Авылның киләчәге бармы?

Авылның киләчәге бармы?

Бу тема бик күпләрне борчый һәм уйландыра. Ә түрәләр исә, халыкны: «Авыл бетми, салаларны үстерәбез», дип ышандыра. Мин аларның «ялгышуын» мең кабат исбатлап күрсәтә алам. Авылның киләчәге юк һәм тагын бер кат юк! Ни өчен шулай кискен куеп әйтәмме? Беренчедән, өченче ел гына республикада 5 миллион тонна икмәк җыеп алдык дип, түрәләр бик зурдан кубып, мактанып йөрде. Бу мактану урынлы булдымы соң? Юк. Алынган икмәкне кая куярга белмәделәр, урнаштыра алмадылар. Икмәктән зыяннан башка, керем булмады. Бу безнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы эше. Инде 20 елдан артык капитализм төзибез, ә үзебез социализмнан аерыла алмыйбыз. Һаман да капитализмдагы кебек план артыннан куу бара. Капитализм законы, К.Маркс әйткәнчә: акча – товар – акча. Социализмда ахыргы нәтиҗә булып товар торса, капитализмда ул – акча. Күп кенә капиталистлар товарны ихтыяҗга карап җитештерә һәм вакытында сатып бетерә. Эшмәкәрләр телендә бу «Капитализмның алтын кагыйдәсе» дип атала.

Хәзер инде республикада төзелә торган гаилә фермаларын карыйк. Монда капитализмның «алтын кагыйдә»се сакланамы? Тагын юк! Рөстәм Миңнеханов андый фермаларны мең данәгә җиткерергә диде, димәк, җиткерәләр дә! Фермерлар гына үзләре җитештергән товарны сата алмыйча иза чигә аннары.

Бөтендөнья сәүдә оешмасына, безнең фермерлардан алып министрга хәтле, социализмнан чыгып, ә капитализмга кереп бетмәгән килеш аяк бастылар. Океан артында исә инде шомарып беткән капиталистлар эш йөртә. Безнең яңа «капиталистлар» аларга көндәш була ала димени?!

Икенчедән, капитализмда исән калу өчен (яшәү турында әлегә сүз дә була алмый) җитештерүчеләрнең капитализм шартларында яши алуы гына аз, товарның да капитализм таләпләренә туры килүе кирәк. Алар арзан һәм сыйфатлы булырга тиеш. Мисал өчен сөт продукциясен генә алыйк. Безнең хуҗалыклар җитештергән сөт берничек тә арзан була алмый. Чөнки сыерларның кыска гомерле булуы аркасында, сөтнең үзкыйммәте югары. Сыер ул – җитештерү чыганагы. Бер сыерга (гаилә фермасы мисалында) тотылган акчаны – алынган кредит, матди ярдәм, аны ашату өчен тотылган үз акчагызны – барысын бергә кушып исәпләп карагыз. Сыер табышка эшли башласын өчен аны кимендә биш ел карарга кирәк. Алтынчы елга гына ул табышка эшли башлый. Бозаулар исә күп булса 2-3 ел яшидер. Шулай итеп сөтнең үзкыйммәте зурая. Бу бизнесның кануны: әгәр җитештергән продукциядән керем керми икән, димәк, ул эшмәкәрлек баткаклыкка әйләнә.

Безнең авыл хуҗалыгы җитештергән товарлар көндәшлеккә сәләтле түгел икәне көн кебек ачык. Тора-бара, бөтендөнья сәүдә оешмасында безнең әйдәп барган хуҗалыкларыбыз да юкка чыгарга мөмкин. Шулай булгач, авылның киләчәге буламы инде?

Мин моннан алты ел элек Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка: «Республикага, Авыл хуҗалыгы министрлыгы алтыннан ясалган сыерлар алып кайтса да, хуҗалыкларның икътисади хәле яхшырмаячак», дип хат язган идем. Сүзләрем рас килде. Министр Марат Әхмәтов, Арчадагы чит ил сыерлары белән тутырылган «Ак барс» хуҗалыгын Николай Федоровка күрсәткәч, Федоров: «Бу ферма керемгә эшли алмаячак», – дип әйтте. Чөнки бу сыерлар ике бозау китерә дә, аннан иткә озатылалар. Президентка хат юллаганда, мин дә: «Республика хуҗалыклары сыерлары кыска гомерле булу аркасында юкка чыкты һәм чыгачак та», дип яздым. Бу бәлане мин моннан алты ел элек аңлаган булсам, министр М.Әхмәтов быел гына аңлады. Чөнки аның социалистик аңы быел гына чыга башлады, моңарчы, беренче чиратта, һаман товар булды.

Ә бит сөт җитештерүнең дә, сыерларның гомер озынлыгын арттыру сере дә бик гади. Кул белән савылган вакытта сыерларның гомерләре озын булган, 18әр баш бозау китергән. Хәзерге фермердагы сыерларда исә 3-4 бозау гына. Нәтиҗә: хәзерге фермер сыерларының гомер озынлыгы машина белән сава белмәгәнлектән кыскара. Ә ни өчен һаман да машина белән сава белмиләр соң? Элегрәк галимнәр моны саву аппаратларының камил булмавы белән аңлатты. Хәзер ул аппаратлар да әйбәт, чит илдән кайтарталар. Ә сыерның гомере барыбер озынаймый. Чөнки бездә белгечләр дә, сыер савучылар да, сыерларга сөт бирү өчен шартлар тудырмый. Сөт савып алу законын белсәң, мул, сыйфатлы сөт тә аласың, сыерларның да гомере озын була. Сыерда, бер үк вакытта, бер үк урында, бер үк чират белән сауганда, сөт бирү рефлексы формалаша. Фермаларда исә бу закон бозыла һәм сыерларның сөте кими. Окситоцин дигән гормонны таба белергә кирәк. Окситоцин имигә килгән очракта гына аппаратны кидерергә кирәк, шул вакытта гына сөтне савып бетереп була. Савып бетермәгән очракта, имидә калган сөт бозыла башлый, соңыннан ул маститка әйләнә һәм сөт ясаучы бизләр, альвиолалар үлә. Шул маститлар сөтнең сыйфатын киметә дә инде. Мастит азган вакытта, имидән үлекле, канлы сыекча чыга башлый, ул авыру бактерияләргә «бик бай» була. Мондый сөтне куллану бик зарарлы. Шулай булса да, ул сатуга чыга. Моның хакында авыл хуҗалыгы министрына да яхшылап аңлатсыннар иде. Сыер савучылар арасында савым аппараты җыю буенча конкурс үткәреп кенә, сөтнең күләмен арттырып, сыйфатын яхшыртып булмый. Сыер савучыларга малларның авырулары, сөт бирү рефлекслары турында сөйләргә, өйрәтергә кирәк. Әгәр министрлыкта бу хакта белсәләр, сыер савучылар арасында ул конкурсларны үткәреп тә тормаслар иде. Чөнки малның үз вакытында гына мул сөт бирүен мин бер аңлатып яздым инде. Ә безнең министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, төш вакытында савучыларны фермага алып барып, сыерларны көчләп саудырта. Бу бит наданлык!

Сыерларның шартлы сөт бирү рефлексы формалашканнан соң, ул башка буынына да күчә һәм яхшыра бара. Димәк, хуҗалыкларның икътисади хәле дә әйбәтләнә дигән сүз.

Мин бу хакта Президентыбызга бик күп тапкырлар яздым. Тик аңа хатларым барып җитмичә, министрлыкларга китә бугай. Министрлыкка утыртканчы, башта ул кешене авыл хуҗалыгы буенча укытырга кирәк. Бәлки, шунда эш рәте чыгар иде үзләреннән. Болай барса, авыллар бетәчәк.

Г. РӘХМӘТУЛЛИН.

Биектау районы.

Комментарии