Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ХАЛЫК ӨЧЕНМЕ?
30нчы декабрь көнне «Канун парламент, җәмгыять» тапшыруында хатын-кыз депутат бик матур итеп сөйләп торды: без халык өчен, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлибез, ди. Исләрем китеп утырдым. Чынлап та халык өчен килеп чыга бит инде... Мәсәлән пенсиягә чыгу яшен ирләргә 60тан 65кә, хатын-кызларныкын 55тән 60ка күтәреп куйдылар. 20 сутый җирең бар дип юл акчасын кистеләр. Сугыш чоры балаларына 50 сум булса да, акча бирә алмадылар. Почта таралды. Почтальоннарның хезмәт хаклары аз. Авыллар таралып бетте. Авылда эшләүчеләргә бик кыен. Фермер хуҗалыклары ничек түзәдер. Ягулык майлау материаллары кыйммәтләнде. 50 – 60 сумга җитте. 1 литр ягулык алу өчен 3 – 4 литр сөт сатарга кирәк. Ә депутат күзен дә йоммый мактанып сөйләп тора. Аның хезмәт хакы әйбәт – 200 мең сум дип әйтәләр. Аларга бар ишекләр ачык, льготалары җитәрлек. 
«Татарстан Яңа Гасыр» телевидениесендә «Хәбәрләр»не калдырмый карап барам. Анда «Реальное время» газетасын бик еш телгә алалар. Ул нинди газета икән? Аны белүчеләр юк. Гомумән, яңалыкларын да карамый хәзер кеше. Мин үзем олы кеше буларак аны даими карыйм. Икенче көнне урамда кешеләрдән дә сорашам, шуны карадыгызмы, моны ишеттегезме, дим. Алар: «Юк, аның ние бар. Мәгънәсе юк. Без карамыйбыз», – дип җаваплыйлар.
Менә элек һава торышын аңлап булмый торган итеп әйтәләр иде. Хәзер әйбәтләнде. Егетләр аңлаешлы итеп аңлатып бирә. Аларга бик зур рәхмәт. 
Спектакльләр берүк булмасын, төрләндерсеннән иде. Без бит татарча гына карыйбыз. Игътибар булсын, татар телендәге тапшырулар арттырылсын иде. 
Мөһаҗидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: «Реальное время» басмасы ул интернет газета. Аңа язылып булмый, интернеттан гына укып була.
ПЕНСИЯМ АРТА...
Пенсияләрне ел саен арттыралар иде. 2024нче елда ничек була икән ул? Кайчан, күпмегә артасы? Шул хакта аңлатмассызмы?
Люция апагыз, Чаллы шәһәре
1нче гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларга пенсияләр 7,5 процентка индексланган иде инде. 1нче февральдән федераль ташламалы категорияләр өчен айлык акчалата түләүләр күләме 7,5 процентка артачак. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары, Русия, СССР Геройлары һәм Хезмәт Геройлары, чернобыльчеләр, өченче төркем инвалидлар һәм башкалар керә.
1нче апрельдән социаль пенсия дә 7,5%ка индексацияләнә.
1нче августтан эшләүче пенсионерның пенсиясе 3 баллга чаклы индексацияләнә.
1нче октябрьдән хәрби пенсионерларның акчасы күтәрелә.
Өстәмә автомат рәвештә 80 яшь тулган айга билгеләнә, ә киләсе айда пенсионер исәбенә керә. Ягъни, февральдә пенсионерга 80 яшь тулса, март өчен түләү (ул чынлыкта апрель башында киләчәк) пенсиянең икеләтә база өлеше белән булачак. Гариза бирергә кирәкми.
Түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе, шулай ук социаль пенсия индивидуаль исәпләнә һәм түләүне алучы яшәгән төбәккә бәйле.

ФАЙДАЛАНМАГАН СИМ-КАРТАНЫ НИШЛӘТЕРГӘ? 
Миндә алар берничә. Әле улым яңа телефон алып кайтып бүләк итте, уңайлы тариф, дип номерын да алыштырган. Искесен алып куйды. Кирәге юк, ди. Шунда уйлап куйдым, болай итәргә ярыймы икән? Хәзер алдакчылар күбәйде. Номерым белән әллә ниләр эшләтергә мөмкиннәр бит. Мин дөрес шикләнәмме? Шуны аңлатсагыз иде.
Сәрия МИНХАҖОВА, 
Чистай шәһәре
Кирәге юк, дип ташларга киңәш ителми. Иң элек финанс һәм дәүләт интернет хезмәтләрендә бу иске номерны бетерегез. Кәрәзле оператор, куллануны туктатканнан соң берничә ай узгач, аны сатачак. Һәм кемдер аны кулланып, сезнең шәхси счетларыгызга керә алырга мөмкин. Шуңа күрә теркәлгән бар урыннарда да телефоннарыгызны бетерегез, яисә алыштырыгыз. Моннан тыш, иске SIM-картагыз хисабында акча да калырга мөмкин. Әгәр дә сез хезмәт күрсәтү өчен контрактны туктату турында операторга гариза язмасагыз, сез ул акчаларны югалтачаксыз. Оператор бу SIM-картаны сакларга уйлыйсыз, дип аңлап, хисап балансы нульгә кадәр төшкәнче, аны эш шартларында тоткан өчен хак алачак. Һәм бу бурыч ягына да кереп китәргә мөмкин. Димәк, киләчәктә мәшәкатьләр килеп чыкмасын өчен, SIM-картаны ыргытканчы, бар шартын да үтәргә киңәш итә белгечләр.

БАКЧАНЫ КОТКАРЫП БУЛАМЫ?
«Безнең гәҗит»не көтеп алып укый идек. Айлык булып калуына көендек билгеле. Әмма барын да аңлаттыгыз, нишлисең, почталар шушы хәлгә төште шул. Зарланучылар бик күп. Безнең бистәдә почта бик әйбәт эшли үзе.
Соравым да бар иде. Моңарчы кышлар кыш түгел, дип зарлана идек. Быел ул нәкъ безнең балачактагы кебек. Декабрь – гыйнвар айларында бик каты салкыннар булды. Мондый бураннарны да күптән күрмәгән идек. Бакчаларга зыян килмәдеме икән инде? Агачлар өшемәдеме, дип борчылам. Алмагачларыбыз, грушаларыбыз, чия-сливаларыбыз бар. Зыян килгәнен ничек белергә дә, ничек ярдәм итәргә? Шул хакта язсагыз иде.
Ләйсән, Яшел Үзән районы
Алмагачлар, груша, чия һ.б. куак агачлар җылыдан кинәт салкынга күчкән вакытта зәгыйфьләнергә мөмкин. Монда төп куркыныч «кинәт, кискен» булу. Температураның салмак үзгәреше андый ук куркыныч түгел, чөнки агачлар, кечкенә генә булса да, яңа шартларга яраклаша ала. Ә быел һаваның температурасы бик кискен уйнаклады. Шундый шартларда бакчачылар нәрсә эшләргә тиеш? 
Төп чара – кар тоту хәстәрен күрү. Көннәр җепшеккә киткәндә кәүсәләрнең аскы өлешен кардан чистарткан булсагыз, салкыннар алдыннан карны кире үз урынына өяргә кирәк. Шунысы: кар көпшәк, бозлы кисәкләрсез булырга тиеш. Шулай ук салам яки тукыма япмаларны да ябыгыз. Ул коры булырга тиеш. Бу бигрәк тә яшь агачлар өчен мөһим. 
Җиләк куакларын өстеннән кар күмеп киткән булса (бу карлыган, крыжовник, ирга һәм башкалар өчен бик кирәк), чистарткан булсагыз, кире өегез. Шулай ук кар йомшак, чиста һәм җиңел булырга тиеш. Соңгы бураннар кар катламын тиешенчә өйгәндер. Әмма карарга кирәк, бәлкем җил бер урынга тау ясаса, икенче урында ачыклык барлыкка килгәндер. Мүлчә катламы, тамырлар ачылган булса, боз капласа бозны ваткалап, тигез итеп кар өяргә кирәк. Түбән температуралар әле булыр. Шуңа күрә саклык чараларын күрү мөһим. 
Тагын бер бик нәтиҗәле алым бар, әмма ул бәяле булу аркасында бик кулланылмый. Бакчачылык кибетләрендә таркалучы биопрепарат сополимер сатыла. Аны инструкция буенча суда эретәсе дә һәм җиләк-җимеш агачларының аскы ботакларына сиптергечләр ярдәмендә сиптерәсе. Сополимер агач яки куакка «күлмәк» кидертә. Ботаклар һава үткәрә торган, төссез һәм иссез саклагыч мембрана белән каплана. Мондый саклау, мәсәлән, традицион акшарлаудан күпкә яхшырак. Ә агарту язын кәүсәне кояшта пешүдән, аны кимерүчеләрдән саклый. Әмма кибеттә игътибарлы булыгыз, сополимерны теплицалар өчен тәгаенләнгән сополимер пленкасы белән бутамагыз – аларның функцияләре төрле, пленка өшүдән сакламый.

БАЛАЛАРНЫ АЕРГАННАР
Кызым балалары белән Петербургка барып кайтты. Каникулларында экскурсия бүләк итәсе иде үзенчә. Әмма самолетта аларны аерым утыртканнар. Сатып алганда билетлар урынсыз булган, ә самолетта бутап бетергәннәр. Кызым оршышып та караган, берни хәл итә алмаган. 
Җәмилә. Казан шәһәре
Җәмилә ханым кайсы авиакомпания самолеты икәнен әйтә алмады. Мөгаен бу «Победа» ширкәте эшедер. Дөрестән дә бу ширкәт рейсларына билетлар арзан, әмма алар пассажирларны эткәләп, төрткәләп, мең төрле мәшәкатьләр, аңлашылмаган шартлар куеп төрле штрафлар, өстәмә түләүләр белән талкыйлар. Шул ук урын мәсьәләсендә дә. Туганнарны махсус аерым утырталар да, янәшә утыру өчен өстәмә хак каералар. Минем үземнең дә «Победа» белән очканым бар һәм аларның арзанлы билетларына алданасы түгел икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Пассажирларга караш, ниндидер эт типкесендәге кешеләргә караган кебек. Судлашучылар күп бу авиакомпания белән, интернетта пассажирларның үз хакларын уңышлы хаклаганга мисаллар да җитәрлек. Әмма кем генә Мәскәүгә барып (чөнки суд бары тик шикаять ителгән зат ягында гына үтә), мине кыерсыттылар, дип даулап йөри ала. Матди-физик мөмкинлекләр юк. Ләкин килеп чыгарга мөмкин булган мәшәкатьләрне алдан ук барлап, кануннар белән коралланып барсаң, хагыңны хаклап була. Сезнең очракта да мәсәлән. Русия Транспорт министрлыгы кагыйдәләре буенча, 2 яшькә кадәрге балалар һәм 12 яшькә кадәрге инвалид балалар гына өлкән пассажир белән озатыла ала иде моңарчы, – дип аңлата «Халык фронты. Аналитика» проекты белгече, юрист Роман Чикун «АиФ»ка. – Ләкин хәзер, прокурор тикшеренүе нәтиҗәсендә, пассажирлар йөртү буенча авиакомпания кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Алар бер стандартка китерелә, ягъни очыш вакытында ата-аналар һәм балигъ булмаган балаларны аерырга рөхсәт ителми. Шушы кагыйдәне тәкрарлап, үз сүзегездә торырга гына кирәк. Әгәр көч кулланалар, яисә рейстан төшереп калдыру белән яныйлар икән, бу законга каршы килә. Әлбәттә, әңгәмәне, бәхәсне телефонга яздырып та алырга кирәк.
***
Соңгы көннәрдә укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Узган елларда сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә аралаштык. Хәзер газетабызның чыгуы айга бер булганлыктан, турыдан туры элемтәне һәр айның беренче чәршәмбесендә иртәнге уннан көндезге бер сәгатькә кадәр кабул итәбез. Ләкин сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне без һәрвакыт кабул итәргә әзер. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53. Ватсапка да язарга мөмкин. 
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии