Кыю фанат

Бүген, гаделсезлек, миһербансызлык, сатлыкҗанлык тормышыбызның тулы вәкаләтле вәкиленә әйләнгәндә, республикабыздагы матбугат чыганакларында кыю һәм үткен язмалар күрү бик авыр. Көндез шәм яндырып эзләсәң дә, андыйларны таба алмассың, мөгаен. Инде хәзер шундый вакытка килеп җиттек: кешеләр үзләрен яклаучыны, аңлаучыны кайдан табып була икәнен аңлый алмый. Аңа ярдәм кирәк, тик кул сузучы гына юк. Чөнки үз күлмәгең тәнеңә якынрак.

Шулай да халыкта урнашкан бу төпле карашка каршы килүчеләр дә бар. Казанда һәм республикада инде ярыйсы гына танылып килүче “Честное слово” дигән рус газетасы шундыйлардан. Кыю мәкаләләргә һәм бәхәссез анализларга бай ул. Бүген шундый туры сүзле басма чыгару, әлбәттә, игътибарга лаек һәм кызыклы. Ни дисәң дә, андый аерым фикерле гадел хәбәрләрне халык алдына чыгару кемнәрдер тарафыннан золымга китерергә мөмкин. Миңа аның баш мөхәррире Игорь Германович Дурманов белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.

Игорь Германович, ни өчен һәм нинди максатларны күздә тотып, сез “Честное слово” газетасын чыгарырга булдыгыз?

– Үзем 10 ел “Вечерняя Казань” газетасында эшләгән кеше. Аннан 1999 елны киттем. , язудан башка үземне күз алдыма китерә алмаганлыктан, бу эшкә алындым. Бүген күпчелек кеше гаделлек һәм дөреслек эзләп кая сугылырга белми, адәм баласының барыр җире, ярдәм сорар кешесе юк. Шушы пычраклык дөньясында берүзе басып кала. Шуңа мин хокук өлкәсендәге белемемне дә кулланып, кыерсытылганнар мәнфәгатен яклау һәм гражданинга дөрес һәм туры сүзле хәбәрләр җиткерү эшенә керешергә булдым.

– Газета битләрендәге материалларга күз салсаң, редакция штаты байтак, ахры, дигән фикер туа. Чынлыкта хәл ничегрәк соң?

– Ышансаң ышан, ышанмасаң – юк, тик мин басманы берүзем әзерлим. Һәр нәрсә, һәр сорау буенча үзем генә йөрим. Верстка белән генә яшь егет шөгыльләнә, чөнки әлегә бу эшне үзләштермәдем. Мин зур-зур редакцияләр дә ачмадым, офислар да арендага алмыйм, бар нәрсәне фатирымда башкарам. Хәзерге газеталарның 20шәр кешедән торган штат һәм “Вечерняя Казань”дагы кебек охрана булдырганнары аңлашылмый. Бу – акылсызлык, андыйларның бюджет акчасына гына көн күргәне бик яхшы аңлашыла. Алар беркайчан да хуҗасына каршы бармаячак. Бездә, русларда, “Кто платит, тот заказывает музыку”, дигән бик яхшы әйтем бар. Ә музыка безнең очракта – ялган журналистика, ялган мәгълүмат чаралары.

Газетада төрле темалар яктыртыла, хәтта журналист тикшерүе дә бар. Сез һәр саныгызга ул кадәр материал кайдан алып бетерәсез?

– Халык үзе китерә, үзем дә кул кушырып утырмыйм, гел хәрәкәттә булырга туры килә. Газетабызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә биниһая, вакытың гына җитсен. Заказ буенча да язгалыйм, чөнки, үзең беләсең, хәзерге заманда финанс ягы авыррак. Андый язманы бастыру өчен 1000 сум алам, ә өлкәннәрдән, әби-бабайлардан 200-300 тирәсе. Халык газетаның кирәклеген аңлый, анда үзенең ярдәмчесен һәм дустын күрә.

Финанс ягы дигәннән, ничек итеп бу сорауны хәл итәсез?

– Кешеләрдән ярдәм сорарга туры килә инде. Яхшы тормышта яшәүче шәхесләр дә җитәрлек, алар проблеманы аңлый һәм аны хәл итәргә булыша. Бер сан чыгару миңа 12000 сумга төшә. Аны табу өчен, һәр айда өч атна вакытым бар, менә бөтереләм инде. Шул куандыра: газета киоскларда сатыла башлады. Нигездә, Казанның Мәскәү районында. Баштарак авыр булды, ә хәзер барысы да җайлашты. Табышын искитмәле димәс идем, ярый инде, әлегә җитә. Әлегә үз машинам да юк. Әзер газетаны Чуашиягә алып барып бастырабыз.

Ни өчен? Татарстанда гына бастырмыйлармыни?

– Кызганыч, юк шул. Әллә нинди сылтаулар табып, борып җибәрәләр. Аларның югарыдагылардан шелтә аласы килмидер.

Татарстандагы журналистикага нинди бәя бирер идегез?

– Мәгънәле һәм нәтиҗәле юнәлеш бар. Беришләре өстәгеләр кушканны яза, аларның һәр материалы түрәләр фильтры аша уза: икенчеләре гаделлек һәм дөреслек дип, кирәгеннән артык маңгайга бәреп сала. Хәбәрне күзгә бәрелми торган матур “фантикка” төреп җиткерәләр. Ягъни акыллы, зиһенле кеше, дөрестән дә, кирәкле мәгълүматны аңлап, башына сеңдерә. Менә бу исә чып-чын журналистика сәнгате. Шәхес турыдан-туры тәнкыйтьләнми, тик тирәнтен уйлансаң, ул яхшы гына кызган табага бастырылган.

Игорь Германович, ни өчен халык Сезнең газетаны үз итә икән?

– Минем максат – ниндидер проблеманы үзе хәл итә алмаган кешеләргә булышу, чынбарлыкны ачып салу, төрле сәяси хәлләргә бәйсез анализ ясау. Башка инстанцияләрдән кире борып җибәрелгән, анда дөреслек таба алмаган халык миңа мөрәҗәгать итә. Мин бит әле хокук саклау үзәге белән дә хәбәрләшеп эшлим. Үз дәүләтебездә яклаучы таба алмасак, Страсбург судына квалификацияле шикаять язу белән дә шөгыльләнәм. Халык хәзер беркемгә дә кирәкми, тик ул мохтаҗ ярдәмен алырга тиеш, минемчә. Шул өлкәдә тырышам да инде.

Газета чыккан дәвердә кешеләр гозере күп үтәлдеме?

– Килүченең берсен дә борып җибәрмим, һәрберсенә ярдәм итәргә тырышам. Чөнки аның башка терәге калмаган, чыгу юлы юк. Һәр мөрәҗәгать итүченең мәсьәләсе буенча ахырынача тикшерү үткәрелә. Дөреслекне тапмыйча туктап калу миңа хас күренеш түгел. Максатым – мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, ялганны һәм гаделсезлекне фаш итү.

Сезнең газета мәчетләрдә дә була иде, тик хәзер бер дә күренми. Моның сәбәбе бармы?

– Мин Кабан арты мәчете белән хезмәттәшлек итә идем. Исхак хәзрәт анда баш булганда, ул уртача фикерле язмалар бастырды. Тик хәзерге Сәет-Җәгъфәр дини язмалар җибәрүдән үзе туктады. Нилектән икәнен мин белмим, ләкин тагын да дәвам итәргә теләсә, рәхәтләнеп ризалашыр идем.

Соңгы сүзем итеп шуны әйтәсем килә: хәзер гаделсезлек заманы дип, бар нәрсә белән килешәсе түгел. Әгәр һәркем шуңа күнсә, чыннан да, сазлык төбенә төшәчәкбез. Үз аңыбыз белән яшәп, фикерли алырга өйрәнсәк кенә, тормышыбыз чәчәк атачак. Бернигә карамый, үз максатыбызга барсак кына, дөреслеккә һәм гаделлеккә ирешеп була.

… Әйе, “Честное слово” кебек газеталар бик аз. Лениногорск, Яр , Яңа Чишмә, Чистай, Әлмәт якларында бар алар. Барысы да үз кулыбызда. Теләгәнебезгә ирешергә, максатыбызга таба эре-эре адымнар белән атларга кирәк…

P.S. Ниндидер проблемалары булып, мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә Игорь Дурмановның кесә телефоны номеры: 89027155896.

Ихтирам белән Захри.

Үзе арык, колагы ярык! Нәрсә ул?

Ул – сарык! Ит һәм йон алу өчен үстерелгән йорт хайваны. Сөт өчен үстерелгән төрләре дә була. Аларын “куй” дип атыйлар. Куйлардан да ит һәм йон алырга була. Ләкин безнең якларда куйлар сирәк очрый. Сөт өчен, гадәттә, кәҗә малы тоталар. Ул эш белән махсус шөгыльләнсәң, бик керемле һөнәр. Элек колхозлар чорында халык рөхсәт ителгән кадәрле мал үстерү белән шөгыльләнә иде. Чөнки мал ашату проблемасы юк иде. Печәнен дә, саламын да, әзме-күпме комбикорма да, силос та юнәтергә була иде. Хәзер аларны сатып алырга туры килә. Колхозлар таратылып, мал фермалары бетерелгәч, авыл халкы көтелмәгән мәсьәлә алдында ялгызы калды. “Исән” калган мал үрчетү фермалары, комплекслары биек койма артында яшеренгәч, хәтта терлекчелектә хезмәт куючы кешеләр дә, шәхси хуҗалыклар да терлек үстерү, үрчетүнең файдасыз гына түгел, зыянлы икәненә тагын бер кат ышанды. Әлбәттә, шәхси хуҗалыкларда мал бөтенләй үк бетерелмәде. Халык ничек итсә итә – җаен чыгара. Бер сыер, берничә сарык булса да тота. Кош-корт та бар әле. Ләкин ул эшсез авыл халкына керем чыганагы булырлык дәрәҗәдә түгел. Өлкән яшьтәге абый-апалар читкә киткән баларына ярдәм итәм дип тә тырыша. Авылда яшәүче гаиләле кешеләр дә шул зур кыенлык белән булса да өстәлдә ит-сөт өзелмәсен, балалар ач булмас, ичмасам, дип газап чигә. Күп кешеләрдән “малны бетердек” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Чөнки гап-гади печән чабып кайту да зур проблемага әйләнде. Урманнарга үлән чабарга түгел, чыбык-чабык җыярга да кереп булмый. Алары да шәхси кулларда. Дәүләт урманнары да халыкка хезмәт итүдән туктады. Дәүләтнеке икән, халыкныкы булырга тиеш иде дә бит… Юк шул, хөкүмәт һәрнәрсәгә монополия урнаштырып бетерде. Акчасыз халыкка авырга туры килә. Чөнки безнең законнар бюрократиягә хезмәт итә. Пай җирләре өчен бирелгән “мал азыгы” кыш буе бер-ике сарык асрарга җитсә җитә, җитмәсә, сатып алырга мәҗбүр буласың. Алай җәфаланганчы, итне сатып алу уңайлырак булып кала. Кем әйтмешли, өч тиенлек куян, биш тиенлек зыян булганчы… Шәхси биләмәләрдә чөгендер, бәрәңге үстереп, мал ашатырлык уңыш алырга булыр иде. Ләкин бакчада үскән тамыразык белән генә олы мал тотып булмый. Сыерың булса, сарыкларың ач кала, сарыкларыңны ашатсаң, сыерны бетерергә туры киләчәк. Кайберәүләр тырышкан кеше таба инде, дип әйтер. Әйе, таба, җаен чыгара. Ләкин күпме хезмәт, күпме тырышлык бәрабәренә бит ул. Бездә авыл халкын ишәк урынына күрүчеләр күп инде. Халыкның намаз укырга да вакыты калмый. Алар да кеше бит. Ишәк түгел! Азрак ялы да кирәк. “Ял итеп алу түгел, утырып ашау өчен дә вакыт җитми”, – диләр. Халык еллар буе эшли-эшли дә шалт берзаман! Я сәламәтлеге какшый, я эчүгә сабыша, я бөтенләй үлеп китә. Хәзерге көннәрдә фермер хуҗалыклары барлыкка килде. Шәхси фермерлар да мал үрчетеп, халыкны ит-сөт белән тәэмин итә алыр иде, әгәр халыкның уч тутырып алырлык эш урыны булса. Хөкүмәт аз гына булса да авыл халкының проблемаларына “үз” проблемасы итеп караса, фермерларга да файда булыр, халык та мал үстереп җәфаланмас иде! Яшерен-батырын түгел: әгәр авыл халкы тырышып-тырмашып мал үстермәсә, совет заманында да шәһәр халкын тукландыру мөмкин булмас иде. Дәүләт предприятиеләре җиткергән азык-төлек кенә җитмәс иде халыкка. Шәхси хуҗалыкта “таштан кисеп” алынган кебек тырышлык куеп табылган азык-төлек кенә халыкны ачлыктан коткарды. Безнең кебек тырыш халыкның кадерен белмәгән җитәкчеләргә ачуым килә. Бәһасез бит безнең халык! Чит ил ширкәтләрен баетып ятабыз. Алар азгынлыктан җәфа чигә. Алардан күреп, безнең хезмәт сөючән, уңган, тырыш халык шул ук азгынлыкка өйрәнеп бара. Безнең борынгы бабайларның көтүләре, көтүлекләре бүгенге фермерларның һушын алыр иде. Меңләгән, унар меңләгән баш ат утлап йөргән болыннарны күз алдына китерәм дә бүген ат абзарларында ике-өч “арык, колагы ярык” малларны кызганып куям, аларга зур өмет баглап яшәү чыганагы итеп карап торучы хуҗаларны жәллим. Һи, мескен халкым, нишләттеләр сине, дим.

Фәнис ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Яр Чаллы.

Комментарии