Тәртипсезләр мәктәбе

Читтән карап торганда, алар башка балалардан берни белән дә аерылмый һәм биредәге тормыш күбрәк җәйге хезмәт лагерен хәтерләтә. Алар бакчада казына, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, Аккош күле буендагы урман аланын чүптән арындыра. Сүз уңаеннан, соңгы 6 ел эчендә генә дә 183 мең төп нарат һәм чыршы, имән үсентеләре утыртырга өлгергәннәр. Биредәге балаларның гадәти хезмәт лагерендагы балалардан аермасы шунда: алар барысы да монда суд карары нигезендә килеп эләккән. Левченко бистәсендә урнашкан Яшүсмерләр һәм тәртипләре тайпылышлы булган балалар өчен махсус гомуми урта белем бирү мәктәбе турында әйтүем.

2010 ел Эчке эшләр бүлеге министрлыгында халык белән эшләү елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан республиканың төрле почмакларында бик күп чаралар уздырылды. Халык ышанычын яулау, кулга-кул тотынышып эшләү, җинаятьчелеккә каршы бергә көрәшү өчен тырышты хезмәткәрләре. Югарыда телгә алынган мәктәптә дә “Максимум вашего доверия!” акциясе уңаеннан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бәйрәм-чара оештырылды.

Балалар бу тормышның ачысын да, төчесен дә татырга өлгергән. Күбесе авыр хәлле гаиләләрдән. Милициянең дә кем икәнен белмиләр түгел.

– Беренче максатыбыз – балаларның милициягә ышанычын арттыру, куркуын бетерү, милициянең дә гап-гади кеше булуын, закон сагында торучы, кешелекне яклаучы хезмәт иясе икәнлеген аңлату. Икенчедән, тиздән балаларны яклау көне булачак. Шул уңайдан аларга игътибарны арттырырга телибез. Алар – безнең киләчәк. Төрле уеннар үткәрәчәкбез, кызыклы бүләкләр, футболкалар таратылачак, – диде Эчке эшләр министрлыгының яшьләр берлеге рәисе вазифасын башкаручы Марат Гәрәев.

Футболкалар дигәннән, аларның бер ягына – “Мин законны хөрмәт итәм”, ә икенчесенә “Закон мине яклый” дип язылган. Интернатта яшәүче 83 балага шундый футболкалар таратылды.

Мәктәп директоры Нәфис Галләмов – гаять кызыклы шәхес. Аның балалар өчен янып-көеп йөрүе йөзенә чыккан. Балалар да үзен бик ярата. Иң беренчеләрдән булып футболканы ул киде һәм шулай итеп башкаларга үрнәк күрсәтте.

– Футболканы кемнең ничек кигәнен карап тордым. Кемдер ике дә уйламый киеп куйды. Димәк, ул, чыннан да, законны хөрмәт итәргә өйрәнгән. Ә кемдер әле икеләнә. Як-ягына карый. Башкаларның кигәнен күргәч кенә, теләр-теләмәс үз өстенә элә. Тормышта да шулай. Без бер-беребезгә үрнәк булып, законны хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Мәктәбебез ябык дип саналса да, чынлыкта киресенчә. Дусларыбыз – милиция хезмәткәрләре, авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләр өчен ул ачык. Безнең өчен вакыт һәм мөмкинлек табып, киләчәгебез турында кайгыртып, шундый чаралар оештыруыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде Нәфис Галләмов. – “Мент”, “мусор” һәм башка начар сүзләр белән аталган милиция хезмәткәрләренең безнең өчен дуслар булуын аңладык инде. Кайчандыр биредә җилем иснәгән, эчкән, тәмәке тарткан кешеләр яши иде. Ә хәзер без тәмәкедән дә азат мәктәп. Дөрес, миннән качып кына тәмәке пыскытып ятучылар бар бугай әле. Ләкин элеккеге кебек тәртипсезлек юк биредә.

Монда үзебезне табарга тырышабыз. Бу мәктәптә тәрбияләнүче балаларны элек Сабантуйга да кертмиләр иде. Үземә: “Ычкыныгыз моннан, бүреләреңне алып кит”, – дип әйткәннәре булды. Аларны ничек яклавымны балалар күреп торды. “Башта кулларыннан тотыгыз, аннары хөкем итәрсез”, – дидем. Хәзер чыгып йөрибез. Элек җимерсәк, урласак, бүген тудырабыз. Тирә-юньдәге чисталык күңел чисталыгыннан башлана. Кул сузып йөрмибез. Ләкин безне аңласагыз һәм күңел байлыгыбызны тойсагыз, рәхмәтле булыр идек. Ярый әле сез, милиция хезмәткәрләре бар. Сездән башка безгә авыр булыр иде.

Урынына күрә уены. Чарада булган уеннар токсикомания, эчкечелек, тәмәке тарту кебек начар гадәтләргә, җәмгыять “чиренә” багышланган иде. “Исерткеч эчемлекләр кулланган кешенең халәтен тасвирлагыз”, “Наркотик тараткан өчен кешене нинди хөкем көтә?”, “Токсикоманнарның тормышы ничек төгәлләнә?” кебек сорауларга җавап эзләде егетләр. Гел җинаятьчелек турында гына сөйләшеп утырмадылар, билгеле. Кызыклы биремнәр күп булды.

Каршымда утырган малай күңелгә кереп калган. К. бар уеннарда да актив катнашты, бүләкләр алды. Үзе 4 сыйныфта гына укый икән. Ахырдан әлеге матур, актив, мөлаем малайның ни өчен бирегә килеп эләккәнен сорамый түзә алмадым. “Машина урладым, кибет һәм ашханә бастым”, – диде ул миңа.

– Хатаңны аңладыңмы соң инде?

– Әйе, тик аңлаудан ни мәгънә?! Мине барыбер моннан әле тиз генә чыгармаячаклар, – диде К.

Бу малай тормышта үз юлын дөрес сайламаган дип сүгәр идем дә, хакым бар микән?! Күбесенең үрнәк алырдай ата-анасы, дөрес юлның кайдалыгын төртеп күрсәтүче юлдашы да юк бит. Шул милиция хезмәткәрләре кайчагында тормыш юлын сайлауда ярдәм итсә генә инде.

Илдинә ЯДКӘРОВА

Кырымда ни хәлләр бар?

18 майда халкыбыз милләтенең зур кайгылы көнен искә алды. Кырым татарлары депортациясенә 66 ел тулды. Фикерле яшьләренең дә бу вакыйгага битараф булмавы сизелде – интернет челтәрендә әлеге хәсрәтле датага бәйле сыкрау һәм кызгану белдерүче төрле язмалар, плакат рәвешендә төшерелгән рәсемнәр, яшьләр арасында зур популярлык яулаган “Вконтакте” сайтында аватар һәм статуслар үрчеде. яшьләренең “Фикер” милли-дискуссион клубында да әлеге вакыйгага багышланган кичә үтте. Кичәгә махсус кунак буларак 1944 елда депортацияләнгән Кырым татарларының бер вәкиле – Курсеитова Зарема Мусииновна килде.

– Зарема ханым, Кырымда яшәүче татарларга карата украин халкының мөнәсәбәте нинди?

– Украиннарга караганда, ул җирдә руслар күбрәк. Мөнәсәбәткә килгәндә, төрлечә: сугыштан соң килгәннәре – яхшы мөнәсәбәттә, сугышка кадәр яшәгән халык исә бераз дошманнарча, “понаехали тут!” – ди. Татарлар килде дә тормыш начарланды, имеш.

– Билгеле булганча, Украинада руска лояль булган хөкүмәт урнаша. Кырымга руслашу янамасмы?

– Анда рус теле таралмаган диярлек, бар да украинча. Ләкин руслар күп, ә рус яшьләре украин телен өйрәнергә теләми. Латвиядәге руслар латышларны яратмый, Эстониядә – эстоннарны. Бу бар җирдә шулай. Шуңа күрә руслашу әлеге очракта хөкүмәт эшләре белән тыгыз бәйле дип санамыйм.

Узган ел Кырымда бөтендөнья татар яшьләре корылтае узды. Ул вакытта Симферополь шәһәре янында мәчет төзү хакында сөйләшүләр бара иде. Бүген ул эшләр нинди хәлдә икән?

– Казанда Кол Шәриф мәчетен төзү чорында нинди шау-шу купканын хәтерлисезме? Юнесколарны катнаштырып булса да төзеделәр. Анда да хәлләр шундыйрак дияргә була. Ләкин шул ягы да бар: мәчет куелса, Симферополь – мөселман шәһәре, чиркәү төзелсә, христианлык белән ассоциацияләшәчәк. Шуның белән бәйле кыенлыклар туарга мөмкин.

Милләтне, телне саклап калу өлкәсендә ситуация кайда яхшырак, бездәме, Кырымдамы?

– Әлбәттә, монда. Бүген Шәймиевне сүгүчеләр бар. Бу дөрес түгел, татар милләтен саклап калуга, үстерүгә ул шактый зур өлеш кертте. Кырым татарлары хакында күп кенә мәгълүматны мин Казанга кайткач кына ачыкладым. Татар тарихына, милләтнең язмышына багышланган китапларның күплегенә, төрлелегенә исем китте. Минтимер Шәриповичка һәйкәл куярлык.

Динара ЗИННӘТОВА,

КДУның II курс студенты.

Крылов чикерткәләре

Йөрәгендә миллилек хисе, иманы сүнмәгән һәрбер татар кешесе яз җитүгә халкыбызның бөек шагыйре Тукайны искә төшерми калмый торгандыр. Тукай белән татар халкы язмышы бик охшаш. Татар халкы ил-дәүләтен югалтып төрле кимсетүләргә дучар булса, Тукаебыз балачактан ук әти-әнисез калып, ятимлекнең ачысын-төчесен татып үсә. Шуңа күрәдер, шагыйрь Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кыска гына гомерен дә татар халкының ачы язмышы белән хәсрәт чигеп, милләте өчен янып яши. Аллаһы Тәгалә йөз елга бер һәр халык өчен туры юлга өндәүче, нәсыйхәт кылучыларны җибәреп тора. Һичшиксез, Габдрәхим Утыз Имәни, Ризаэддин Фәхреддинне һәм Габдулла Тукайны гөнаһка баткан татар халкын туры юлга өндәүче итеп Аллаһы Тәгалә җибәргәненә шик-шөбһә юк.

Бүген татар халкының “Әллүки” исеме белән хәтеренә кереп калган җырның махсус төшереп калдырылган куплетларда Тукай:

“Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә

Татар күңеле ниләр сизгәнен:

Мескен булып торган өч йөз елда

Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңеленнән”, –

дип яза “Милли моңнар” исемле шигырендә.

Ни кызганыч, татар халкы бөек улының сүзләренә колак салырга исәпләми. Тәүбәгә килеп, гөнаһлардан арынырга ашыкмый.

1987 елда Тукаебызның 101 еллыгы уңаеннан “Советская Россия” газетасында СССРның данлыклы язучыларының әңгәмәләре басылган иде. Шуларның икесен искә төшерәм.

Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов: “Тукай дөньяда бары тик 27 ел яшәгән. Аның язган әсәрләрен, шигырьләрен укыганнан соң, Тукай 270 ел яшәгәндер дип уйлап куям. Шул кыска гына гомер эчендә, озын гомер кичергән ил агаларына нәсыйхәт булырлык, гыйбрәт алырлык сүзләр иҗат итеп калдырган”.

Ә авар шагыйре Рәсүл Гамзатов: “Минем әти татарча белми иде, мин дә татарча белмим, шуның өчен үземне ярлы сизәм. Мин бәхетле, чөнки татар халкын, Тукайны аңлыйм. Элекке чорларда безнең өйләрдә чыра янып тора иде. халыклар өчен Тукай яктылык сибеп торучы чыра булды”.

Әйе, “Тукаебыз бөек булган”, “Тукай татар халкының сүнмәс йолдызы”, дип сөйләргә яратабыз. Әмма “Тукай бит безгә менә шулай нәсыйхәт иткән”, – дип гыйбрәт алырга уйлаган юк. Көннән-көн, елдан-ел гөнаһлы гамәлләрдә ярышабыз, тәкәбберләнәбез, бер-беребезгә хөсетлек күрсәтәбез.

Татар халкы булып бер теләк, бер максат белән яшәүдән күптән туктады. Бүген уйныйбыз да көләбез, биибез дә җырлыйбыз. Чак кына да әхлак, оят турында, язмышы хакында уйлап карамыйбыз. Крылов мәсәлендәге чикерткә кебек сикерә-сикерә, тилерә-тилерә җырлап, милләтнең җан биргәнен дә сизми калдык.

Тукаебыз әйтмешли:

“Әхлак, вөҗдан, инсафларны

Сөреп чыгардык истән дә;

Бозылдык шулкадәр начар,

Уздырдык без Иблистән дә”.

Кайчандыр чукындырудан качып, гомер иткән урыннарын ташлап китеп, урман, әрәмәлек эчләренә кереп күркәм авыллар корып, мәчет-мәдрәсәләрен аякка бастырган бабаларыбызның варислары булырга тиешле татар халкы диннән, иманнан язып, милләтеннән, теленнән йөз чөереп, “бераз вакыт шатлык табучы исерек” хәленә калды. Чикерткә кебек сикереп-биеп, сәхнәләрдә чинап-чыелдап йөрибез, авылларда мәктәпләр ябылуына да, татар мәгарифе бетерелүгә дә исебез китми. Милләт өчен зур эшләр кылган сыман Тукай бүләгенә чират торабыз.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии