Кешеләргә шатлык өләшик!

Кешеләргә шатлык өләшик!

2002 елгы көчле яңгырдан соң авылыбыз зиратына юл бик тә начарланды, мәетне алып кереп булмаслык дәрәҗәгә җитте. Энем үлгәч, күмәргә килүче туганнарыбыз үзәннән чыга алмыйча, Казан аша кире әйләнеп килделәр. Авылыбыз утрауда калган кебек булды. Районга күп тапкырлар мөрәҗәгать итеп карасам да, бер җавап та ала алмадым. Шуннан Казанга Президентка, Фәрит Мөхәммәтшинга хатлар яза башладым. Күп яза торгач, Күлбаш белән ике арага асфальт салырга планга кертелде, дигән җавап килде. Шулай итеп, 2003 елның ноябрь аенда 25 көн эчендә Юртыш-Мәмдәл авылын асфальтлы иттеләр. Кулбаш белән Юртыш арасындагы юл яхшы булгач, Кулбашка килгән автобус Мәмдәл авылына ук йөри башлаган иде. Ләкин күпер яраклы түгел, дип автобусны йөрүдән туктаттылар. Миңа тагын эш чыкты. Фәрит Хәйрулловичка күпер сорап хатлар юллый башладым. Күп яза торгач, 2010 елның июнь аена күперле иттеләр безне. Зур тантана ясап, күпер ачылды. Җирле үзидарәләр бергә булу сәбәпле, Мәмдәл авылы да күперле булды. Авыл халкы Казанга йөреп эшли бит. Студентлар атна саен кайта, юл тулы җәяүле кеше Кулбашка кадәр. Менә Фәрит Хәйруллович ярдәме белән күпер дә, юл да булды. Инде аңа тагын мөрәҗәгать итәргә туры килде. Алланың рәхмәте яусын, 2011 елның 1 апреленнән Мәмдәл авылына кадәр автобус йөри башлады. Үзем дә беренче пассажир булып Казанга барып кайттым. Авылыңа кадәр автобус белән кайтуы бик рәхәт икән.

Менә шулай. Еламаган балага имезлек бирмиләр. Сезгә күпер, автобус, юл кирәк икән, дип китереп бирмәсләр, бигрәк тә хәзерге заманда. Үзең өчен үзең кайгырта торган заман.

Авылдашларым автобусларда яхшы юллардан йөрергә лаек. Аларның шат йөзләрен күрү – минем өчен зур бәхет.

Ике авыл халкы исеменнән Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшинга зур рәхмәт. Гомере рәхәттә үтсен!

Әлфия апагыз МАДИЯРОВА.

районы, Юртыш авылы.

Редакциядән. Менә шундый ул безнең Әлфия апабыз. Инде аны район җитәкчеләре генә түгел, республиканыкылар да белә булыр. Авыл халкының, юлчыларның рәхмәтенә тиенеп яши ул.

Әле кайбер проблемаларны хәл итеп йөрүләре хакында шалтыратып та әйтте. Хәзергә сер булып калсын. Язам, диде.

Кешеләргә эшләгән изгелекләрдән тәм табып, хәерле озын гомерләр кичерергә язсын, Әлфия апа!

Комментарии