- 30.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №25 (28 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Чынлап та искитәрлек иде быелгы Апас Сабантуе! Күптәннән инде күңелебез булып, яхшы кәеф белән кайткан юк иде район Сабантуеннан. Барыбер берәр китек җире була торган иде. Ә быелгы бәйрәмнән бер генә кимчелек табарлык түгел, оештыру югары дәрәҗәдә. Куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибар бирелүе мине мәйданга кергәндә үк җәлеп итте. Һәрбер кешене зур таләпчәнлек белән тикшереп кертәләр. Беркем дә моңа каршы түгел. Анысы да кирәкле чара бит. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бөтенесе каралган. Уен мәйданчыкларының ниндие генә юк. Инде революциягә кадәр үк бәйрәмнәрдә уйнатылган Иске Йомралы авылының кәмитен эзләп тапмыйча күңелем булмады. Безнең балачакның бер хатирәсе бит ул. Без үскәндә район Сабантуенда балалар өчен шул бер кәмит булгандыр инде. Исән икән, Аллаһка шөкер!
Рәт-рәт булып кибетләр тезелеп киткән. Һәрбер кибет үзенең өстәлен чыгарып куйган. Шашлыкларның ниндие генә юк, күңелең кайсын тели, шунысын ал! Шунда ук өстәл янына утырып ашап-эчеп ала аласың.
Мәйданның берничә урынында төрле уеннар бара. Кул көрәше, гер күтәрү, капчык бәреш уеннарына да бүләкләр зурдан куелган иде. Җиңүчеләрне мәйданга чакырып, бөтен халык алдында микрофоннан котлап, зурлап бүләклиләр. Ә сөйләргә дигәндә Апасның йөзек кашы – Земфирасына тиңнәр юк! Каян сүзен табып бетерә дә, аны ничек тәмле итеп халыкка җиткерә белә диген!
Нефть чыккан бай районнар көнләшерлек иде Апас Сабан туе! Билгеле, бу кадәр чыгымнарны каплаучы иганәчеләрне таба алу да район җитәкчеләренең бүгенге чорга яраша алырлык икәнлекләрен күрсәтә. «Ак барс» Банкы, «Фосагро-Волга» җәмгыяте, район эшмәкәрләре Сабантуе чыгымнарын каплауга зур өлеш керткән. Районга Русиянең җиде өлкәсеннән сайланган Дәүләт Думасы депутатларының килүе дә моңа кадәр күрелмәгән искитмәле хәл! Дусларның күплеге зыянга түгел.
Апас Сабан туйларының берничә тапкыр абсолют батыры булган Ранис Хәсәновның улы Рафаэль Хәсәновның баш батыр булып калуына да сөендем. Безнең якташ бит, Иске Йомралы авылыннан!
Иң мөһиме – түрәләрнең халыкка өстән генә карамавы! Алар барысы да халык арасында булды. Район башлыгының уеннарда катнашып йөрүе, хәтта кул көрәшендә җиңүче булып калуы – күркәм күренеш! Моның өчен дә йөрәкле булу кирәк. Аның җиңелүе дә мөмкин иде бит. Ләкин бу аны туктатмаган. Сабан туеның шул дәрәҗәдә идеаль итеп оештырылуы күбесенчә аңардан тора, билгеле! Район башлыгы Айрат Габделхак улы Җиһаншинның алга таба да халыкның ышанычлы таянычы булачагына өмет зур! Башлык булып килгәнче дә ул райондагы социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итеп торды. Аның атларга карата булган игътибары да мине, атлар яраткан кеше буларак, җәлеп итте. Апрель аенда Апас районының үзәк музеенда атларга багышланган конференция булды. Анда Русиядән һәм Татарстаннан килгән рәссамнар катнашты. Алар атларга багышланган картиналарын күрсәттеләр һәм музейга бүләк иттеләр.
Русиянең 40лап рәссамы бер ай буена районда эшләргә теләк белдерделәр. Авыллар һәм табигатьнең төрле урыннары рәсемгә алыначагы әйтелде. Район башлыгы моны хуплавын белдерде. Быелгы Сабантуе мәйданында рәссамнар үзләренең картиналар күргәзмәсен оештырдылар. Теләгән кеше үзенең портретын ясата алды.
Район Сабантуена Чулпан Закирова җитәкчелегендәге »Казан» бию ансамбле, Ришат Төхвәтуллинның эстрада группасы килүе дә бәйрәмгә ямь өстәде. Халык иртәдән алып караңгыга кадәр бәйрәм итте.
Сүз башында, мондый Сабан туеның булганы юк иде, дидем. 2005нче елдан бирле район Сабан туеның көнен дөрес билгеләмәделәр. Башта район Сабан туе, икенче көнне авылларда була иде. Гадәттә бит авылларда җиңгән батырлар район Сабан туена чыга. Быел менә көне дә дөрес, табигате дә мәрхәмәтле булды.
Рәис ВАҺАПОВ,
Апас районы
Комментарии