Очрашу истәлекләре

Укытучы, мәктәп… Гомер узган саен бу сүзләрне гел искә төшерәбез. Шушы сүзләрне ишеткән саен, балачакка, мәктәп елларына кире әйләнеп кайткан кебек буласың. Әле кайчан гына мәктәпне тәмамлап, кулларыбызга өлгергәнлек аттестаты алган идек. Менә инде сизми дә калганбыз: 30 ел үткән дә киткән. Мин әле дә класс җитәкчебез, классташларым белән очрашуны искә төшерәм.

Ә класс җитәкчебез безнең танылган – Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәки кызы Габдрахманова. районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең 9В сыйныфына ун авылдан җыелган укучыларга булган җылы мөнәсәбәте, әниләрчә кайгыртучанлыгы миндә әле дә соклану хисе уята. Стелла Зәкиевна бар гомерен балаларга багышлады. Яңа Кенәр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укытты. Ире Хәбир абый белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр.

Стелла Зәкиевнаның балачагы җиңел булмый. Ул шәһәрендә дөньяга килә. Әти-әнисе югары урыннарда хезмәт куя. Ләкин репрессия җиле аларның тату гаиләсен дә читләтеп узмый.

1937 ел. Әнисе Зәйнәп апаны төнлә кара “Волга” белән алып китәләр. Бу хәбәрне ишеткән дәү әнисе, балалар йортыннан эзләп табып, 4 яшьлек кызчыкны Кышлау авылына алып кайта. Әнисе 5 ел Мордовия лагерьларында тоткынлыкта була. Бәхетенә, ул исән-сау әйләнеп кайта, Кышлау авылында һәм Арчада укытучы булып эшли.

Стелла Зәкиевна да үз бәхетен мәктәптә таба. “Эшемне яратып башкардым. Хәзер дә укучыларым белән горурланам”, – дип йомгаклады ул сүзен.

Дөрестән дә, әгәр укытучыбыз үз хезмәтен, укучыларын, мәктәбен яратмаса, иң югары бүләкне ала да алмас иде. Хәзер дә аның дәрәҗәсе зур. Арча шәһәр үзәгендә ачылган “Геройлар аллеясында” аның да бюсты тора.

Хөрмәтле укытучыбыз Стелла Зәкиевна! Сезне Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Кояштай озын гомер, нык сәламәтлек, -хәсрәтсез көннәр, бәхетле картлык телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, укучыларыгыз уңышларына куанып, бәхетле гомер кичерегез. Алдагы очрашуларда да сезне сау-сәламәт килеш күрергә язсын.

Иң изге теләкләр белән Яңа Кенәр урта мәктәбен 1979 елда тәмамлаучы 10В классы укучылары исеменнән – укучыгыз Фирдания Яруллина (Сабирова), 1 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Син һаман да безнең арада

Без 10 сыйныфта укыганда уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып килде Сабит Ильяс улы Ильясов. теле һәм әдәбияты укытучысы икән үзе. Дәресләр җитмәгәндер инде, безгә физкультурадан керде.

Без аны тиз арада яратып өлгердек: өздереп җырлый, матур итеп сөйли, машинада тегә, хәтта чигә дә белә. Хатыны Фатыйма апа да һәм әдәбияты укытучысы. Безгә килгәнче, күрше авыл мәктәбендә укытканнар.

Сугыш башланганда Сабит абый әле мәктәп баласы гына була. 1943 елны 9 сыйныфны тәмамлаган егет үзе теләп фронтка китә. Сугыш тәмамланыр алдыннан бик каты яраланып, башта Волгоград, аннары Әстерхан госпиталендә дәвалана. Бары тик 1945 ел ахырында гына туган өенә кайту насыйп була.

Аннан 10 сыйныф өчен экстерн тәртибендә биргәннән соң, Алабугада ачылган педагогика институтына укырга керә. Анда үзенең активлыгы белән аерылып тора, күп кызларның күзләрен яндыра. Ә Сабит абый үзе бары тик Бондюг кызы Фатыймага гына тартыла. Уку елы ахырында алар инде бер-берсеннән аерыла алмаслык хәлдә була. Тик ул вакытта юллама белән төрле җиргә җибәрәләр иде. Фатыйма апа үз районында калса, Сабит абыйны Омск өлкәсе Дзержинский районы Үлән Күл авылына эшкә билгелиләр. Анда да тиз үз итәләр аны. Тик сагыну хисе көчлерәк була шул. Ул үз районыбыздагы Түбән Арбаш авылы мәктәбендә эшли башлый. 1950 елның гыйнварында Фатыйма апаны алып кайта. 1951 елда уллары Радик туа. Ул малай хәзер “Шин” заводында генераль директор, техник фәннәр кандидаты.

Сабит абыйның үзенә генә хас сыйфатларын әйтсәң, күпләр хәйран калыр. Авылдагы өйләрендә 65 яшьлек әнисе, апасы, сеңлесе, олы апасының кызы яши. Менә ул аларны авылдан-авылга алып йөри, югыйсә үзләре дә рәхәтләнеп гомер итә алыр иде бит. Беркайчан бернинди сүз чыгармаган киленгә сокланмый мөмкин түгел. Булса булыр икән сабыр кеше дим.

Аларның 3 уллары, бер кызлары – үзләре әти-әни инде. Ә Рөстәме физика-математика фәннәре докторы, Фәридә Казан заводларының берсендә җитәкче урында эшли. Тик укытучы уллары Рашат кына вакытсыз гүр иясе булды, авыр туфрагы җиңел булсын.

Менә шул акыллы, кешелекле Сабит абый узган ел безнең арадан китте. Аны озатырга бөтен авыл, район җитәкчеләре килде. Барысы да бу зур югалту ачысын кичерде, кайгы уртаклашты.

Сабит абый больницада яткан вакытта үткән тормышы турында уйланып, дәфтәр битенә фикерләрен язып калдырган. Кайбер юлларын сезгә дә тәкъдим итәм.

“Үз-үземә, кылган гамәлләремә бәя бирер вакыт җитте, ахры. Азмы-күпме акылы булган һәркем моны башкарырга тиештер. Мин бу дөньядан зур гөнаһлы, әллә тыныч күңел белән үткәннәремә канәгать булып китәмме? Менә шул сорауга җавап бирәсем килә.

Юк, мин фәрештә түгел, кыекка кереп киткән чакларым булмады, дип әйтә алмыйм. Әмма үзем күтәрә алмаслык, кешеләр гафу итмәслек, балаларым бәхил булмаслык ук гөнаһларым юктыр.

Әниемне ташламадым, ул гел минем белән булды. Бәхил булып бу дөньядан китте. Якыннарымны да һичкайчан рәнҗетмәдем. Гафу да итә белдем шикелле… Эшемне яраттым, карьерага омтылмадым. Менә шуларның барысы бергә бәхет була торгандыр инде ул…”

Һәркем тормышы турында шулай уйланса, дөнья якты һәм гел аяз булыр иде.

Мәһрүзә ГАЗИМОВА.

районы, Шәдче авылы.

Онытылмас беренче укытучы

Кешенең дөньяга карашы, аң-фикер дәрәҗәсе формалашуга беренче чиратта ата-ана йогынты ясаса, икенче мөһим рольне укытучы уйный. Һәр елны яңа уку елы башланганда һәм Укытучылар көнен билгеләп үткәндә, мөгаллимнәрем күз алдына килә.

1950 елга кадәр безнең Әлки районы Татар Төгәлбае авылында 4 сыйныфлы башлангыч мәктәп кенә бар иде. Ул вакытта 170 йортлы авылда 200дән артык бала ике сменада укып йөрде. Алга таба укуын дәвам итәргә теләүчеләр авылдан 25 чакрым Иске Рәҗәпкә унъеллык мәктәпкә барды. Башлангыч белемне ул вакытта Куйбышев педучилищесын тәмамлаган Рауза, Фазилә, Халисә апалар бирде. Укучыларга бик игътибарлы булдылар. Берәрсе килми калса, шунда ук өенә барып җитәләр иде.

1951 елда сугыш яралары бераз төзәлеп, халык тормышы җиңеләйгәч, бер мәчетне зурайтып, җидееллык мәктәп ясалды. Анда инде сугыштан исән кайта алган югары белемле укытучылар килде. Әхмәт Алишев (А.Алишның энесе) белән Әхмәт Галимов – физика-математикадан укытты. Степан Киргизов исә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Аның ярдәмендә без теләсә-нинди рус белән аралашырлык һәм танылган рус язучыларының әсәрләрен укып аңларлык дәрәҗәдә булдык. Барый Әбдрәхимов – татар теленнән, Хәмзә Нуретдинов тарих һәм рәсем дәресе алып барды. Ә Зөлфия Шакирова алман теленнән укытты. Ватан сугышыннан соң бу тел безгә аеруча кызыклы иде. Физик хәзерлекне Абдулла Гайсин алып барды. Ул без, малайларга, аеруча игътибар бирде, илне сакларга китүчеләр буларак таза, кыю итеп тәрбияләргә тырышты.

Уку-язу әсбаплары җитми. Катыргы кебек кара кәгазьгә ак карандаш белән дә яздык. Аны сөртергә дә була иде. Үз эшләрен чын күңелдән бирелеп башкарган укытучылар булгач, шундый шартларда да әйбәт кенә укып чыктык. Укуда өлгереш түбәнрәк булганнарны алып калып та шөгыльләнә иделәр. Алар берсе дә эзсез калмады. Һәркем тормышта үз юлын таба алды. Күбесе укуларын дәвам итеп, дәрәҗәле кешеләр булды.

1960 елларда үзгәрешләр башланды. Авыл, район, колхозлар эреләндерелде, эшчеләр кыскартылды. Нәтиҗәсе озак көттермәде: халык авыллардан китә башлады. 30-40 йортлы авыллар бөтенләй юкка чыкты. Ә хәзер колхоз-совхозлар, гомумән, бетерелде. Җирләрне инвесторлар алды. Алар аны үз техникасы, үз эшчесе белән эшкәртә. Бу исә авыл тамырына балта чабу белән бер.

Үзем дә 46 ел элек кыскартуга эләгеп, авылымнан чыгып киттем. Хәзер авылымда 85 йорт булып, шуның 21е – буш, 20сендә берәр генә кеше яши. Башлангыч мәктәп кенә калган, анда 6 бала белем ала, ди…

Сөләйман ШАКИРОВ.

Казан шәһәре.

Сагынам сине, мәктәбем!

Әле кайчан гына кулыма үземнән зур чәчәк бәйләме тотып беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән бер нәни кызчык идем. Беренче укытучы, китаплар, кара такта һәм акбур – болар миңа кайчандыр ят нәрсәләр иде. Малайлар белән куышлы уйнап дәрескә җитешмәүләр, моның өчен укытучылардан ишеткән орышу сүзләре – барысы да матур сыман зәңгәр офык артында ак томанга уралып еракта калды…

Бер сәгатькә булса да мәктәптә үткән бер көнемә кайтып килер идем. Бу бүгенге тормышым белән килешмәвем түгел, ә бәлки, очар өчен ныклы канат биргән, 11 ел буена үз иткән икенче өемне чиксез сагынуым белән бәйледер. Мәктәп искә төшкән саен, күзгә яшь тула. Урамда сумкаларын асып мәктәпкә баручы балаларны күргәч, минем дә аларга иярәсем килә. Әмма кирегә юл юк икәнен истән чыгарырга ярамый.

Мәктәбем белән бергә безне үз балаларыннан артык күреп яраткан укытучыларымны сагынам.

Укытучыларым! Күңелегезне калдырган, сезне елар дәрәҗәгә җиткергән чакларыбыз аз булмагандыр. Безне бу кыланмышыбыз өчен кичерегез.

Мәктәп еллары – кеше гомеренең иң якты, иң матур мизгелләре дигәннәренә мин хәзер генә төшендем. 11 ел 11 көн кебек уза да китә икән. Әле кичә генә мәктәп бусагасын атлап кергән нәни бала бүгеннән олы тормыш сукмагына аяк басарга әзер торучы, шушы мизгелдән һәрнәрсәгә җитди караучы яшүсмергә әверелә дә куя. Ваемсыз сабыйны чын шәхес дәрәҗәсенә җиткерүдә мәктәпнең, укытучыларның роле искиткеч зур. Чын күңелдән рәхмәт сезгә, укытучылар! Рәхмәт сиңа, мәктәбем!

Фирүзә ЗАКИРОВА,

ТДГПУның 1 курс студенты.

Горурланабыз

Вакыт бик тиз ага – әле яңа гына беренче тапкыр лицей ишекләрен ачып кергән идек, инде бер ел үтеп тә китте. Бик дулкынланып, борчылып класска килеп кергәнем әле дә исемдә. Ләкин булачак укытучымның якын итеп елмаюын күргәннән соң, бу борчылулар шунда ук бетте. Һәм менә инде икенче ел – көндез дә, кич тә, иртән дә яраткан укытучым безнең белән янәшә.

Сүзем җитәкчебез Рамил Атласович Исмәгыйлов турында. Авыр минутларда да, шатлыклы вакытта да ул безнең белән бергә. Сабыр гына елмаеп, безнең моң-зарны тыңлап торучы да, үз киңәшләре белән ярдәм итүче дә, уңышларыбызга сөенеп яшәүче дә ул. Бер ел эчендә ул безгә укытучы гына түгел, яраткан абый да, әйбәт тәрбияче дә булды.

Беренче айларда өйне, әти-әниләрне сагынып боегып утырганда да, ул нинди дә булса шөгыль табып, күңелне күтәрә белде, бер-беребез белән уртак тел табарга ярдәм итте.

Кич белән җыелып, чәй өстәле янында төрле темага сөйләшеп утырулар, туган көннәр, төрле бәйрәм кичәләре уздырулар да – нәкъ менә аның инициативасы белән эшләнгән эшләр. Шулай ук ул безне шәһәрнең төрле истәлекле урыннарына да, бассейнга, музейларга да йөртә.

Укытучыбыз белән бик горурланабыз. Үзебез дә аңа охшарга тырышабыз һәм аңа бик рәхмәтлебез.

Яраткан укытучымны Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Авыр хезмәтендә зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм бары тик сөенечләр генә телим.

Рөстәм ГЫЙЛӘҖЕВ.

Сарман районы, Жәлил бистәсе.

Комментарии