КӨТЕЛМӘГӘН ОЧРАШУ

Вак-төяк йомышларым белән Казанга барган идем. Колхоз базарында, бөтенләй көтмәгәндә, элекке классташым Рәшитне очраттым. Дөресрәге, ул үзе мине таныды. Инде күп еллардан бирле очрашкан юк иде.
Ул тумышы белән Казан кешесе. Мин үзем авыл малае булсам да, урта белемне Казанда алдым. Туганнарымда торып укыдым. Безнең мәктәп Казанның Каравай дигән ямьле җиренә урнашкан иде.
Элекке классташлар туганннар кебек якын була. Кочаклашып күрешкәч, Рәшит мине үзләренә кунакка алып китте. Җәмәгате Рәйсә, кем икәнлегемне белгәч, елмаеп каршы алды. Кыстый-кыстый чәй эчәргә утырттылар. Ипләп кенә әңгәмә корып җибәрдек.
Рәшит әле быел гына отставкага чыккан икән. Шуңа кадәр КГБ, ФСБ органнарында хезмәт иткән. Сөйләшә торгач мәктәп елларын, классташларны сагынып искә төшердек. Без аның белән классташ кызларга: «Утыр әле баш түбәмә, Каравай күренәме?» – дип җырлый идек.
Әйе, укуын да яхшы укыдык, шуклыгыбыз да җитәрлек иде. Укытучыларыбыз чын мәгънәсендә мөгаллим иделәр. Хәзер алар кебекләр сирәктер. Кызганыч, без укыган мәктәп хәзер татар мәктәбе түгел инде.
Үткән хезмәтенә килгәндә Рәшит, сер итеп кенә, ни рәвешлеһәм күпме шпион тотуын сөйләде. әйтүенчә: безнеңконтрразведка егетләреннән озак качып йөри алырдай шпион тумаган әле. Сүз уңаеннан: «Алай булгач, ата коррупционерларны – дошмани җаннарны эләктерү бурычын нигә сезнең егетләргә йөкләмиләр?»– дип сорадым. Рәшит бераз көлемсерәп: ««Коррупция тамырына балта чапсаң, югары даирәләрдә утыручылар, сәясәтчеләр эшсез калыр иде. Болай биек мөнбәрләрдән коррупцияне сүккән булып, үзләренә сәяси очко җыялар, мая туплыйлар», – дип аңлатты. Әйе, контрразведчиклар илдәге вәзгыятьне эчтән күреп белә шул. Гади кешеләр: «Ач тамагым, тыныч колагым», – дип читтән күзәтә. Моннан соң сайлауларда өстән күрсәткәнчә түгел, үзем теләгәнчә тавыш бирәчәкмен.
Саубуллашканда Рәшит белән Рәйсәне шәһәребезгә кунакка чакырдым. Чакыруымны теләп кабул итттеләр.
Хәзер җәмәгатем белән аларны каршы алу хәстәрен күреп йөрибез әле.
Котдус БАТЫРОВ.
Әлмәт шәһәре.

Комментарии