- 30.04.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №17 (1 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бүгенге көндә бәяләрнең нигезсез артып торуы, икътисадның какшавы, җитештерүче түбән катлам халыкның хезмәт хаклары, пенсияләрнең әз булуы – җәмгыятьне борчучы төп мәсьәлә булып кала. Түрәләр дә халык алдындагы чыгышларын авыр тормышта яшәү хакында сөйләүдән башларга яраталар. Яисә торгынлык елларында ук икътисадның начарлана башлавы, бер урында таптанып торуыбыз турында сөйлиләр. Чынлыкта, без бер урында таптанмадык, эшне планлы рәвештә алып бардык. Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүдә күп вакыт Кукмара район газетасы – «Хезмәт даны» гәҗитендә беренче өчлектә булдык. Продукцияләребезнең рентабельлеген күтәрү төп бурычыбыз булды. Ул вакытларда еллык җитештерү-финанс планнарын төзү реаль, тотрыклы бәяләрдә башкарылды. Һәр бишьеллыкка бәяләр үзгәрмәде. Башкарган хезмәтебезнең күләмен, хәзер дә үз аягында басып калган «Вахитов» хуҗалыгы белән чагыштыра идек, бу хуҗалык белән бер-беребезне гел күз уңында тоттык. Чөнки безнең хуҗалыкның сөрү җире «Вахитов»ныкы белән бер чама диярлек. Ит җитештерү буенча беренчелек, күбесенчә, бездә булды, сөт буенча «Вахитов» алдынгы, ә бөртекле ашлык һәм бәрәңге уңышлары бер дәрәҗәдә иде. Хуҗалык төзелешен үзгәртеп коруда да бер урында таптанмадык, диясем килә. Күп еллар звено, подряд, кооперация ысуллары кулландык. Шулай да, бу чаралар җитештерүдә сизелерлек үсеш ясамады. Үзгәртеп кору һәм базар икътисады системасына күчү чорында катлаулы эш күп башкарылды.
Мин эшләгәннең соңгы елларында цех ысулы кертеп, хуҗалыгыбызны «Яңа тормыш» арендачылар берлеге» итеп оештырдык. 5-10 кешедән торган 50 аренда коллективы эшли башлады. Продукция җитештерүнең үсүе 1987 елда күренде. Үткән елларга караганда ит һәм сөт күпкә артты, һәр тармак файдага эшләде. Эш шунда – аренда коллективлары башкарган эшләрен «үземнеке» дип башкардылар, чек ысулы белән үзләре исәп-хисап алып бардылар. Табышларын үзләре үк һәр кешенең хезмәтенә карап бүлделәр. Кышкы грипп вакытында да авырып эшкә килә алмыйча калган иптәшләре урынына кеше сорамадылар. Олыгаеп пенсиягә чыккач, уртачадан югары пенсия алды алар. Ул елларда терлекчеләр саламны туратып парлап, ачыткы ясап, мал ашаттылар.
Хуҗалыгыбыз инвестор карамагына күчте. Хәзер бу эшләрнең күбесе эшләнми, аңа карап продукция алу кимеми. Ләкин хезмәт хакы артмый, чөнки аны арттырырга хуҗалыкның акчасы юклы-барлы. Элеккеге алып-сатарлар, хәзер бизнесмен дип аталучылар, елга берничә мәртәбә газ, ягулык-майлау материалларына бәя артты дип, бәя арттырып торалар. Шуннан чыгып энәдән алып, дөягә кадәр, дигәндәй бәя арта башлый. Хөкүмәт башында утыручыларга мөһер сугып расларга гына кала. Нефть белән газга торгынлык елларында да бәя артып-кимеп торгандыр инде. Ләкин җитештерү өлкәсендә эшләүчеләргә зыян килмәсен өчен, аларга бәяне дәүләт 5-10 елга үзгәртмәде. Продукциягә бәяләр промышленность товарларына караганда югары иде. Менә Республикабызда нефть чыга башлауга 70 ел тулган. Шул еллар эчендә җир куеныннан күпме кара алтын – җир мае суыртылган һәм аның урынына күпме су тутырылган, ә нефть табуның артуы, бәрәңге базларына җир асты суы тулудан башка, халыкка нинди файда бирә соң?
Хәзер эшкә яраклы ир-ат күмәк хуҗалыкны, гаиләләрен калдырып, балаларын укыту, йорт җирләрен тәртипкә китерү өчен, күбрәк акча эшләргә дип, тирә-якка таралып бетте. Яшьләр, кызлар авылда калмый. Авылда сырхаулап йөргән халык һәм карт-корылар гына калып килә. Авыл бетүгә таба бара. Инде 20дән артык йортта кеше яшәми. Русия чит дәүләтләргә карап эшләргә маташа, ләкин бу югары масштабта барып чыкмый. Чөнки безнең дәүләт халыкның башына басып, аны кол хәлендә тота. Социаль тормышын үстерергә җыенмый. Сугыш бетеп, 10 ел чамасы вакыт узуга, барлык җимерек хәрәбәләрне торгызып, ил башы Г.Н. Маленков салымнарның күп өлешен бетерде яки киметте. Менә инде власть алышынганга да 20 ел вакыт үтте. Элекке җиһазларны сүтеп, сатып, таркатып бетергәннән соң, сәбәпкә «кризис» исеме табып, илгә тәртип кертә алмыйлар, тәртип салырга уйламыйлар да дип әйтергә була. Элек миллионер хуҗалыклар булса, хәзер аерым түрәләр Русиянең үзен талап бик тиз миллионерлар, миллиардерлар булып алдылар, аларның һаман үрчүләрен матбугатта гел язалар. В.И. Ленин язганча бер адым алга, ике адым артка атлыйбыз. Депутатларыбыз да бәя арттыручыларны йөгәнли алмый, яки бу турыда уйламыйлар да кебек. Ил бюрократлар һәм кәгазь боткасы белән тулды.
Уңай якка үзгәргән тормыш хәлләребезне күрмәү дә хилафлык булыр. Аллаһыга шөкер, хәзер ашау-эчү һәм тормыш-көнкүреш товарларын чиратсыз, кирәк вакытта сатып алабыз. Хуҗалыгыбызда тәмле икмәк пешерәләр. Кибет киштәләре азык-төлектән, эчемлекләрдән сыгылып тора. Илдус үз машинасы белән он, шикәр комы һәм башка төрле товарларны капка төбебезгә туктап сата. Хәлсезрәк кешеләрнең өйләренә үк күтәреп алып кереп бирә. Хуҗалыгыбыздагы мал-туарларны ашатырга җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итеп торалар. Пенсиябезне почтальон үз вакытында, өебезгә алып килеп бирә. Барысы өчен дә рәхмәт, ләкин авылның киләчәге өчен йөрәгем өзелә…
Мансур ХӘСӘНОВ.
Кукмара районы, Татар Толбасы авылы.
Комментарии