Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КӘҖӘЛӘР БӘРӘҢГЕСЕЗ КАЛДЫРА!

Безнең Тирсә авылында ел саен бер көтү кәҗә урамның бер башыннан икенчесенә чаклы бәрәңге бакчаларында хуҗа булып йөри. Без ул бакчаларны бүлеп, койма белән тота алмыйбыз. Чөнки сукалатканда, трактор барысын берьюлы эшкәртә. Ә кәҗәләр кереп, бөтен бәрәңгене ашап бетерә.

Мин үзем икенче группа инвалид, өстәвенә, умыртка баганасы сөяге сыну сәбәпле, хәзер йөри дә алмыйм. Ай буе хастаханәдә ятып, кичә генә өйгә кайттым. Бакчамны күрсәм, шаклар катарлык: бөтен бәрәңгем актарылып, җир өстендә ята. Сабаклары таланган, тапталган. Әле иртә белән дә бакчада шул кәҗә көтүе йөри иде. Күршем куып чыгарды. Быел кыш буе ашарга минем бәрәңгем буламы, юкмы инде?

Шундый галәмәт бездә. Авылда кәҗә асраучылар байтак. Алар үз малларын абзарларында ябып тотмый, көн саен иртәдән урамга гына куып чыгаралар. Ә ул кәҗәләр берләшеп, көтүләре белән безнең бакчаларга бәреп керә. Инде ничә еллар буе шулай тилмертәләр. Без бит ике мең сум түләп сукалатабыз ул бакчаны, ике меңгә тырмалатабыз. Ничаклы хезмәт куела, безнең еллык ризыгыбыз үсә бит анда. Ә кәҗәләр проблемасын хәл итү турында уйлаучы да юк. Зарымны әллә ничә тапкыр авыл җирлеге башлыгына да әйтеп карадым. Элегрәк кәҗәләрне урамда ирекле рәвештә йөрткән өчен штраф салабыз, дип игъланнар элгәләделәр. Ләкин нәтиҗәсе булмады аның. Ә хәзер штраф турында да язмыйлар. Шул кәҗәләргә карата бер чара да күреп булмыймы икәнни соң?

Фәридә ХӘБИРОВА,

Әгерҗе районы, Тирсә авылы

Укучыбызның әлеге соравы белән Әгерҗе районының Тирсә авыл җирлеге идарәсенә шалтыраттык.

– Җитәкчебез ялда, аның урынына калган урынбасар хәзер юк шул, – диде, үзен Гүзәл Нәбиуллина дип таныштырган идарә белгече. – Ул кәҗә проблемасы зур инде безнең авылда. Аларны асраучылар игътибарына кисәтүле игъланнар да язылды. Ни эшләргә дә белмибез шул. Килешәм, йорт хайваннары контрольсез рәвештә урамда йөрергә тиеш түгел. Бакчаларга кереп, зыян салган кәҗәләрнең хуҗаларын да белә алмыйбыз. Әгәр төгәл белсәк, аларга рәсми кисәтү язып, җавапка тартыр идек.

Сорауны аңладык, мин ул турыда үзем хәзер генә тәгаен берни әйтә алмыйм, җирлек башлыгына, урынбасарына җиткерербез һәм чараларын күрергә тырышырбыз.

Шунысын да әйтик, чара күрү буенча кабул ителгән карарны безгә шалтыратып әйтергә вәгъдә бирсәләр дә, газетаның әлеге санын типографиягә тапшырганчы Тирсә авыл җирлегеннән шалтырату булмады. Идарә номерын үзебез дә берничә тапкыр җыеп карадык, тик телефон трубкасын икенче башта беркем күтәрмәде. Бәлки соңрак шалтыратырлар, көтеп карыйк...

КЫЧЫНУДАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА БЕЛМИМ...

Сезгә үземнең зарымны әйтим әле. Бик күптәннән инде мин кычынудан интегәм. Бөтен тәнем, кул-аякларым кычыта. Табибларга да шактый мөрәҗәгать иттем. Алдан берәр төрле аллергиядер, дип фаразладылар. Аннан дарулар эчтем, файдасы булмады. Бавырны чистарту өчен дә дарулар эчеп карарга кушканнар иде. Анысы да хәлне җиңеләйтмәде. Кыйммәтле дару иде әле ул. Невропатолог та тикшереп карады. Ләкин кычыту һаман бетми.

Шул нервылардандыр, дип шикләнәм үзем дә. Бәлки минем кебек интегүчеләр булгандыр, кемдер дәвалануның берәр чарасын беләдер дип, сезгә мөрәҗәгать итәм инде. Андыйлар булса, зинһар, «Безнең гәҗит» аша киңәш-тәкъдимнәре белән бүлешсәләр иде.

Фәния ВӘЛИЕВА,

Азнакай шәһәре

ТУГАН ТЕЛЕБЕЗ ҺАМАН ЧИГЕНӘ

Тел – тулы бер милләтнең үткәне белән хәзергесен бәйләүче булып тора. Тел бетсә, халык та бетә, дип тикмәгә әйтмиләр инде. Туган телен кадерләгән халыкның гына кадере булыр. Кызганычка каршы, хәзер мәктәпләрдә дә татар баласына үз туган телен өйрәтү арткы планга күчеп бетте. Шактый ата-аналар үзләре дә, татар телен өйрәтергә вакытыбыз юк, дип, рус телен укытуны сайлау ягында торалар. Ләкин рус теле татар баласы өчен берничек тә ана теле була алмый. Ул – аралашу теле генә. Шуны аңламаган татар ата-аналарында милли горурлык бөтенләй юк, дип уйларга җирлек туа.

Менә янәдән яңа уку елы башлана. Мәктәпләрдә өйрәнү өчен үз балаларына тел сайлаганда, татар ата-аналары шуны онытмасын иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии