Талантларга юл ачыкмы?

Иң беренче язган мәкаләм «Безнең гәҗит»тә 2010нчы елда, миңа 74 яшь булганда бастырылгач, бу гәҗиткә рәхмәтле булып, үзенә күрә шатлыклы вакыйга булып кабул ителгән иде. Элегрәк елларда гәҗитләргә язасым килсә дә, институтларда укыган, зур белемле кешеләр генә яза ала торгандыр кебек күренә иде. Армия хезмәтендә вакытта ленкомнатта булган төрле газета-журналларны укырга күнегеп, аннан соң да төрле газета-журналлар яздырып алып укулар яшәү рәвешемә әйләнгән иде. Әле хәзер дә кадерле кунагыңны көтеп алган шикелле итеп көтеп торасың бит ул гәҗитләрнең килгәнен.

Үзгәреш заманнары башланып киткәч, дөреслекне яза торган бәйсез газеталар барлыкка килеп, бәйсез радиолар тыңлап, милли хәрәкәт оештырган митингларда катнашып, илдә һәм дөньяда барган сәясәтнең нәрсә икәнен аңлый башладык.

Хәзерге вакытта «Безнең гәҗит», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Сираҗи сүзе» газеталарында бастырылган мәкаләләремнең саны 400дән артып киткән. Шул мәкаләләрне туплаган 4 китабым чыкты, инде бишенчесен әзерлим.

Шигырь язу белән кызыксына башлап, язылган шигырьләремне дә китап итеп бастыра башладым. Ул китапларга кертелгән фотолар белән беррәттән, милли хәрәкәттә катнашучыларның фотоларын да кертәм. Ул китаплар туганнар, дуслар, таныш-белешләргә бүләк итеп таратыла. Гәҗиттәге мәкалә бер көнлек булса, китапта гомерлек бит ул. Киләчәктә оныкларның оныклары кызыксынып укырлар бәлки, дигән өметнең дә сүнеп бетәсе килми әле.

Язган шигырьләремне чын шагыйрь булган кешегә укытып карыйсым килеп, Татарстан Язучылар берлегенә шалтыратып белешкәч, бу оешма рәисенең урынбасарына мөрәҗәгать итәргә куштылар. Шалтыратып сөйләшкәч, бүген булмый, әйдә, иртәгә оештырабыз, дип әйтсә дә, ул көнне дә командировкага барасы булып, командировкадан кайткач, очрашырга булдык. Ләкин, анысы да насыйп булмады. Аннары авырып торуы турында әйтеп, шагыйрь Газинур Моратка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Шалтыратып сөйләшеп, китабымны калдырып кайтып киттем. Ике айга якын вакыт узгач, шалтыратып, китабымны алып китәргә мөмкинме икәнен белештем. Була, килегез, диде. Барып, китабымны алдым. Ни ярый, ни ярамый, дип бер сүз дә әйтмәде. Миңа калса, ул аны ачып та карамагандыр. Китапны нинди акчага чыгардыгыз, дип кенә сорады. 80 яшь тулгач, пенсия акчалары артты бит, дидем. Мин «Мәдәни җомга» газетасын яздырып укып баручы буларак, гәҗиткә берничә шигыремне дә биреп караган идем. Аларның күпчелеге «Безнең гәҗит»тә бастырылган иде. «Мәдәни җомга»да басыласы шигырьләр дә шул ук шагыйрь аша уза икән. Бу редакциядә аның белән очрашып торгалыйбыз. Аңа җибәрелгән шигырьләрем турында сорагач, фамилиямне сорап язып алды да, шуның белән бетте. Мин үземне шагыйрь дип әйтмим бит. Биргән шигырьләрем дә шигырь үк булып җитә алмаганнардыр. Сәяси темаларга багышлап, чәнечкеле сүзләр белән язуым да ошамагандыр бәлки. Шулай да ни өчен бастырырга ярамаганын әйтеп, шагыйрь буларак үзенең киңәшләрен әйтсә, ярамый микәнни? Ярар инде, мин өлкән яшьтәге кеше, яшьләргә карата да аларның игътибарсызлыгы шулай булса, киләчәктә безнең милләт язучыларсыз, шагыйрьләрсез калмас микән дигән уй белән борчылып яздым. Хәзерге вакытта оста язучыларның да үз вакытында ярдәм итүчеләре, үзләренең киңәшләрен бирүчеләре булган бит инде.

Язучылар берлеге булгач, анда яшь язучыларга ярдәм күрсәтү, аларга кирәкле киңәшләрен бирүчеләр дә булырга тиештер бит. Безне юкка чыгарырга тырышучыларның күплеген күреп торабыз. Шундый булган мөмкинчелекләрдән файдаланып, үзебезне үзебез саклап калу белән шөгыльләнә башласак, яхшырак буласы югыйсә. Халыкның талантлы шәхесләре булып тора. Аларның юлына киртә куярга түгел, булышырга кирәк.

Нияз әфәнде Бишбалта белән Хәмид әфәнде Вәлиди дусларыбыз өйрәтте миңа шигырь язу тәртибен. Аларга зур рәхмәтләремне белдерәм.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии