат барлыкка китергән милләтне дөньякүләм саклау – Аңа һәм Аның кануннарына буйсыну буладыр бит. Телебезне санга сукмау милләтебезне бетерүгә китерә – ул инде күптән исбатланган, кабатлап торуның кирәге юк. Татарча белем бирергә тырышучы мәктәпләребезне бер-бер артлы ябып, юкка чыгарып барганда, аңа өстәп, дини белем бирүче оешмаларыбыз да телебездән читләштерелсә, иртәгә без кем булырбыз?
Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре
ВАКЫТНЫҢ КАДЕРЕ БЕТТЕ
Телевидениенең бер минуты да кадерле, диләр бит. ТНВ телеканалында чыгучы «Хуҗа Насретдин мәзәкләре»н күңелдән өйрәнеп беттек инде – хәзер сынау алсалар да, аны «бишле»гә бирәбез. Аны бүтән тапшырулар белән алыштырып булмый, күрәсең. Һаман бер сүзне 15-20 кат тынладык бит инде…
Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА,
Спас районы, Ямбакты авылы
«БАКЧАБЫЗГА АГАЧ АУДАРАЛАР»
Авылыбыз зиратына терәлеп торган җир кишәрлегебез бар – анда без печән үстерәбез, ул рәсмиләштерелгән, салымнарын да түләп барабыз. Ләкин инде ике ел рәттән шул җиребезгә һәм ташландык бер күрше участокка авыл мулласы зират агачларын аударып ташлый. Мин бу хакта рәсми органнарга да, мәчетнең үзенә дә барып аңлаттым, тик бернинди дә реакция булмады. Авыл советында «Салым түләгән бакчагыз икән, теләсә нәрсә эшләтә аласыз мулланы», – дип әйттеләр. Мин аны нишләтим инде?
Нурия РИЗВАНОВА,
Арча районы, Кышкар авылы
Авылның имам-хатыйбы Радик хәзрәт КӘРИМОВ әйтүенә караганда, мәхәллә көчләре белән алар зиратны яңа койма белән әйләндерергә кереште, тимер баганалар утырта башладылар. Шул эшләрне башкарганда зират кырыендагы корыган агачларны да кисеп баралар. Кайберләре Нурия ханымның бакчаларына да төште.
– Кышкар авылы кечкенә, 70ләп хуҗалыклы, җыен карт-карчыклар гына яши, шуңа күрә һич кенә дә халык җыеп, шул агачларны вакытында чистартып бетереп булмый. Алай да печән чаба торган вакытка кадәр без аны башкарырга тырышырбыз, шушы җомгада халыкка җиткереп карыйм. Шунысын да әйтәсем килә: без аларга, авыл советы белән килешеп, алмашка икенче урында җир алырга сөйләшкән идек, риза булмадылар. Ләкин бу проблема һаман да кабатланып торачак, – ди Радик хәзрәт Кәримов.
«ЕФӘК ЮЛЫ»н УЗАРГА БУЛЫШЫГЫЗ
«Ефәк юлы» буенча Монголиядән Кытайның Уйгур автономияле республикасына кадәр 6400 километрлык велосипед сәяхәтенә чыгарга җыенам. Моны оештырырга ярдәм итүче табылса, бик рәхмәтле булыр идем.
Алексей ПАВЛОВ,
Сарман районы, Баткак авылы
Узган атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.
Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии