Тиздән җитәр Сабантуй

Тиздән җитәр Сабантуй

Кайсы гына газетаны алма: Сабан туйлары, сыйныфташлар очрашуы, авыл җыеннары турында күңелле дә, сагышлы да язмалар чыга. Мин дә шулар турында сезгә бәян итәргә булдым әле.

Элек Сабантуйларын көтеп ала идек, чөнки әниләр бәйрәмгә яңа күлмәк, чүәкләр алып бирде. Ул вакытта колхозчыларга эшләгәнгә акча бирмәделәр, көз җиткәч, тонналап ашлык алалар иде. Шул ашлыкны сатып, тормышны алып барырга акча эшләделәр. Куллары балта тоткан ирләр читкә, «шабашкага» акча эшләргә чыгып йөрде. Сабан туйлары (1950-60нчы еллар) җиткәндә, гаиләсенә тәм-томнар, балаларына яңа киемнәр алып, «шабашниклар» да кайта. Ул өйдә шатлыклы очрашу, күз яшьләре, бәйрәм була.

Үзебезнең Чистай районы, Наратлы авылы Сабантуйлары әле дә күз алдымда. Г.Тукайга ияреп: «Гәрчә монда тумасам да, аз-маз гына җирне сукалап-тырмалап яшәдем», – дияр идем. Үзбәкстанда туып, миңа 4 яшь булганда авылга кайтканбыз. Безнең авыл «Мәгариф» исемендәге колхоз иде. Алда баручы колхоз булды. Исемнәре еракка таралды. Алдынгы сыер савучыларыбыз ВДНХга да, Съездларга да бардылар. Хәзер алар барысы да мәрхүмнәр. Авылның нәкъ уртасындагы безнең өй белән янәшәдә генә сигез почмаклы агач йортта: бер ягында – колхоз идарәсе, каршы ягында – авыл Советы, ә уртада – кечкенә генә бүлмәдә китапханә, аның янында – җидееллык мәктәп, идарә каршында, урамның уртасында – кибет, ә безгә каршы якта агач клуб иде.

Менә Сабантуйга барабыз, күрше авыллар атлар белән килә. Иң беренче ат ярышын карыйбыз. Малайлар белән бергә атларны карарга йөгергәндә, күлмәкләр тузанга пычранып бетә иде, шуның өчен әни күп орышты. Кайсы атның беренче килгәнен беләсе килә бит, малайлардан калышмый чабабыз. Авыл башында, югары очта, озынча зур күл бар иде. Яз көне ул кар суы белән тула – су кипкәч, шунда Сабантуй бәйрәме була иде. Шул күлнең кырыйларына утырып карыйбыз. Ул аллы-гөлле күлмәкләр, болындагы чәчәкләр кебек матур, чуар булып күренә. Кибетләр дә эшләде, хәзерге кебек шашлык пешереп, төтен исенә ысланмый идек. Суга да тилмермәдек (сатып алырга 3-5 тиен акча гына була иде) – яр астында гына тешләрне сындырырлык чишмә суы агып тора. Авылыбыз янында урман булмаса да, 30-40 метрлы олы тау-елгаларга бай авылым. Кыш көне чана-чаңгы шуып имгәнгән чаклар күп булды. Без, бала-чага, көнбагыш чиртеп, тәм-томнар ашап, шул ук вакытта мәйданны да күзәтә идек, кайберләребез әти-әниләрнең итәгенә башын куеп черем итәбез.

Болар яшьлек хатирәләре генә. Хәзер күп авылларда Сабантуйлары уздырылмый да. Безнең авыл шәһәргә 12 чакрым гына булгач, бортлы машиналарга төялеп, шәһәргә агылдык, аннан 4-5 сәгатьтән яңадан авылга әлсерәп кайта идек. Шул бәйрәмнәр турында минем бер фикерем, тәкъдимем бар. Авылда элек җидееллык мәктәп булды, хәзер дүртьеллык – башлангыч кына. Анысы да элеккеге балалар бакчасы бинасында, таш мәктәп буш тора. Менә шул мәктәпне тәмамлап, Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада, Чистайның үзендә зур урында эшләүчеләр бар. Бәлки, шул зур түрәләр белән сөйләшеп, Сабантуй яки авыл җыены кебек очрашу үткәрергәдер?! Ул авыл Советы, клуб, китапханә, пенсиядәге укытучылар ярдәменнән башка булмаячак. Моннан 15-20 еллар элек авылда мәчет төзелгәч, шунда очрашуга кайткан идек. Ишеткәннәр читтән дә күп кайтты, ул вакытта без эшли идек, хәзер барысы да пенсионерлар. Әйе, яшьләр китә торды, авылда карт-корылар калды – бераздан алар да балалары янына яки безнең Наратлыга күчтеләр, чөнки безнең елга аша гына Ким авылы һәм 3 чакрымда Красный Ключ авыллары бетте (заманында алар да аерым колхоз иде). Әбиемнең ике авылда да дуслары-ахирәтләре бар иде. Керәшен булсалар да, 3-4 көнгә аларга кунакка баралар иде. Мин дә, кәҗә бәтие кебек, әбигә ияреп баргаладым. Аларның оныклары исән әле (Наратлыда да яши). Кайберләренең авылда туган-тумачалары юк. Менә мин язганны оештырсалар, без бик рәхмәтле булып кайтып күрешеп китәр идек.

Хәзер мин үзем яши торган Әгерҗе районының Салагыш авылында узган ел, ягъни 2012 елның 30 июнендә булган очрашуны бәян итәм. Түбән Кама ГЭСы төзелү аркасында, авыл бераз өскәрәк күчкән. Менә шул вакытта, урамы-урамы белән, кешеләр чит шәһәргә, күрше авылларга, ул вакыттагы СССР буйлап таралган. Рыс авылын бөтенләй күчереп бетергәннәр. Менә шул югалган авылларның кешеләрен җыйдылар бездә.

Кешеләрнең кушаматы кебек, урамнарның да үз исемнәре булган. Мәсәлән, Күпер башы, Барҗы урамы (авылы да булган, ул да су басу аркасында юкка чыккан), Чебен очлары һәм башкалар. Моны безнең күршедә яшәүче пенсионер укытучы Лениза Шәрипова оештырды. Шунда яшәгән күршеләрен, сыйныфташларын барлап, ул шәҗәрә кебек карта ясаган.

Очрашуга, унар метрлы өч өстәл әзерләгәннәр, андагы сый-хөрмәт туйдагы кебек. Шәһәрдән кайтучылар да, авылдагылар да күчтәнәч белән килгән. Өстәл артыннан исемнәрен атый-атый микрофон янына чакыралар, кыскача гына кайдан кайтканнарын сөйләтәләр, җырчы икән, җырлаталар. Бер-береңне күреп, танып бетерерлек тә түгел. Ул кочаклашу, шатлыклы күз яшьләре. Кунакларны авыл пешекчеләре кайнар ашлары, чәйләре, яңа өлгергән бәрәңгеләре белән сыйлый. 75 яшьтәге Сания апа Гыйләҗетдинова өч зур табак коймак пешергән. Салагыш гармунчылары, читтән кайтканнар да баян-гармуннарда өздерәләр генә. Бернинди репетиция юк, җырчы башлый, гармунчы тиз генә уйнап китә. Видеога да төшерделәр. Түбән Камада яшәүче Лариса малаен алып кайткан. Операторыбыз тик тормады: өстәл янында утыручыларны, пешекчеләрне, урман-күлләребезне төшерде. Күл дигәннән, 1980 еллар тирәсендә җир убылып, күл хасил булган. Шуңа аны упкан күл диләр, тирәнлеге 30-40 м. Водолазлар төптә бик суык – чишмәләре күп, диләр. Балыклар үрчи, авыл халкы, күрше-тирә авыллар, Ижаудан кайтып балык тоталар. Ул Равил абый Беркутовларның милке була. Хәзер алар югарырак икенче җирдә яшиләр. Факил Сафинның «Гөлҗиһан» китабында да ул күл искә алына. Менә шулай, җәмәгать, теләсәң, оештырып була аны. Кайткан кунаклар, авыл кешеләре белән бергәләп, элеккеге уеннарны уйнадылар. Теләгән кеше уенга катнашты, 85 яшьлек әбиләр карап, яшьлекләрен исләренә төшереп, елмаеп утырдылар. Бер күрешү – үзе бер гомер дигәндәй, 40-50 ел күрешми торып шунда очрашкан кешеләр, оештыручыларга (барысының исеме телгә алынмады, үпкәләмәсеннәр), өстәл әзерләп сыйлаучыларга да күп рәхмәтләр әйттеләр. Алар бит яшьлектәге дуслары, күршеләре, сыйныфташлары белән очрашып кына калмады, шул арада зиратка барып, әти-әниләренә, туганнарына дога кылып та килделәр, хәерләр бирделәр. Мин үзем Әлмәттә кунакта идем. Бу авылның килене генә булсам да, бармыйча кала алмадым. Шул көнне Әлмәттән кайтып җиттем, юлым уңды һәм нинди матур шатлыклы очрашуны карарга насыйп булды. Читтә дә тормадык, уенда катнаштык.

Әгерҗе кебек «Татарстанның Камчаткасы» булган районнарда Сабан туйлары бик күңелле була. Салагыш авыл Советына кергән 10 йортлы Чилчә авылында да бәйрәмне үзләре оештыралар. Сабан туйларын авыл Советы гына үткәрми, ә Салагыш авылының «Картлыгымның – яшьлеге» исемле Салагыш әбиләре ансамбле дә уздыра. Ижау каласындагы бу ансамбльнең даны еракларга таралган, алар «Буран әбиләре»ннән ким түгел. Җитәкчесе – Лидия Мәҗитова.

Яз көне карга боткасы үткәрәләр. Анда теләгән һәр кеше килә, берничә җиргә белдерү эленә. Төрле уеннар: чанада шуу, чана белән олы кешеләрне тартып йөрү, җыр-бию, гармун тавышы тынмый. Бер казан ботка, самавырдагы чәйләр калмый, пешкән әйберләр ашалып бетә. 2011 елда карга боткасына җырчы Равил Галиев белән Казаннан Рамил Тураев та килде. Тураев үзен укыткан Мәсхүдә апа Исламованы юбилее белән котларга кайткан. Тураевның да туган авылы Рыс, ГЭС төзелү сәбәпле, су астында калды.

Чилчә авылы һәм «Картлыгымның – яшьлеге» исемле Салагыш әбиләре ансамбле турында сөйли идем бит әле… Күрше-тирә авылларда йөреп бетергәч, әбиләр үзләре күңел ача, Сабантуй оештыра. Сабантуй бүләксез булмый, уенда катнашучыларга барысына да кечкенә генә бүләкләр бирелә. Бүләкне йә үзләре ала, йә концерт куеп җыйган акчага юнәтәләр. Әбиләр шундый өлгер, җитезләр. Чып-чын борынгы Сабантуй уза монда, күмерле самавырда чәйләр кайный, казанда аш пешә, җиргә клеенкалар җәеп, өстәл әзерләнә. Анда ниләр генә юк – табын мул: ит һәм балан бәлешләре, өчпочмаклар, төрледән-төрле пироглар, коймаклар, салатлар, кайнатмалар. Кем нәрсә пешерә – шуны алып килә, гаепләштән түгел. Шул арада ярышлар башлана: кашыкка йомырка куеп, капчык киеп йөгерүләр, аркан, таяк тартышулар, скакалкада сикерү, көянтә-чиләк, кашык белән су ташулар, ул бер-береңне су белән коендырулар, җырлап утырулар. 70-75 яшькә кадәрге әбиләр шулай үз күңелләрен ачалар. Андагы уен-көлкеләр ел буена сөйләргә җитә. Сабантуйга шулкадәр әйберләрне күтәреп барырга да кирәк бит. Анысына да аптырамыйлар: ат белән дә, мотоцикл, машина, велосипед белән дә баралар. Велосипед белән җиләккә, гөмбәгә дә йөриләр. Көз җиткәч, бәрәңге эшләрен бетергәч, комсомол туган көнен бәйрәм итәләр. Шулай бераз уйнап-көлгәч, аяк-кулларының сызлауларын оныталар. Олы кешеләргә гел күңел ачып кына йөрергә оят түгелме диярсез?! Кайбер авыллардагы, шәһәрләрдәге шикелле, аракы эчеп урамда йөрмиләр. Көчләреннән килгәнчә, кияү-киленнәренә, ул-кызларына хуҗалыкта, оныкларын үстерергә булышалар. Кыш көне бәйләү-тегү, концертка алъяпкычлар чигү белән мәшгульләр. Тота алганнар уразага керә, мәчеткә намазга бара. Менә шулай күңелләрен күтәреп, чирләргә бирешмичә яшиләр Салагыш әбиләре. Бабайлар турында ләм-мим, юкмы алар диярсез. Алар 3-4 кенә. Бабайларны үзләреннән калдырмыйлар, энҗе бөртеге кебек саклап йөртәләр. Күңелләрегез һәрвакыт шулай яшь, йөзләрегез көләч, матур булып озак яшәгез әле, әбиләр.

Наҗия АРСЛАНОВА.

Әгерҗе районы, Салагыш авылы.

Комментарии