- 30.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №25 (29 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Стәрлетамак егетен Республикабызның клиник больницасына хәрби бүлекчәдән иртәнге якта китерәләр. Армиягә үз теләге белән киткән 19 яшьлек Әмәл Новожилов тыныч кына 7 аен хезмәт иткән һәм… менә шундый очрак. Аны үлем тырнагыннан йолып калган табибларга ул бүген бик рәхмәтле. Армияне сүгәргә җыенасыз, язмада да хәрби хезмәт тарафына «олы таш атармын», дип көтәсез икән, ялгышасыз. Монда инде армиянең гаебе бар микән?! Язмышы шундый булган, күрәсең. Әмәл больницага гәүдәсенең ярты өлеше пешү нәтиҗәсендә килеп эләккән. Больницадан чыккач, егет бу хәлләрне искә алып: «Утта янмыйм, суда батмыйм», – дип мактанып та йөрер әле, чөнки мактанмаслык та түгел. Әйтәм ич, аның исән калуы да үзе бер могҗиза.
Бу хәлләрнең ничек килеп чыгуын Әмәл үзе сөйләде.
Мин узган елның ноябрь аенда хәрби хезмәт сафларына алындым. Пешекчегә укыттылар. Кыр кухнясын да, ашарга пешерергә дә, хәрби хезмәттә кулланыла торган барлык кирәкле җиһазларны да өйрәндек. Соңрак мине Уфа артындагы бер бүлекчәгә җибәрделәр. Пешекче буларак, 297нче зенит-ракета бригадасына урнаштырдылар. Без анда кыр кухнясында, утын ягып, ашарга пешердек. Шулай ук, утын булмаса, дизель ягулыгындагы форсункалы плитәдә дә әзерләргә мөмкин. Башкортстандагы Урман бистәсендә урнашкан хәрби бүлекчәдә хәрби кораллар тупланган складлар шартлый башлады бит әле. Нәкъ шуның кебек үк, монда да складлар шартлый башлады. Шуннан соң бераз вакыт үткәч, безне монда Казан астына китерделәр. Русия Президенты киләсе булгач, монда һаваны сакларга тиеш идек. Мин, шулай ук, пешекче. Биредә инде утында түгел, ә ягулыклы форсункаларда пешердек. 3-4 көн монда яшәдек. Бар әйбер дә яхшы гына эшләде. Иртәнге 4тә торып, ашарга пешерә идек.
17 июнь… Уяндык, урамдагы форсунканы яктык, әйбәт эшләде ул, чөнки аны гел карап, чистартып, профилактика үткәреп тордык бит. Плитәдән чәйнекне алырга кирәк иде, шул чакта өстемә зур ялкын ургылды. Мин палаткадан йөгереп чыктым, артымнан тагын бер пешекче йөгереп чыкты. Бәхеткә, аңа зыян килмәде. Шунда ук өстемнән кителемне йолкып аттым да юеш, чыклы чирәмдә тәгәри башладым. Бу яңа форма яна башласа эри, ахры, чөнки аркама кайнар пакет ябыштырылгандай хис иттем. Тордым да кычкыра башладым. Ут башка палаткаларга күчәргә һәм дизель ягулыклы булгач, шартларга да мөмкин иде. Булатов фамилияле өлкән лейтенантыбыз беренче медицина ярдәмен күрсәтте, мин аңа бик рәхмәтле. Ул миңа күп итеп су эчертте, кислородлы маска бирде, авыртуны баса торган укол ясады…
Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, Әмәлне Республика клиник больницасына китереп җиткерәләр. Шунда ук реанимациягә салалар. Операция ясаган табиб Динар Шәяхмәт улы Дәвлиев, больницадагы пешкән авырулар бүлеге мөдире Радик Ганс улы Новиковка да бик зур рәхмәтләрен җикерде Әмәл. Табиблар, чыннан да, бик оператив эшләгән. Реанимациядән соң Әмәлнең берүзенә бер палата билгеләүләре дә хәрби хезмәт сафларындагы егеткә битараф булмауларын күрсәтә. Әмәл хезмәт иткән хәрби бүлекчә командирлары да булдыра алганча ярдәм күрсәткән. Финанс яктан да, азык-төлек тә алып килгәннәр. Даими рәвештә шалтыратып та торганнар. Гәрчә, үзләре Казаннан 15 чакрым ераклыкта хәрби бирем үтәп йөрсәләр дә, хәл белергә килергә вакыт тапканнар.
Икенче, өченче дәрәҗә пешүләр тәннең төрле урыннарына җәелгән булса да, Әмәлнең хәле бераз яхшыра башлаган инде. Әмма артыгын кыймылдарлык хәлдә түгел әле. Бар тәне әрнеп сызлый ди. Ашау ягы да җайсызрак. Бите, авызы да пешкән бит. «Җиләк-җимешне вак итеп турап, башка ризыкларны трубка аша гына ашатабыз», – диде Әмәлнең әнисе Мөнирә апа. Ул миңа улының бердәнбер янмый калган блокнотыннан элеккеге фотоларын да күрсәтте. Дуслары – музыкантлар! Әмәлнең Стәрлетамакта үз рок-группасы бар икән. Егет үзе шигырьләр, көйләр яза. Армиягә исә Стәрлетамак медицина колледжында укыган җиреннән китеп барган.
– Безне «Эфир» каналыннан да күрсәттеләр, – диде Мөнирә апа. – Шуннан соң, таныш булмаган өч хатын-кыз килеп, бик күп азык-төлек, компот калдырдылар. Менә тагын килүчеләр бар, алар үзләре ярдәм тәкъдим итеп килә. Җир йөзендә никадәр яхшы күңелле кеше бар икән, белмәгәнбез дә! Рәхмәт шундый кешеләргә!
Фәридә ЗАРИПОВА.
Комментарии