- 30.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №30 (31 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Авыр тормыш кешене тилмертә, җиңеле – тилертә, ди халык мәкале. Аның асылын шул икенең берен үз җилкәсендә татып караган кеше генә аңлый торгандыр. Әйтик, Түбән Камада яшәүче Смирновлар гаиләсе.
Бу фамилия түбән камалыларга таныш: Менә дүрт ел Алсу һәм Юрий күпләр өчен гадәти булган нәрсә – тыныч гаилә тормышы турында хыялланып көн күрә. Әйе, яшәми, ә көн күрә, чөнки һәр яңа көн – алар өчен сынау. Көн дәвамында, пыскып торган өметкә ут дөрләтеп җибәрердәй җылы сүз ишетсәләр дә, алар чиксез шат. Тик, ни кызганыч, андый якты мизгелләр бармак белән санарлык кына булгандыр. «Нишләргә?» дигән сорауны тел белән әйтмәсәләр дә, уйга баткан күзләреннән укырга мөмкин. Ил төкерсә, күл була – бу юлларны Германия табиблары таләп иткән 3,5 миллион сумны тупларга ярдәм итүчеләр булыр дигән өметтә язам.
2008нче елның декабрь аенда Смирновлар гаиләсенең ишеген кайгы җиле шакый: җиде айлык баласын операция белән тудырган Алсу, медицина хезмәткәрләре гаебе белән, кабаттан аякка баса алмый торган инвалид булып кала. Шул көннән башлап Алсу тормыш өчен көрәшә. Ярый әле ире Юрий мәрхәмәтле, тыштан юаш кына булып күренсә дә, чын батыр йөрәкле, бик тәвәккәл һәм үҗәт кеше булып чыга.
Юра белән беренче очрашу 2009нчы елның февраль аенда, балалар хастаханәсе ишегалдында, улы Альберт яныннан кайтып килгәндә булган иде.
– Табиблар, Алсу хастаханәдә вакытта, баланы калдырып торырга үгетләделәр. Балага әни кирәк, диләр. Ә мин үзем дә карый алырмын дип уйлаган идем, чөнки азмы-күпме тәҗрибәм бар: апамның баласын караштым. Аннан соң, миңа апам һәм Алсуның туганнары да ярдәм итәргә әзер. Дөрес, мин Алсуны да кайгыртырга тиеш. Баланы ярып алганнан соң шушы хәл булып дүрт көн үткәч, аңа республиканың клиника хастаханәсендә операция ясадылар. Бүген ул районның үзәк хастаханәсендә дәвалана. Аллага шөкер, яхшы якка үзгәрешләр бар. Аякларында авырту сизә, бармаклары да бераз хәрәкәтләнә башлады. Табиблар да өметләндерә. Эчкә җылы керде. Мин ышанам – бу авыр көннәр артта калачак, өйгә шатлык кире кайтачак, – дигән иде ул чакта Юра.
Юрий – Түбән Кама егете. Ә Алсу – ятим, әбисе тәрбиясендә үскән кыз. Мәктәптән соң педагогия училищесын тәмамлый, аннан соң мәктәптә укыта, декрет ялына балалар бакчасыннан китә. Алсу башта тулай торакта яши. Тулай торактагы бүлмәләрне гаиләлеләргә бирә башлагач, Алсуга бүлмәне бушатырга кушалар. Юра исә, әтисе белән, иске йортларның ике бүлмәле кечкенә генә фатирында яши. Инвалид хатынын ул шул фатирга алып кайта. Аның өчен махсус матрац, инвалидлар коляскасы сатып алалар. Балага кирәк-яраклар белән туганнары булыша.
Юаштан юан чыга дигәндәй, карап торышка йомыкый гына күренгән Юра югалып калмый, җирле телестудиягә шалтыратып, шәһәрдәшләреннән ярдәм сорый. Әлбәттә, гаиләгә матди яктан ярдәм итәргә теләүчеләр табыла. Шул ук вакытта Юра эшләгән завод җитәкчелеге һәм профкомы, хезмәттәшләре генә түгел, «Нефтехим» җәмгыятендә эшләүчеләр дә матди ярдәм күрсәтә. Ә иң мөһиме – яшь гаиләгә «малосемейкадан» бөтен уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир бирәләр. Юра үзләренә ярдәм кулы сузучыларга ихлас рәхмәтен җиткереп:
– Җыелган акчаларны Алсуны аякка бастыру өчен тотачакмын. Ышанам: ул, һичшиксез, йөри башлаячак. Улыбызны бергә үстерәчәкбез, – диде ул чакта.
Әйе, Юра үз алдына ике максат куя: хатынын аякка бастыру һәм гаеплеләрне җәзага тарту. Ә аларны тормышка ашыру юллары бик катлаулы булып чыга. Хәтта табиблар да әлеге ситуациядән чыгуның очы-кырые булмаячагын яшереп тормый. Ә алардан күргән бердәнбер ярдәм стационарларга, тернәкләндерү үзәкләренә бирелгән юллама була. Хәер, моны ярдәм дип атарга тел дә әйләнми, чөнки кая барсалар да алардан акча сорыйлар. Юрий исә, Алсуны дәвалау бушка булырга тиеш, дип, бюрократиягә каршы көрәшен дәвам итә. Табиблар ярдәме белән генә аякка басып булмаячагын аңлап, Юрий Алсуны әбиләргә дә алып бара. Алланың рәхмәте һәм, әлбәттә, хатынның үз тырышлыгы белән, ул урын-җирдән тора, коляскага утыра.
Вакыт алга чаба. Йөрмәсә дә, Алсу вакыты-вакыты белән аякларын сизә икән. «Шинник» спорт сараенда шөгыльләнә башлагач, үрмәләргә дә өйрәнгән. Ә моңа ирешү өчен ир белән хатынга бик күп тир түгәргә генә түгел, ә бик күп гаделсезлекләр, киртәләр, хәтта янауларга дучар булырга туры килгән. Болай да ябык гәүдәле ир чыра кебек сулган.
– Яшермим, бик арыдым. Тик кул кушырып утырудан ни файда? Берәү дә, бернәрсә дә китереп бирми генә түгел, закон буенча тиешлесен алуы да кыен. Әгәр дә шундый хәлгә тармаган булсак, медицина өлкәсендәге тәртипсезлекләрнең шулкадәр күп һәм аларны ялгызың гына ерып чыгып булмавын белмәгән булыр идем, – ди ул. – Барысы да акчага бәйле булуын белсәм дә, инвалидларга караш үзгәдер дип уйлый идем. Алсуның беренче группа инвалид булып калуына табиблар гаепле, димәк, алар ягыннан ярдәм булырга тиеш иде. Кая ул, хәтта хәлне белешүче дә юк. Русиянең һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министрлыкларына хатлар яздым. Җавап уңай: безгә медицина ярдәме бушлай күрсәтелергә тиеш. Тик кая гына барма, гел акча сорыйлар. Моңа тәмам ияләшелде, хәзер андый вакытта нервы бозып тормыйм, киресенчә, ипләп кенә Алсуның нинди хокукларга ия булуы турында аңлатам. Алла боерса, ул йөри дә башлаячак. Бөтен теләгем: улыбыз сау-сәламәт булсын да, үземне аяктан ега күрмәсен.
Шулай булсын, чөнки әлеге Смирновлар алдында торган сынаулар бер генә булмас. Хәер, алар инде сынауларга ияләшкән. Социаль наем буенча фатир алу – үзе бер тарих. Дөресрәге, бу «җәфа чигү юлы» була. Алар язган хатлар, җыйган документлардан зур гына кәгазь өеме барлыкка килер иде. Сабырлыгын уч төбенә кысып, Юрий инстанцияләргә йөрүен дәвам итә, фатир бирелү турында карар кабул ителүгә дә ирешә. Аннан төзүчеләр белән фатирны инвалид коляскасы белән йөрү өчен яраклаштыру турында да сөйләшүләр алып бара. Тик биргән вәгъдәләр сүздә генә кала. Мондый гаделсезлекләрне күп күргән ир югалып калмый, кулына каләм ала. Бу юлы ул кеше хокукларын яклау буенча Татарстан вәкиленә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә һәм ярдәмне ала да.
Хәзер Смирновлар ерак юлга чыгу хәстәрлеген күрә. Әлбәттә, тиешле сумманы туплый алсалар. Германия табиблары Алсуны тикшерергә тели. Ә алдагысын бер Алла гына белә.
Дөньяның ун михнәтенә бер шатлык, ди халык мәкале. Ир белән хатынга шушы кыска гына вакыт эчендә михнәтләрне күп күрергә туры килгән, ләкин аларның бу тормышта зур шатлыклары – уллары Альберт бар. Ул – аларга яшәү көче һәм өмет утын сүндерми яшәтүче якты йолдыз.
Алсуга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:
Смирнов Юрий Николаевич
Нижнекамское ОСБ 4682/0030 СБ РФ,
счет № 42307810062351446764/48
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.
Комментарии