- 30.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Февраль аеның бер көне – 21е – ЮНЕСКО тарафыннан, Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Бу уңайдан аның генераль директоры К.Мацура үзенең юлламасында: «Телләренә, фикерләү рәвешенә ихтирам йөзеннән, әйдәгез, бүген без беркайчан да булмаганча, тагын да яхшырак һәм тирәнрәк итеп башка халыкларны һәм мәдәниятләрне аңлауга һәм тануга ирешергә тырышыйк!» – дип белдерде.
Дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр икән. Бер милләт тә бер-берсенә басым ясарга тиеш түгел. Алар үз туган телләрендә курыкмыйча, иркенләп сөйләшергә хокуклы. Телне саклап калу өчен, төрле клублар да ачарга кирәктер. Менә без, Казан шәһәренең татар ветераннары, шундый клуб ачтык. Бөтен чаралар туган телдә генә бара. Үзебезнең «Казан таңнары» әдәби-иҗади берләшмәбез бар. Газета чыгарабыз, үзешчән шагыйрьләребез шигырьләр иҗат итә. Шулай мәш киләбез. Без туган телне саклап калуда зур эш башкарабыз, дип саныйм.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ,
Казан шәһәре.

Комментарии