«Давыл хәбәрчесе»нең шомлы тавышы

«Давыл хәбәрчесе»нең шомлы тавышы

Кремльнең төп рупорларының берсе булган В. Жириновский үзенең «стратегик план»нары белән киң җәмәгатьчелекне даими таныштырып тора. Дөресен генә әйткәндә, ул планнар күптән билгеле инде безгә. Һәм алар акрын гына тормышка да ашырыла бара. Без башта аның сөйләшүләрен чынга алмыйча, аның үзенә клоун итеп кенә карый идек. Урыс әйтмешли, «а зря». Ә бит Русиядә барган яңалыклар, үзгәрешләр ул әйткәнчә эшләнә. Димәк, аның артында дилбегәне нык тоткан кукловодлар утыра. Соңгы вакытта аның авызыннан чыккан сүзләр куркыныч төсмер ала башлады. Менә ул көзен үк РФ Конституциясен үзгәртергә, яңабаштан язарга чакырды. Булган Законнар Җыентыгын санга сукмыйча, төрле әшәке гамәлләр кылып яткан шовинист бәндәләргә рәхәтләнеп үз фикерләрен алга сөреп, алар теләгәнчә үзгәртү мөмкинчелегенә «яшел ут» ачыла. Әле яшәп килгән «многонациональная страна» дигән терминны ул «русский народ и другие народы России» дигәнгә алыштырырга тәкъдим итә. Республика атамаларын юкка чыгарып, губерналар ясамакчы. Татарстан Президенты исеме дә Р. Миңнеханов вазыйфасыннан китүгә юкка чыгарылыр, мөгаен. Инде аның законы күптән чыкты бит, гәрчә ул РФ Конституциясенә каршы килеп эшләнсә дә. Эт корсагына сары май ярамый, дигәндәй, заманында мин эшләгән ООО «Таттрансгаз» оешмасының исеме дә мәскәүләрнең саруын кайната башлагач, яңа атама уйлап таптылар. Хәзер инде ул «Газпромтрансгаз Казань» дип атала. Аларга иң мөһиме: монда татар дигән сүз булмаска тиеш. Кайбер акыллыбашлар Татарстан исемен бетереп, «Казанстан» дип үзгәртергә өнди. Татар сүзе аларның күзенә кадалган арпа кылчыгы кебек бит. Ә Казанстан атамасы, гомумиләштерелеп, шәһәр атамасы гына булып калачак. Казанда кем генә яшәми, анда күпчелек халыкны татарлар тәшкил иткәнне беркем дә белмәячәк.

Дәүләт Думасындагы гомерлек депутат Г. Зюганов либераль-демократлар турында: «Нельзя усидеть на двух стульях – на народно-патриотическом и либерально-церэушном», – дип, бик тә эшлекле кыяфәт чыгарып, интервьюлар биреп утыра. Аның үзенә дә җавап бик тиз килеп ирешә: «Да запросто: коммунисты же ухитряются сидеть одновременно на марксистко-ленинском и религиозно-православном». Менә алар шулай халык алдында икейөзләнеп, бер-берсен гаепләп утыралар, ә чынында алар барысы да бер казанда кайнаучылар. Берсеннән бер өмет көтәргә юк. Ил эчендә булган чынбарлыкны халыктан яшерер өчен ни генә кыланмыйлар. Русия икътисады артка тәгәрәвен дәвам итә. Русия Дәүләт Думасының яртысыннан артыгы артистлар, спортчылар, ә калган яртысын юристлар-силовиклар тәшкил итә. Ни хөкүмәттә, ни Думада көчле икътисад белгечләре күренми. Ничә айлар буе Себер урманнары янды, ничә төбәкне берөзлексез су баса, нинди фаҗига бит бу! Аның барысы да халык җилкәсенә төшә. Губернаторлар утны сүндерү ягында түгел, имеш, икътисади яктан файдасы юк. Менә сиңа, мә, дияргә генә кала инде монда.

Су басудан зыян күргән халык тиешле акчасын ала алмый. Зыян күрүчеләргә – 10 мең, йорты бөтенләй янучыларга 100 мең сумны Путин килгәч кенә бирә башладылар. Уйлап карагыз, җәмәгать! Ул 10 мең, 100 мең сумга хәзерге заманда нәрсә алып була? Әле бит анысын да ала алмаучылар күп икән. Шул ук вакытта урманнар урлап киселеп, чит илгә сатылып ята. Ә янгын барысын да томалый, «списать» итә. Алар өчен «тушить пожар экономически не выгодно» инде, билгеле. Бу бит коточкыч хәл, акча дип, Ватанны саталар. Себер елгаларының ярларын ныгытырга дип бирелгән акча, төзү материаллары урланып беткән. Шәһәр урамыннан җыелган чүп-чарны таптатып тыгызлап, туфрак белән дамба өйгәннәр имеш. Шушы хәлләрне күрсәтеп, сөйләп, язып торалар, ә чара күрелми. Вертикаль властька корылган системаның яхшыга алып бармасы соңгы вакытта бигрәк нык сизелә башлады. Тайгадагы янгыннарны сүндерергә техника, ягулык җитешми, су басудан зыян күрүчеләргә түләргә акча юк… Ә менә парад үткәрергә, төрле шоу-тамашалар оештырырга акча да, теләк тә бар. Ялтырый, мактана беләбез анысы. Ләкин кем өчен бу «пир во время чумы»?

Узган гасырның утызынчы елларында бик популяр булган: «Дошманны бүрек белән бәреп егабыз, үз илендә тукмыйбыз» дигән шигарьнең ахыры нәрсә булып бетте соң? СССР канкойгыч сугыш сазлыгына кереп батты. 50 миллион халкын югалтты, илнең көнбатыш өлкәләре яндырылды, җимерелде. «Шундый хәлләр кабатланмасын өчен нәрсәләр эшләргә уйлыйсыз соң?» – дип сорасаң, аларның җавап бар. «Бездә бар да яхшы, икътисад үсештә, уртача хезмәт хаклары ел саен күтәрелә, хәерчеләр саны 40 миллионнан 20 миллионга кадәр кимеде». Ләкин бит безне капчыкта яшереп торып булмаган кебек, дөреслекне дә халыктан озак яшереп тора алмыйсың. Чөнки халык барлык үзгәрешләрне дә үз җилкәсендә татый, үз башыннан үткәрә.

Икътисад өлкәсендә җиң сызганып эшлисе урынга, бу «господиннар»га Конституцияне алыштырырга кирәк. Чөнки аның кайбер маддәләре аларга мәкерле планнарын тормышка ашырырга киртә булып тора. В. Жириновскийның бу сүзләрен чираттагы саташуы дип әйтер идең, юк бит, бу сүзләрне ул гына яңгыратмый икән ләбаса.

Дәүләт Думасы парламенты рәисе В. Володин да бу сүзләрне кабатлады. Димәк, бу мәсьәлә күптәннән хәл ителгән. Хәзер акрынлап халыкны көйләргә, җайларга гына кирәк. «РФ Конституциясен алыштыру белән тагын бер проблема җайланачак», – дип фаразлый кайбер сәясәтчеләр. Президент вәкаләтләрен киметеп, дәүләт белән идарә итүнең башкачарак ысулын кулланачаклар. Мәсәлән, Казахстан вариантын яки Германия, Англиядәге кебек, премьер-министр, канцлер… Чөнки хәзерге президентның соңгы срогы, ә властьта калырга кирәк. Һәр режим үзенә җайлы, җылы урын хәзерләп, тарихны үзгәртергә тырышса да, тарихи сабаклар безнең аңыбызда, күз алдыбызда бит. Йөз ел элек тә патша хакимияте халыкны санга сукмыйча, аны ишетергә теләмәгән. Ә нәтиҗәсе күз алдында. Башта – патша, аннары совет империясе таралып юкка чыкты. Хәзерге Русия империясен нинди язмыш сагалап торганы бер Раббыбызга гына билгеле. Ләкин уңай якка үзгәреш булмаганын без дә яхшы күреп торабыз. Тукайча: «Җил җыламый, ач үлемнең куркытуыннан ил җылый», – дип әйтергә вакыт җитәме инде әллә? Аллам сакласын. Раббым, шул көннәрне күрсәтмәсәң иде.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Редакциядән: даими авторыбызның бу язмасы редакциягә узган елның октябрендә үк кабул ителгән иде, урын җитмәү сәбәпле вакытында чыга алмады. Күргәнегезчә, авторыбыз ярты ел элек үк дөрес фаразлаган: бүген азарт белән Конституциябезне үзгәртәбез.

Комментарии