- 31.03.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №12 (29 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Шаулап-гөрләп бәйрәмнәр дә үтеп китте, ниһаять! Башта дүрт көн ир-егетләребез бәйрәмен – 23нче февральне билгеләп үттек. Инде Халыкара Хатын-кызлар көне – 8нче март, атна уртасына туры килү сәбәпле, бер генә көн була икән безнең бәйрәм дип уйлаган идек, кем әйтмешли, «тот капчыгыңны!» Теге бер көн бәйрәмне атна буена сузып, ял көннәре белән көчкә төгәлләп куйдык. Әле бит 8нче март минем өчен икеләтә куанычлы, чөнки нәкъ шул көнне туры китереп якты дөньяларга аваз салганмын.
Бәйрәм булгач, котлауларсыз булмый. Төнге сәгать 12 тулып, 8нче март сызыгына чыгуга, телефон бертуктаусыз тек тә тек, тек тә тек! Үзеңнең кешеләргә никадәр кадерле һәм кирәк икәнеңне белүдән дә рәхәте юк икән бу дөньяда. Ул ватсапка открыткаларның, видеокотлауларның ниндиләрен генә җибәрмиләр. Хәтта Рәисебез Рөстәм Нургалиевич белән Президентыбыз Владимир Путинның да «шәхси котлаулары» килеп иреште! Ясап та куялар хәзер интернетта.
Котлау, димәктән, без кечкенә чаклардагы бер кызык хәл искә төште әле. Элек бит кесә телефоннары юк. Өйләрдә дә телефоннар бер-ике йортта гына була торган иде. Без әнинең ерактагы апалары белән сөйләшергә уйласак (хәзер инде мәрхүмә, урыны җәннәттә булсын), өске урамда яшәүче Рәхиләттиләргә менә идек. Әле ул бөтен кешене дә кертми. Йә «телефоным эшләми!» дип, йә башка сәбәп табып кире бора. Белмим, әнине нык хөрмәт иткәндерме, безне бер дә борып чыгарганын хәтерләмим. Кешене һаман мәшәкатьләү дә яхшы түгел бит әле. Шуңа күрә инде телефоннан сөйләшергә җай булмаганда икешәр, өчәр куш бит тутырып хатлар яза идек. Ә инде бәйрәмнәр җитә башласа, открыткаларның төрлесеннән унарлап, егермеләпне аласың да, нәсел-нәсәбеңдә кемнәр бар – бәйрәм белән изге теләкләреңне язып, почта аша юллыйсың. Безнең гаиләдә бу эш миңа йөкләнгән, чөнки минем язуым кечкенәдән матур, хәрефләрем түп-түгәрәк.
Яңа ел бәйрәме иде, ахрысы. Әнинең Тольятти шәһәрендә яшәүче апасы белән җизнәсенә открытка язып утырам. «Кадерле туганнарыбыз Зәкия апа, Җизнәй абый!..» Теләкләр язылырга тиешле өлешкә генә сыймый, адрес яза торган якка да чыгып китә! Матур гына итеп язып бетердем. Әнигә укытам. Әни бермәлне пырх итеп көлеп җибәрде. «Нигә көләсең?» – дим. «Соң, кызым, җизни абыеңның исеме Рәшит бит, Җизнәй түгел!» – ди бу. Мин аны каян белим?! Алар безгә кунакка кайткан саен үзләре: «Бар, апаң белән күреш, бар, җизни абыең белән исәнләш!» – дигәч, мин аның исеме шулайдыр дип белдем ич. Менә сиңа, мә! Исеме Рәшит дип, хәзер генә мин аңа Җизнәй абый дип дәшүдән туктый алмыйм бит инде. Һәм туктамадым да. Җизнәй абый тек, Җизнәй абый!
Аннан тагын бер кызык хәлне языйм әле сезгә. Белмим, каян килгәндер, соңгы елларны бертуган апама түтәй дип эндәшү телемә керде бит. «Түтәй дә түтәй» телемдә. Мин аны ниндидер бер матур сүз итеп хис итәм үземчә. Миңа ияреп абый да апага шулай дәшә башлады. Ә апа бу сүздән бик озак вакытлар күңеле кайтып йөргән икән, безгә генә әйтмәгән. Безнең «түтәй» дип дәшүебез аңа картайту кебек тоелган. Алай да бервакыт әни аша белгертте ул үпкәсен. «И, апа җаным, аны бит мин сиңа яратып кына әйткән идем! Син безнең өчен иң матур, иң яраткан апабыз. Никадәр вакыт шул авыр йөкне күңелеңдә йөрттеңме?!» – дип, гафу үтенми чарам калмады инде. Әйтәләр бит, сүзеңне уйнап әйтсәң дә, мең кат уйлап әйт, диләр!
Менә шулай, бәйрәм котлаулары күңелдәге күптәнге хатирәләрне дә яңартып җибәрде әле. Ә шулай да бәйрәмнәрдә генә түгел, көн дә әйтсәк иде ул матур сүзләрне якын кешеләребезгә. Бер җылы караш та күңел бозларын эретергә сәләтле. Бер җылы сүз дә җаннарда кабат яшәү чаткылары тергезә ала. Ә бүгенге тормышта бу һәммәбез өчен дә иң мөһим нәрсәнең берсе. Онытмасак иде шул хакта!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии