Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ДЕПУТАТЛАР ЯРДӘМ ИТСЕН!

«Безнең гәҗит»нең 17нче ноябрьдә чыккан 45нче санында «Марсельнең яшисе килә әле» дигән язманы укыгач, күңелләр тулып, елыйсылар килеп китте. Бу бала бит дөньяга яшәргә килгән. Хәзер аны дәвалау өчен 15 млн сум сорыйлар. Белмим, бу акчаны җыеп бетерә алырлармы, юкмы. Бик кызганыч. Әзрәк булса да бюджеттан ярдәм итүне карасыннар иде. Депутатлар 20 сутый бәрәңге бакчасын карап ятканчы, әзрәк халык ягын да кайгыртсыннар. Ул 15 млн сум акча бит чит илгә китә. «Без булдырабыз!» дип сөрән салалар, ә нигә үзебезнең Татарстанга белгечләрне укытып кайтартмыйлар икән? Акчасы да үзебездә калыр иде. Барысына да халык кесәсеннән чыга бит. 13 мең сум пенсия алып, халыкның ничек акчасы җитсен? Менә минем киңәшем шул: 400 мең сум алган депутатларга бирергә кирәк баланы, әзме-күпме карасыннар, ярдәм итсеннәр иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

УРАМ ИСЕМНӘРЕ

Асыл затларыбыз китә... Фәндәс ага Сафиуллинны да югалттык. Аның исемен Казанның берәр матур урамына бирергә җитәкчеләребезнең башы җитәр, шәт. Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларныкы кебек, шәһәр читендәге берәр тыкрыкка биреп куймасалар ярый. Башкалабыз көннән-көн үсә, димәк, урамнар саны да арта бит. Башта ук халыкка: «Менә фәлән-фәлән җирдә яңа урам барлыкка килә, әйдәгез, нинди исем бирәсен бергәләп уйлыйк», – дисәләр, ничек әйбәт булыр иде! Әмма безгә аны әйтеп тормыйлар шул. Казанда соңгы вакытта яңа урамнарга нинди исемнәр бирелгәнен дә белмибез...

ХӘЙДӘРҖАН бабагыз,

Чаллы шәһәре

Казан шәһәре мэриясеннән алынган мәгълүматка караганда, октябрь аенда башкалада сигез яңа урам барлыкка килгән. Икесе – Совет районында, алар – Татарстан Фәннәр Академиясенең беренче президенты, галим Мансур Хәсәнов хөрмәтенә аталган һәм Яңа ел урамнары. Калганнары Идел буе районында яңа төзелгән торак комплексларда. Исемнәре: Ярышлар, Сәйяр, Шифа, Галәм, Самоцветная һәм Лепестковая.

ПУТИН АКЧАСЫ КИЛМӘДЕ

Ноябрь аенда Путин пенсиягә кушып биш меңме, алты мең суммы акча бирергә тиеш иде. Сайлау алдыннан ун мең бирде – анысы килде, ә монысы юк. Башка пенсионерлар да миннән шалтыратып сорый. Бер кешегә дә бирмәгәннәр. Путин җибәрә, безнекеләр бирми инде ул акчаны...

Арча районыннан бер укучыгыз

РЕДАКЦИЯДӘН. Путин ноябрьдә пенсионерларга өстәмә акча түләү турында бернинди боерык та бирмәде. Әйе, сентябрьдә, ягъни сайлау алдыннан 10ар мең сум өләшкәч, «ноябрьдә дә бирәсе икән» дигән сүз чыгып алды, пенсионерлар моңа бик өметләнде. Бу хакта матбугат чаралары да «тагын акча бирелүе ихтимал» дип язды, сөйләде. Бәлки, шул сүзне дөрес аңламагансыздыр. Чөнки илбашыннан «түләргә» дигән рәсми фәрман булмады. Әгәр федераль үзәктән акча бүлеп бирелсә, аны Татарстан яшереп кала алмас иде. Менә хәзер «бәлки, Яңа ел бүләге итеп өстәмә акча бирер» дигән фаразлар, тәкъдимнәр ишетелә. Кабатлап әйтәбез, монысы да төгәл мәгълүмат түгел, «бәлки» дигән бер ихтималлык кына. Путин декабрь ахырында матбугат очрашуы уздыра, халыкка нинди дә булса ярдәм чаралары буласы икән, шунда игълан ителер, мөгаен.

ЙОРТНЫ КЫЗЫМ ИСЕМЕНӘ КҮЧЕРӘСЕМ КИЛӘ

Кызым исеменә йортка, бакчага васыятьнамә язган идем. Хәзер тулысынча аның исеменә күчерәсем килә. Кая мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар кирәк икән?

ӘМИНӘ әби,

Адресым редакция өчен генә

Юрист Оксана Малкова җавап бирде: «Сораудан аңлашылганча, апа йортын кызына бүләк итеп бирергә тели, ягъни юристлар теле белән әйтсәк, «в дар». Бу очракта бүләк итеп бирү килешүе – «договор дарения» төзелә. Аны, үрнәген табып, үзең генә дә язсаң була, шулай да юрист яки нотариуста әзерләтү ышанычлырак. Белгечкә, әлбәттә, акча түләргә туры киләчәк. Аннары шул килешүне ике як та имзалый һәм Росреестрга илтеп бирәсез. Милек хокукын теркәгән өчен дәүләт пошлинасы түлисе, шулай ук җирне биргән өчен өстәмә түләү каралган (бәяләре төрлечә). Йортны шушындый төр килешү белән биргән очракта, 13 процент салым түлисе юк, чөнки сез йортны сатмыйсыз, болай гына бирәсез».

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии