- 31.01.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №5 (1 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ҮЗЕБЕЗНЕҢ ҖЫРЧЫ!
22нче гыйнвар көнне телевизордан Арча районында туып үскән якташыбыз Гөлзадә Сафиуллинаның концертын карадык. Менә бу чын, без теләгән, йөрәккә ятышлы концерт ичмасам! Венера Ганиеваның кыланышлары бер читтә торсын! Гөлзадәгә зур рәхмәт! Таза-сау, озын гомерле булсын.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Казан шәһәре
ШТРАФНЫ ТҮЛӘРГӘМЕ?
Күптән түгел бер газетада: «Татарстан Югары мәхкәмәсе машиналарны чирәмгә куйган өчен салынган штрафларны канунсыз дип тапкан. Ул штрафларны суд аша кире кайтарырга мөмкин, ди йөртүчеләр берлегенең Татарстан бүлекчәсе вәкиле Рамил Хәйруллин», – дигән хәбәр басылды. Моны телевизордан да әйттеләр. Безгә машинаны газонга куйган өчен 3000 сум штраф килгән иде. Шушы хәбәрне ишеткәч, түләмәсәк тә ярый, дип аңлап, түләми калдырдык. Беркөнне тагын бер кәгазь килгән. «Штрафыгызны түләр өчен бер атна вакыт, шул вакыт эчендә түләмәсәгез, 5000 сум булачак», – диелгән. Суд приставларына бардык, алар да, түләргә кирәк, ди. Ул штрафны башта түләп, аннары кире суд аша кайтарып йөргәнче, бөтенләй түләми калдырырга гына ярамыймы икән соң?
Фәния апагыз,
Бөгелмә шәһәре
Иң элек укучыбыз газетада укыган һәм телевизордан ишеткән хәбәргә ачыклык кертик әле. «Канун буенча, чирәм җиргә машина кую тыела. Шуңа күрә «тимер ат»ны газонга куйган өчен штраф салуны бөтенләй бетерү турында сүз дә була алмый! Дөрес аңлагыз: Югары суд әлеге төр кагыйдә бозуны теркәү ысулын һәм штрафның күләмен генә канунсыз дип тапты. «РФнең Административ хокук бозулар турындагы Кодексы» нигезендә, парковка кагыйдәләрен бозучыларга 500 сумлык штраф салынырга тиеш, ә «ТРның Административ хокук бозулар турындагы Кодексы» шушы ук гамәл өчен физик затларга – 2-3 мең, ә юридик затларга 500 меңгә кадәр штраф салуны күздә тота иде. Югары суд менә шушыны канунсыз дип таныды. Ә икенчесе: моңарчы машинаны дөрес урынга куймаган өчен беркетмәне Административ-техник инспекция чиновниклары төзи иде. Ә закон буенча бу эшне хокук сакчылары эшләргә тиеш. Ягъни ЮХИДИ инспекторы яки участок полицейские башта тиешсез урынга куелган машинаны үз күзләре белән күрергә, фотога төшерергә, аннан соң гына беркетмә төзергә тиеш була. Шәһәр хакимияте Югары судның әлеге карарын шикаять итмәсә, ул февраль уртасында гамәлгә керәчәк», – дип аңлатты машина йөртүчеләр федерациясенең Татарстан буенча вәкиле Рамил Хәйруллин. Ә инде укучыбызның соравына килгәндә, кызганыч ки, безнең илдә системасы шундый шул: башта штрафны барып түләргә кирәк (пенялар өстәлмәсен өчен моны мөмкин кадәр тизрәк эшләү зарур), аннан соң бөтен булган квитанцияләрне җыеп, судка мөрәҗәгать итәсе һәм түләнгән акчаны кайтару артыннан йөрисе.
КИТАП КИРӘК!
«Әбугалисина» китабын кайдан табарга була икән? Китап кибетләрендә очратканым юк. Булса, сатып алыр идем, шул китапны үземдә булдырасым килә!
РӘМЗИЯ
Татарстан китап нәшриятына шалтыратып белештек: Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әсәре Бауман урамында урнашкан кибеттә дә (Бауман ур, 19), Декабристлар, 2 адресы буенча урнашкан «Идел-Пресс» бинасындагы кибеттә дә бар. Бәясе – 160 сум, диделәр. Белешмәләр өчен Бауман урамындагы кибетнең телефон номеры – (843) 294-70-50; «Идел-Пресс» бинасындагы кибетнеке – (843) 519-45-13.
ӘГӘР БӘРЕП ҮТЕРСӘҢ…
Район газетасында күптән түгел мондый хәбәр басылды: «Бер авылда өч яшь ир-ат ялгыз яшәгән инвалид картның тәрәзәсен ватып, өенә керәләр. Акча таләп итеп, картны бик каты кыйныйлар, янында булган 800 сум акчасын алып чыгып китәләр». Авылларда хәзер ялгыз карт-коры бик күп. Әгәр дә мин, мәсәлән, тәрәзәмнән бер кеше килеп кергәнен күреп, бар көчемне җыеп, шул кешене бәреп үтерсәм яки аңа тән җәрәхәте ясасам, миңа нинди хөкем була икән? Ул бит минем тәрәзәдән минем өйгә кереп бара! Бөтен карт һәм карчыклар исеменнән бирәм бу соравымны.
Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА,
Спас районы, Ямбакты авылы
Беренче карашка елмаеп кабул итә торган булса да, укучыбыз бик кирәкле сорау белән мөрәҗәгать итте. Рөхсәтсез-нисез өеңә кереп баручының (өстәвенә, ишектән дә түгел бит әле, тәрәзәдән!) юньле ният белән йөрүе шикле. Андый очракта: «Болай эшләсәм, миңа нинди җәза булыр икән», – дип уйлап торып булмый, билгеле. Шулай да законны белеп тору комачауламас. Флера апа әйтмешли, йорт хуҗасы «бандит»ка каршылык күрсәтсә, моны үз-үзеңне саклау чарасы («самооборона») дип кабул итәргә кирәк. РФ Җинаять кодексының 37нче маддәсе бик тәфсилле аңлатма бирә аңа. Тәрәзәдән кереп килүче кеше кисәк һөҗүм итсә (яки төнлә керсә), йорт хуҗасы үз-үзен белештермичә аңа берәр җәрәхәт ясарга мөмкин. Суд практикасы күрсәткәнчә, мондый очракта аңа җәза бирелми диярлек. Ә инде үз-үзеңне белештермичә теге кешене үтерсәң, Җинаять кодексының 107нче маддәсе буенча, өч елга кадәр төрмә янарга мөмкин.
Шулай ук тәрәзәдән кергән кеше сезне бик каты кыйный, буа, корал күрсәтеп яный башласа да, җәзадан курыкмыйча үз-үзеңне саклау чараларын күрергә була. Андый очракта судта: «Менә ул миңа мондый яра ясады, шуңа күрә мин аңа ташландым», – дип гаепсезлегеңне дәлилли аласың. Тик бөтен кешенең дә үзен кыйнатып торасы килми шул. Законның шушы ук маддәсендә язылганча, саклану чараларын чаманы белеп кенә кулланырга кирәк. Әйтик, тәрәзәдән кергән кеше сезнең өйгә ялгышып кына аяк баскан, ди, ә сез аны үтергәнче яралыйсыз – бу очракта, закон буенча, сезне хөкем итәчәкләр. Никадәр генә сәер тоелмасын, тик суд практикасы шуны күрсәтә. Күптән түгел шуңа охшаш бер хәл дә булды: үз өенә кереп, кызын көчли башлаганнарын күргән ата кеше наркоман егеткә сугып җибәрде, анысы шул сугудан үлеп китте. Шушы ата кешене төрмәгә утыртырга дигән карар чыгарганнар иде. Югыйсә, саклану чарасы гына күргән бит. Шуңа күрә тикшерүче яки судьяның законны ничек итеп боргалауларыннан да тора әле.
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ ИСЕМЕН НИЧЕК АЛЫРГА?
Минем ирем, эшендә җәрәхәт алып, хезмәт инвалиды булган иде. Моңа бер 20 ел тирәсе бар инде. Андый кешеләргә нинди ташламалар бар икән? Үзебез сорарга оялабыз, сорамагач, килеп әйтүче дә юк.
Тагын бер соравым бар. Хезмәт ветераны статусын алу өчен ничә ел стаж булуы кирәк икән? Минем ирем 30 ел бер үк системада – «Татнефть»тә эшләде. Бу исем аңа да тиеш түгелме?
Гөлия УСМАНОВА,
Азнакай районы
Укучыбызның сорауларына Азнакай районы социаль яклау бүлеге консультанты Айгөл Шәвәлиева җавап бирде. «Хезмәт инвалидларына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама ясала. 20 ел элек үк инвалид белешмәсе бирелгән икән, бу ташлама сезгә килеп бара инде. Ачыклык кертеп бетерү өчен социаль яклау бүлегенә килеп чыгыгыз», – дип аңлатты ул беренче мәсьәләне.
Икенче сорауга мондый җавап алдык: «Бүген Хезмәт ветераны статусын алу өчен төп ике шартның үтәлүе кирәк. Беренчесе – эш стажы. Хатын-кызлар өчен кимендә – 20, ә ир-атлар өчен 25 ел ул. Икенче шарт – Русия Федерациясе башкарма хакимиятенең дәүләт органнары тарафыннан бирелгән бүләкләр булуы. Башка төрле әйткәндә, Хезмәт ветераны исеменә дәгъва кылучының Русия Федерациясе министрлыкларыннан алынган рәхмәт һәм мактау кәгазьләре булуы зарур. «Татнефть» – ул акционерлык җәмгыяте, РФнең Ягулык һәм энергетика министрлыгына карый. Димәк, шушы министрлыктан алынган бүләкләре булса гына Хезмәт ветераны статусы бирә алабыз. Кызганыч, тик «Татнефть», шәһәр яки республика бүләкләре генә бу исемне алу өчен җитми».
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии