Озак еллардан соң Кадышка да Сабантуе кайтты

Озак еллардан соң Кадышка да Сабантуе кайтты

Кадыш бистәсендә 1996нчы елдан Сабантуе үткәрелмәгән. Солонка елгасы буендагы бик матур үзәнлектән Сабантуй бәйрәмен башта Әлдермеш авылына күчергәннәр, аннары күп еллар «Крылья Советов» паркында үткәрелгән. Ә инде 2000нче елларда татар халык бәйрәмен Аккош күлендәге урманда үткәрә башлыйлар.

Гөрләп үткән Сабантуйлар Кадыш бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең исләрендә калган. Шуңа күрә дә өч ел рәттән Кадыш мәдәният йорты хезмәткәрләре үз көчләре белән Сабантуй үткәрәләр. Бистә урамы буйлап сөлге җыеп йөрү дә зур бәйрәмгә әверелде. Борынгыдан калган күркәм йола буенча ат җигеп, кыңгырау, сөлгеләр тагып җыя алмадылар быел Сабантуйга бүләкләрне. Ничек кенә тырышып карасалар да, җигүле ат таба алмадылар. Якын тирәдәге авылларда да юк икән хәзер җигүле атлар. Шулай да, югалып калмаганнар. Гармунчыларны, өлкән яшьтәге әбиләрне машинага утыртып әйләнгәннәр Кадыш бистәсе урамнарын. Атның иң көчлесен, заманага туры килә торганын матур итеп бизәп җыелды халык биргән бүләкләр.

Кадыш бистәсе халкы яратып кабул итә бу йолаларны. Ел саен бик күп бүләкләр җыела. Бистәдә яшәгән эшмәкәрләр дә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бүләкләр милли уеннарда катнашучыларга бирелә, лотерея үткәрелә. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бик матур концерт куялар. Рәхәтләнеп ял итә бу бәйрәмдә Кадыш бистәсе халкы.

Матур йолаларыбыз югалмасын. Киләчәктә балаларыбыз дәвам итсен иде.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии