«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ФОТОСЫН ТАПТЫЛАР

Мин – сугыш ятиме. Әти белән әни Домодедово өлкәсендә яшәгәннәр, ә сугыш башлангач эвакуацияләнгәннәр. Аннары Минзәлә районындагы авылга кайтып, әби белән бабай карамагында торганнар. Миңа 3 ай булганда, әтинең үлү хәбәре килгән. Гомеремдә бер тапкыр булса да әтине күрмәдем, аңа «әти» дип дәшә алмадым. Аның фотосын булса да күрим дип, күп җиргә мөрәҗәгать иттем. Аллаһыга шөкер, Мәскәүдән архивтан фотосын табып җибәрделәр. Шуның өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Шәмсия апа,

Яшел Үзән районы

ПРЕМИЯГӘ ЛАЕКМЫ?

19нчы июль көнне кич белән «Ком сәгате» тапшыруы булды. Анда Данил Гыйниятов язучы Нәбирә Гыйматдинова белән әңгәмә корды. Бер елны дини календарьдә Нәбирә ханымның сихер турында язылган мәкаләсе басылып чыккан иде. Ул кайсы сихерне ничек ясап булганлыгы турында язган. Хатын-кыз кеше мондый начар теманы ничек күтәрергә базган да, дини календарь моны нәрсәгә бастырган. Мин дә сихер белән авырдым. 70 яшемнән уздым, Аллаһыга шөкер, әмма тулысынча тернәкләнеп бетмәдем. Нәбирә Гыйматдинованың шул язмасы өчен әрнедем. Аны укып, күпме кеше сихер белән танышты бит. Данил шул теманы кузгалтты. «Сихер турында да язган идегез, сезгә зыян китермәдеме бу язма?» – дип сорагач, Нәбирә ханым: «Юк», – дип җавап кайтарды. Бу хатынга Тукай премиясе дә бирделәр. Шундый начар әйбер турында да язган кеше ул.

Исемем редакция өчен генә,

Казан шәһәре

НИГӘ ТҮЛӘМИЛӘР?

Юл акчасы турындагы бер мәгълүматка ачыклык кертәсе иде. Мин – пенсионер. Фатирда үзем генә яшим, торак урыным 80 квадрат метрдан артмый. Нигә миңа акча түләнми икән?

Дания РӘХМӘТУЛЛИНА

Апас районы, Каратун авылы

Сезнең соравыгыз буенча Апас районы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек һәм мондый җавап алдык:

– Әгәр дә ялгыз пенсионер исеменә язылган йорт яки фатир 80 квадрат метрдан зуррак булса, аңа юл акчасы исәпләнми. Шул ук вакытта ялгыз пенсионер исемендә 2 яки күбрәк йорт, фатир булса, пенсионерга каралган өлешнең гомуми мәйданы 40 квадрат метрдан артмаска тиеш. Әгәр берьялгызы яшәүче гражданинның милкендә 23 квадрат метрдан артып киткән ике һәм аннан күбрәк торак бина булса, түләү билгеләнми. Шулай ук гаиләнең бер әгъзасы исемендә гомуми мәйданы 20 сутыйдан арткан бер яки берничә җир кишәрлеге булган гражданнарга акча бирелми. Пенсионерларга юл акчасы бирелгән вакытта хисапланыла торган милек төренең тулы исемлеге белән ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

АШЫКМЫЙЛАР…

Гаҗәп бу дөнья. Тормышыбыз нинди генә катлаулы, авыр һәм буталчык булмасын, заманча уйларга мәҗбүр итә. Бер мәсьәләгә тукталыйм әле. Озак еллар дәүләт органнарында, иҗтимагый оешмаларда эшләүче өлкән яшьтәге пенсионер җитәкчеләр үзләренең җылы урыннарын ташлап китәргә ашыкмый. Алар хезмәт хакын югалтмас өчен яңа җитәкчеләрнең урынбасары, киңәшчеләре булып эшләп йөри. Яшьләргә урын бирү юк. Заманча таләпләргә туры килерлек итеп эшли алалармы соң?!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ТҮРӘЛӘР ЭШЛӘМИ

Безнең Зәйдә вакыт-вакыт гаҗәп хәлләр килеп чыга. Берәр кешенең проблемасы туса, аны Зәйдә чишәрләр дип ялгыш кына да өметләнәсе түгел. Гомер-гомергә «ярамый» дигән сүз хөкем сөрә. Моны мин буш урында сүз чыксын дип әйтмим, чөнки үз башымнан узды. Мисал өчен «Безнең ишегалды» дигән программаны гына алыйк. Төзүчеләр урамының 2, 4нче йорты, Октябрь урамының 1нче йорты ишегалларында бер китек җир дә юк иде. 5нче майда юлны тар-мар китереп, яңадан салып киттеләр. Әйтерсең, Зәйдә бүтән төзәтерлек урын юк. Утыргычларны җыеп, складка кертеп тутырдылар. Утырырга урын калмады. Шулай берничә ай инде өйдә ятабыз, урамда утырып торырга мөмкинлек юк. Таләп итеп тә карыйбыз, ләкин нәтиҗәсе күренми. Әйтәсе килгәнем шул: затлы ишекләр артында юкны бушка әйләндереп утырып, дөнья алга бара алмый. Урын эшне түгел, ә эш урынны күрсәтә. Кызганыч, бездә андый түрәләр юк.

Саҗидә апа,

Зәй районы

БУА КИРӘК

Инде җәй узып бара. Ә авылыбызда һаман су юк. Һәр ел саен авыл уртасына ясалма сулык ясап, буып куялар иде, быел берәү дә селкенми. Ут-күз булса, нишләргә кирәк? Җирлек башлыгы да уйламый. Авылдан өстә буып, балык тота торган нәрсә ясап куйганнар иде. Кызганыч, ул су авылга килми бит. Узган елны ике бала янып үлде, ничә хуҗалык янды. Үзара салым акчасын җыйдык та – бетте, диләр, күрәсең.

Исемем редакция өчен генә,

Кукмара районы, Яңа Сәрдек авылы

Сезнең мәсьәлә буенча авылыгыз караган Сәрдекбаш җирлеге башлыгы Нәбиев Илгиз Мозакир улы белән элемтәгә чыктык.

– Бу сорау буенча миңа да мөрәҗәгать иттеләр. Әйе, без ел саен буа ясап куя идек, ләкин хуҗалыкларда эш күп булу сәбәпле, быел эш соңгарак калынды. Хуҗалык рәисе үзенең рөхсәтен бирде, тиз арада куячакбыз.

САКЛАНЫП ЯШИК!

Авыл кешесе көн кызуында сыерларын да көтүгә кумыйча, сарай күләгәсендә калдырырга тырышты. Мин дә тавыкларны тәрәзә каршындагы 1 сутый бәрәңге бакчасына куып, шунда утырып тордым. Йомырка да салмый башладылар. Шушы эссе вакытта авылыбызда акылга зәгыйфь биш кеше үлде. Мал һәм тавык-чебешләрне кызудан саклаган кебек, үзебезне дә сакласак иде. Сакланып яшик әле, туганнар!

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

КЕШЕ КЫРЫЛА

Коронавирус чыга дигәч, бөтен җирне карантинга япкан иделәр. Азнакайда ул чакта бер чир дә юк иде, менә хәзер чир тулды. Районда кеше кырыла гына. Якын дустым да больницада ята. «Эләктерә күрмәгез, больницада урын юк», – ди. Бер танышым «Ритуаль хезмәтләр» дигән җирдә эшли, машина йөртә. Ул да, көн саен 4-5 мәет алып кайтабыз, ди. Аптырарга кирәкми – бөтен җирне ачтылар бит. Бассейннар да, кибетләр дә гөрләп эшли, ә кеше кырыла гына.

Наил ГАРИФУЛЛИН,

Азнакай районы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии