Алар бездән яхшырак та

«ВАҺҺАБЧЫЛАР АВЫЛЫ»НДА КУНАКТА… (№44, 7 ноябрь, 2012 ел) дигән язманы укыгач, үз сүземне әйтергә булдым.
Мин дә Балык бистәсе районы Олы Елга авылында туып үстем. Шумково авылында булырга туры килмәсә дә, аның турында күп ишеттем. Әнием Газизә Фәхеретдин кызы сугыш елларында тракторчы булып эшләгән. Кайчандыр, Шумково авылы гөрләп торган, җәйге-көзге эшләр беткәч район механизаторлары шунда кыш буе техника төзәткән. Соңыннан ул район үзәгенә күчкән.
Ул авылның таралуы кызганыч. Күп урыс авыллары шулай таралды инде. Татарлар килеп урнашмаган булса, исән калганнары да таралып беткән булыр иде. Күбесенең исемнәре генә урысныкы булып калды. Советлар Союзы исән чакта урыс авылларында таштан өйләр салып, яшь белгечләргә шул йортларны биреп, анда урнаштырып калдырдылар. Шул вакыттагы җитәкчеләрнең алдан уйлап эшләнгән сәясәте булмаса, урыс авыллары күптән таралып бетәр иде. Ул яшь гаиләләрнең дә балалары үсеп җитеп, бүген авылларны барыбер ташлап чыгып китә, чөнки эш юк.
Ваһһабчылар белән сөйләшкәнем юк, шуңа күрә алар турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Әмма анда яшәүче таҗикларның тәрбияле, тырыш халык икәнен беләм. Мәсәлән, шәһәр транспортында, безнең яшьләр олылар кергәч урын бирү түгел, күтәрелеп тә карамый, ә менә алар халкы урын бирә, кондуктор булып эшләүчеләре, олыларны култыклап, урынга ук илтеп утырта.
Безнең яшьләргә алардан үрнәк алырга да кирәк әле. Аларның егет-кызлары тукталышта сыра эчеп, тәмәке тартып торганын күргәнем юк, ә безнекеләр адым саен.
Урыс авылы булса да, торырга тормыш итәргә, балалар үстерергә дип күчеп килгән халык, андагы халыкка начарлык теләмәс. Әнә, Татьяна дигәннәре үзе үк: «Ярдәм кирәк булса, урысларга барганчы, аларга барып соравың яхшырак, һәрвакыт ярдәм итәчәкләр», дип әйтә бит.
Уйлавымча, Балык бистәсе хакимияте аларга яшәргә ирек бирсә, авылны торгызуда аяк чалмаса, ярдәм итсә, урысына, татарына, таҗигына да яхшы гына булыр иде. Алар эшчән халык, кече бизнесларын ачып җибәрерләр, халкына да эш булыр. Әкренләп авылга яшьләр дә кире кайта башлар иде.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.Алар бездән яхшырак та , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии