- 30.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №52 (30 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Әйтер сүзем бар
Түбән Каманың китапханәләр челтәрендә милли китапханә дә эшли. Үзем өчен аның аерым бинада булуы бик уңайлы. Анда мөлаем, гозерне үтәргә тырышучы китапханәчеләр эшли. Сүземне шушы урында туктатып, аны башка юнәлешкә борам. Сәбәбен аңларсыз.
“Безнең гәҗит”не өйгә алдырмыйм. Һәр атнаның чәршәмбесендә яки пәнҗешәмбесендә үзем эшләгән зур предприятиенең икенче сәнәгать зонасындагы “проходное”нда урнашкан газета-журналлар сату ноктасыннан алам. Сүз дә юк, өйгә килсә әйбәтрәк булыр иде, тик почта тартмасыннан газеталарның югалган очраклары да булгалый. Аннан соң сатучы хатын белән шулкадәр бер-беребезгә ияләштек, ниндидер сәбәп белән газета алырга килми калсам, ул-бу хәл булмады микән дип кайгыра ук башлый икән. Ә бит без бер-беребезгә исем белән дә дәшмибез, чөнки белмибез. Хикмәт исемдәмени?! Бер-береңне ихтирам итүгә, очрашканда хәл-әхвәл сорашуга ни җитә?
Ишектән керүемне күрүгә, ул миңа газетаны әзерләп куя. Соңгы керүемдә сүз арасында: “Киләсе ел өчен өйгә язылырга уйлап торам әле”, – дим. Апамның сөмсере коелды. “Юкка чыкмагыз инде. Газета-журнал алучыларга шулкадәр ияләшәсең икән, берәрсе күпмедер вакыт күренми торса, эч поша башлый. Югалмагыз, үземнән генә алыгыз. Миңа да татарча газеталар сату күңелле. “Безнең гәҗит”не яратып алалар. Үзем дә укып барам”, – ди. Шулай бервакыт аның газета укып торган чагына туры килдем. “Сезгә дип калдырдым. Менә монысын укыгыз, яме”, – дип, минем язмага төртеп күрсәтә. “Ярар, укырмын”, – дию белән чикләндем.
Үзем дә укыдым, башкаларга да бирдем. Гомумән, газета саннарын саклый алмыйм. Шуңа да үз язмаларымның кайсы санда чыгуын да белмим. Алуга үзем укыйм да икенче көнне эшкә алып киләм. Күрше бүлмәдә эшләүче татар хатыны кереп ала, аннан соң башкасы. Шулай юкка чыга ул. Юк, жәлләмим, укысыннар. Һәркемнең дә өенә яздырып алырга мөмкинлеге дә юктыр. Тик кайчакта үземә дә кирәге чыгып куя икән. Менә шундый вакытта бердәнбер юл – китапханә. Ләкин, ни хикмәт, телгә алынган милли китапханәгә быелның икенче яртысы өчен “Безнең гәҗит”не яздырмаганнар. Гаҗәп хәл: милли китапханә милли басма алмый. Хәер, илдә бит икътисадый кризис, акча җитмидер. Аннан соң “БГ”ның сәяси темаларны яктыртуы, һәр нәрсәне үз исеме белән атавы да кемнәргәдер ошап бетмидер. Ни генә булмасын, факт факт булып кала.
Эшем шундый: кешеләр белән аралашырга туры килә. Төрлесе очрый. Бүгенге белән яшәүчеләр дә, алдагысын кайгыртучылар да, ун-унбиш еллап концерт-театрларга йөрү түгел, шәһәрнең татар театры бинасы кайсы урамда урнашуын белмәүчеләр дә бар. Гадәткә кергән, сүз уңаеннан әңгәмәдәшемнең телевидениедән кайсы каналны каравы, нинди газеталар укуы белән дә кызыксынам. Берәү, мәсәлән, журналистларны “хөкүмәт ялагайлары” дип атады. Хатын-кызлар арасында гыйбрәтле язмаларны укучылар күп. Сәясәт турында сүз кузгатсаң, “туйган шул депутатлардан, алдаудан башлары чыкмый”, “халык өчен берни эшләмиләр”, “күз буяу белән шөгыльләнәләр” дип үпкә-нәфрәт белдерүчеләр дә бар. “Нишлисең, һәркемнең үз карашы, җан азыгы дигәндәй. Мин, мәсәлән, спорт турындагы материалларны укырга яратмыйм. Аңа карап газета укымый тормыйм”, – дим андыйларга. Аннан өстәп куям: “Сез аны укымагыз, ә укып карагыз”. Ә бит шуның файдасы бар.
Редакция коллективын якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм. Каләмегез очыннан тамучы кара һәрвакыт дөреслекне яктырткан сүзләр генә язсын.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА
Рәсемдә: укытучыларның белемен күтәрү институтында “БГ” редакциясе белән еш очрашалар. Очрашудан соң бар да газета белән кызыксына башлый.
Галия Пүттәр коткарыр
Татар теле бетә дибез, әмма лаф орудан башка берни эшли алганыбыз юк шикелле. Түрәләрне майлап язган матбугат чаралары бер-бер артлы басылып килә, әби-бабайлар һәм урта яшьтәгеләр генә укырлык китаплар языла. Бер караганда, матур күренеш, эч пошар өчен нигез юк. Ә яшьләр белән хәлләр ничек?! Татфак белән журфакта укучылардан башка, тышына татарча язылган китапка (кулга алу да түгел әле) күзе төшкән яшьләр бармы соң? Рәхмәт төшкере, һәвәскәр язучыларны үсендерү юнәлешендә иҗади конкурс-фестивальләр үткәрелә. Ә “гади” татар баласы нәрсәгә кызыгырга тиеш, аның өчен татар телен нинди бал вә май белән сыларга кирәк икән?
Мәктәптә телне өйрәнәбез, ди. Синтаксис, морфология, сүз төзелешләреннән дә башка “кухня теле”ннән котылырга була ул. Ни дисәң дә, сөйләмгә зур басым ясарга кирәк. Ә бездә ничек бит: укытучы тирләп-пешеп программа куа, өй эшен тикшерергә бөтенләй вакыт юк. Хәл, шарт фигыль, аныклагычлар бер колакка керергә өлгермичә икенчесеннән чыгып оча.
Милли эшләр буенча директор урынбасары өстәленә чираттагы боерык төшкәч, мин “ә” дигәнче килеп җитәм. Бу юлы Чаллы педагогика институты оештырган олимпиадада, аннан соң конференциядә катнашырга куштылар. Игәү аты булып бетәбез бит инде. Күп зарланып тормадым, беренче тапкыр педагогика институтын күреп кайтырга менә дигән сәбәп ич.
Оештыручылар татар мәктәпләрендә укучыларны гына көтсә дә, без, рус мәктәпләре, күп сорап тормадык, ишек шакымыйча кердек. Көтелгән 40 укучы урынына 71 килде. Оештыручылар аптырашта иде. Бер партада икешәрләп утырдык, икебезгә бер бирем. Уйлап карасаң, бу бит олимпиадада катгый тыелган! Әй, рәхәтләндек чыркылдашып, көлешеп. Алтмышка якын биремне башкаруга нибары 1,5 сәгать бирелде. Сораулар татар мәктәбе программасын күздә тотып төзелгәнгә, рус мәктәбендәгеләр авызларын ачып утыргандыр инде.
Оештыручылар арасында таныш йөзләр очрады. Шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән җырчы Дания Сибгатуллина биредә эшли икән. Әнвәр Шәрипов исә – татар теле факультетында доктор дәрәҗәсенә ирешкән бердәнбер кеше.
Татфакның 1нче курс студентлары күрсәткән концерттан соң шунда ук нәтиҗәләрне яңгыраттылар. Кайбер югары уку йортлары олимпиада-конференция оештырып, югары сыйныф укучыларын тегеләй-болай боргалап үзләренә укырга чакырса, безнең күзгә төтен җибәреп маташмадылар. Телдән юлланган үгетләүләрдән соң оештыручылар: “Йә, кемнең инде безгә килергә теләге туды?” – дип сорагач, ике кыз солдат сыман торып басты. Әмма барысы да без уйлаганча җиңел түгел икән шул. Татфакка керү өчен, БДИны рус әдәбиятыннан тапшыру шарт.
Мәгариф өлкәсендәге гарип реформаларны тормышка ашыруны кайчан туктатырлар соң инде?! Шуның аркасында укучылар читлектә бәргәләнгән җәнлек сыман кая керергә белмичә аптырап йөри. Соңыннан “кая керсәм дә ярый” дигән принцип барлыкка килә. Болар алга таба җәмгыятькә файда китерә алырмы соң?
Яшьләрне татар әдәбиятына, теленә тарту өчен нинди дә булса кызыктыру чараларын үзебез уйлап таба алмасак, гафу итегез, плагиатка мөрәҗәгать итәсе кала. “Гарри Поттер”ны бөтен дөнья йотлыгып укый, үзем дә соңгы иң калын өлешен (640 бит) өч көндә сөреп чыктым. Анда уйландыра, фәлсәфә диңгезенә чумыра торган әйбер юк та кебек. Мине кайсы ягы белән ымсындыра алган икән, һаман шуны ачыклый алмыйм. Һәр чорның үз традициясе, үз язучылары булган. Үзәктә бер үк проблема торса да, язу алымнары алышынган, чорга яраклаша алганнар.
Миңа калса, XXI гасыр татар әдәбияты эзләнүдә. Кемнәрдер: “Гасыр башы бит, вакыт бар әле”, – дияр. Ләкин вакыт хәзер шулкадәр тиз ага: кичә язган әйбер берсекөнгә искелек калдыгы булырга мөмкин. Заман белән бергә атлаучылар, хәтта аннан уздыручылар гына уңышлы әсәр яза алыр ул. Киләчәккә якты өмет белән карарга кирәк. Инглизләрдә – Гарри Поттер, русларда – Таня Гроттер, ә татарларда берәр нинди Галия Пүттәр калкып чыгар инде.
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Матбугатка ышаныч бармы?
Бүгенге матбугатка ышанып буламы? Берничә газетаны укып, бер үк төрле фактларны чагыштырсаң, һич икеләнми, “юк” дип әйтергә була. Менә республикабызда шактый гына тиражы булган, июль аенда чыккан бер газетада түбәндәге юллар язылган: “Илдә җитештерү түбән тәгәрәү белән бергә туучылар саны да кими башлаган. РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча инде өченче ай рәттән балалар туу кими дә кими. Шулай итеп, кризис нәкъ тугыз айдан соң халык үрчүгә дә китереп сукты”. Шулай ук язма ахырында: “Аптекалар статистикасы күрсәткәнчә, соңгы вакытта халык балага узудан саклый торган даруларны күбрәк сатып ала башлаган”, – диелгән. Ә шул ук көннәрдә чыккан икенче газетада мондыйрак сүзләр: “Кризис кавышырга теләүче гашыйклар хисен суыта алмаган. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, быелның беренче 6 аенда республикада 10900, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 223 күбрәк никах теркәлгән…
…Республикада, кризиска карамастан, бәбиләр дә күп туа. Елның беренче яртысында 22 539 сабый дөньяга аваз салган, бу 2008 елның шул чоры белән чагыштырганда, 7,5%ка артыграк. Чаллыда туучылар саны аеруча күп: биредә бу күрсәткеч 14%ка арткан. Казан Чаллыдан 2%ка калыша”.
Менә бу газеталарның кайсысына ышанырга инде? Ә без, газета укучылар, тикшерелмичә басылган бу хәбәрләрне дөрес дип кабул итәбез.
Журналистлар, сезнең профессиональлегегездә шигем юк. Шулай да игътибарлырак булып, чынбарлыкка туры килә торган фактларны бирсәгез иде.
Рәсим ХАҖИЕВ
Үз йөзегезне югалтмагыз!
Бик авыр заманда яшибез. Моны үз башына төшкәннәр генә аңлый. Шундый чакта да үз йөзеңне югалтмыйча, кыю фикерләрне әледән-әле укучыга җиткезү – газета өчен үзе үк зур батырлык.
Мин бик күп газета-журнал алдыра идем: “Идел”, “Сөембикә”, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан хәбәрләре”, “Татарстан яшьләре”, “Юлдаш” һәм соңгы елларда “Безнең гәҗит”.
Бүген бары тик “БГ” белән “ТЯ”га гына язылам. Бу, бердән, матди якка бәйле булса, икенчедән, татар басмалары үз йөзен югалта бара яки бер-берсен кабатлыйлар. Президент белән хөкүмәткә мәдхия җырлыйлар. Риман Гыйлемханов белән Флюра Низамова юка чыккач күңелсез калды. Ә “БГ” һәрчак халыкчан, кыю фикерле булып кала бирә. Үзем дә еш кына Коръән ашларында “БГ”дагы язмалар белән таныштырам. Андый мәҗлесләрдә матбугат турында фикер алышулар еш була. Чөнки халык бертөрлелектән ялыкты.
“БГ” турында сүз чыкса, халык Илфат Фәйзрахманов кабат телевидениегә кайтмый микән дип тә кызыксына. “Әйбәт гайбәт”не сагынып искә алабыз. Чөнки татар телевидениесен күпме генә мактасалар да, ул юкка чыгып бара. “Җырлыйк әле!” һәм “Татарлар” тапшыруларыннан башка карарлык нәрсә калмады. Элек “Әйбәт гайбәт”, “Мәдәният дөньясында”, я татарча спектакль була иде. Хәзер “Мәдәният дөньясында” да кызыксыз, гәпләшү, спектакльләр күрсәтелми. Русны ачсаң да, татарны ачсаң да сериал. Ә аларда үбешү дә кочышу яки өч тиенлек җырлар җырлатып (“Кәеф ничек?”не күздә тотуым), бер-берсен мактау бара. Гомумән, “Хәбәрләр” тапшыруына хәтле үз йөзен югалта кебек.
Азат МИРЗАМӘХМҮДОВ.
Актаныш районы, Иске Байсар авылы.
Гәҗитемә
Ничә тапкыр кулга каләм алып,
Кире куйдым, яза алмадым.
Сезнең хатны алгач күңел тулды,
Кабат сезгә яза башладым.
Алты ел аз түгел, кыю булып кал,
Мөстәкыйльлегеңне ташлама.
Миннән башка, яраткан гәҗитем,
Ел башларын, берүк, башлама.
Рәхмәт сезгә бездәй гадиләрнең
Күңелләрен күрә белгәнгә.
Әби, апа, бабайларың
Бергә булсын, берүк, үзгәрмә.
Роза ӘБЛИЕВА.
Казан шәһәре.
Комментарии