«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БУ НИНДИ ҖЫР?

Илһам абый Шакировның бер җыры күңелемә тынычлык бирми. Җыр исемен белмим, бары тик көе һәм бер куплетының сүзләре генә исемдә калган. Шул җырның сүзләрен таба алмассызмы икән?

Алексей КРАСНОВ,

Зәй районы, Кабан Бастырык авылы

Редакциядән:

«Ах, җырларым».

Ах, җырларым бөтен җиргә

Таралып китсен иде.

Җыр сөючеләрнең күңелен

Тибрәтеп үтсен иде.

Җайлап кына йөрәкләрнең

Кылларын чиртсен иде.

Үтсен иде юлларымда

Киртәләр очратса да.

Кеше күңелен тартсын иде

Ничек кенә тартса да.

Кайгыны юатсын иде

Шатлыктан җылатса да.

Ах, җырларым үз юлында

Туктап калмасын иде.

Күкләрдә күкрәсен иде

Җирдә тынмасын иде.

Шат йөрәкле газиз халкы

Җырлап туймасын иде.

БУЛЫШЫРГА КИРӘК!

«Безнең гәҗит»тә «СОЛнЦЕ» мәктәбе директоры Павел Шмаков белән әңгәмә басылып чыккан иде. Анда Шмаков әфәнде татар телен яклап суд эшләрен алып баруы, шул авыр эштә финанс кыенлыклары кичерүе турында әйткән. Бу кеше урыс милләтеннән булуына карамастан, татар телен саклап калу өчен чын тырышып эшли, ләкин зур кыенлыклар кичерә. Без татарлар аңа булышырга тиеш.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

ДӨРЕСЛЕКНЕ – ХАЛЫККА

«Безнең гәҗит» мактауга мохтаҗ түгел. Бу газетада гына Татарстан депутатларының татар телен уку-укыту мәсьәләсен якламаулары, илдә барган тәртипсезлек турында мәкаләләр гел басылып тора. Республиканың кайбер район җитәкчеләре «Безнең гәҗит» газетасына язылмаска күрсәтмә бирүләре дә билгеле. Илфат Фәйзрахмановка кыю, үткен материаллар бастырып һәм яңалыкларны киң җәмәгатьчелеккә җиткереп торуы өчен зур рәхмәт.

Сәгъдулла-Шәйхулла ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ТҮЛӘТТЕРӘЛӘР

Мин икенче группадагы инвалид, 80 яшьтә. Хатыным 79 яшендә, шулай ук икенче группа инвалид. Күзе дә юньләп күрми, куллары пешеп бетте. Шушындый булуга карамастан, безгә һаман чүпкә түләргә дип язу җибәрәләр. Мин бернинди килешүгә дә кул куймадым. Җыелышта кеше башына 26 сум җыябыз дип әйткәннәр иде. Мин күләменә карап билгеләргә кирәк дип карадым, тыңламадылар. Тигез килеп чыкмый бит: берәү 15 капчык чүп бирә, кемдер бер уч. Безнең бер чиләк чүп тә биргәнебез юк. Булганын да мунча мичендә яндырып барабыз. Җирлек башлыгына шалтыраттым. Ул «Урамнан чүп машинасы узып китә икән, сез аңа түләргә тиеш», диде. Мондый закон бармы?

Хәмзә ШӘРИФҖАНОВ

Кукмара районы, Яңа Сәрдек авылы

Редакциядән: 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан чүп түгү буенча яңа федераль закон гамәлгә керде. Законда ниндидер килешү төзү турында сүз алып барылмый. Быелдан һәрбер авылга да чүп түгү контейнерлары урнаштырылу һәм чүпне алып китү турында сүз кузгатылды. Дөрес, әлеге проект кайбер авылларда тормышка ашырылмаган, ләкин киләсе айларда үз көченә керәчәк. Һәр кеше дә бернинди килешүсез, чүп түгү-түкмәвенә карамастан, чүп өчен түләргә тиеш була.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии