Унты

Унты

Җитмешенче-сиксәненче елларда кышкы аяк киеме – унты модага керде. Дөрес, озакка бармады ул, чөнки аны тектерү өчен җәнлек тиресе кирәк иде. Бу затлы аяк киеме бик дефицит булып, әлбәттә, башлап аны начальство, аларның уллары-кияүләре киде. Телевизордан, кинолардан да күрсәтә башладылар. Унтының туган ягы салкын себер дип фаразларга кирәктер. Анда аның аю тиресеннән тегелгәнен дә киделәр. Безнең якларга да шул себер тирәсендә туган-тумачасы булганнар кайтарткандыр. Бәясе дә шактый булгандыр. Һәрхәлдә, итек яки сапоги бәясе генә түгел. Итектән өстен ягы шунда – аның табаны кирза (бәлки хром ук булгандыр), аяк өлеше дә күннән. Аны күбрәк ир-атлар киде. Шулай да Сарманга бер җыелышка баргач, Минзәләбаш почта бүлекчәсе җитәкчесе Рәсимә аягында күреп, сораштырган да идем. Себер якларында туганнары бар икән, шуннан кайтарткан. Болан тиресеннән иде ул. Бик җыйнак кына, үзенә бик килешеп тора.

Модага кергән мәлләрдә моны башлап аучылар, тиречеләр юнәтте. Безнең районда унты тегәрлек итекче булмаган ахрысы. Аны Әлмәт, Чаллы, хәтта Казаннан ук тирене юллап, тектереп алып кайталар иде. Аучылар рөхсәт кәгазе белән бүре, төлке атып, башта шуларның тиреләреннән тектеләр. Аннары модасы чыга башлагач, эт тиреләре дә хутка китте. Унты тегәр өчен куян тиресе ярамый икән, ул бик чыдамсыз. Урамда уртача гәүдәле, сырты кара полосалы этләр күп иде, менә шуларны ауладылар. Урам этләре кимеде. Кечкенә гәүдәле этләр ярамаган, күрәсең, бераздан авылны шул кыска этләр басты. Унтыны бозау тиресеннән дә тектергәннәр, хәтта кәҗәнекеннән дә тектерүчеләр булган. Үземнең кул астында эшләүче Тәнзиләнең ире Яхшы-Каран якларында урманчы иде. Шул Хәсәншин Җәүдәт киде бу аяк киемен. Эш белән Яхшы-Каранга төшкәч, почтальон өенә чәй эчәргә керү гадәте бар иде. Менә шуларга кергәч, бу аяк киемен кулга тотып карап, хәтта киеп тә карарга насыйп булды. Бүре тиресеннән иде ул. Шактый гына саллы аяк киеме икән. Җепшек көннәрдә дә аякка су үткәрми. Көндезләрен бераз җебетеп алган март айларында да киеп йөреп була. Олтанлы киез итек түгел инде, модный!

Бу аяк киеме модага ничек тиз генә килеп кергән булса, шулай тиз генә юкка да чыкты. Тиз туза торган аяк киеме түгел бит, хәзер аны музейларда, кемнеңдер гаражында, чоланында күрергә була. Әби-бабайларыгыздан сорашып карагыз әле, сезнең гаиләдә дә булгандыр ул унты.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии