- 30.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №47 (28 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Галимнәр дә дуңгызны тыя
Бу язма мине бик нык тетрәндерде, шуңа да аның авторы Халидә Хәкимовага үз җавабымны юлларга булдым.
Мин 2000-2004 елларда, Казан шәһәренең Онкология үзәгендә сакчы булып эшләдем. Шунда эшләгән вакытта, ашханәдә эшләүче хатын-кызлар, ит кайткан вакытта, безне ярдәмгә чакыра иде. Ярты ел буе карап йөрдем, бер дә дуңгыз ите күрмәдем. Моның хикмәте нәрсәдә, дип ашханә директоры Айсылу Хатиб кызыннан сорадым. Ул миңа аңлатып күрсәтте.
– Немец, француз, инглиз, япон галимнәре һәм безнең галимнәр тикшереп шундый нәтиҗә ясады: дуңгыз ите, мае, шпик, колбаса ашаган авыруларның чире алты мәртәбә көчәя икән. Шуңа күрә безнең баш табибыбыз Рөстәм Хәсәнов, приказ язып, дуңгыз итен ашханәгә кертүне тыйды, – диде.
Бу үзәктә бик яхшы табиблар эшли. Милләтебез сәламәт булсын дип, күп көч куялар. Аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын. Менә шуны белгәннән соң, мин шөкер иттем. Безнең зур табибыбызга дуңгыз итенең зарарлы икәнлеге барып җиткән, дип сөендем.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. үзенең бер хәдисендә әйтте: «Балаларыгызны хәрам ризыклар ашатып үстерсәгез, үсеп җиткәч көчләре сезгә каршы булыр», – диде.
Балаларыгыз тәүфыйксыз булса, я онкологик чир эләктерсәгез, соңыннан елап йөрмәгез.
Мөхәммәт ХӘСӘНОВ.
Казан шәһәре, Таулар бистәсе.
Чучкага каршы ике сәбәп
Мин бу язмага каршы җавап язмый булдыра алмадым.
Авыл башында дуңгыз фермасы бар – якынлашканда, сасы искә чыдап булмый, күңелләр болгана иде. Бөтен авылны күселәр басты, өйләргә керә иде. Колхоз рәисе итеп мөселман хатынын сайладылар, ул дуңгыз фермасын бетерде. Авыл чистарып калды, ис бетте.
СССР заманында керәшен хатыны ит комбинатында технолог булып эшләгән икән. Ул микроскоп аша дуңгыз казылыгын тикшергән. Анда микробларның ниндие генә юк – мыжлап тора, ди! Вакыт үткәч тә ул микроблар терелгән, активлашкан, үрчергә тотынган. Технолог хатын шуны күреп, дуңгыз маеннан (сало), итеннән баш тарткан.
Башкасын язып тормыйм, башкасы сезнең газетада кат-кат язылган иде инде.
Флюра БӘДРЕТДИН.
Казан шәһәре.
Комментарии