- 30.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №16 (27 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Май бәйрәмнәре җитә, ә районны чистарту, төзекләндерү һәм матурайту буенча башкарасы эшләр санап бетергесез. Кардан арынган җир чүп-чар белән тулып ята. Дөрес, соңгы елларда юлларның сыйфатына әллә ни зарланып булмый. Ә менә шул сыйфатны, матурлыкны саклый беләбезме икән? Юктыр, мөгаен. Сүзем трассалар турында. Андагы галәмәткә исең китәрлек, ниләр генә юк юл читләрендә, иген кырларында: пластмасса, пыяла шешәләр, кәгазь кисәкләре, тимер-томыр калдыклары, терлек сөякләре… Хөрмәтле шоферлар, пассажирлар! Юлда булганда әдәплелек кагыйдәләрен исегездән чыгармасагыз иде.
Шәһәребездә дә мондый проблемалар шактый. Әнә кайбер йортлар янында куелган чүп җыю контейнерлары янына килеп тә, аяк басып та булмый. Һәм инде билгеле чүп-чарны – каргалар, кыргый этләр, песиләр, сукбайлар тарата. Шулай ук автобус тукталышлары да мактанырлык түгел…
Ә менә иң проблемалы урын шәһәребездә – ул Садовая 1б йорты тирәсе (фотода шул йорт). Биредә апрель азагына якынлашып килсә дә, җыештыручыларның әле килеп тә караганы юк. «Перспектива» төзелеш оешмасы төзегән әлеге матур йортларга инде өч елдан артык вакыт узды. Ә төзелештән калган чүп-чар әле дә тау булып өелеп тора.
Соңгы елларда авыл халкының табигатькә карата битарафлыгы да мине нык борчый. Кайбер хуҗалыклар йортларында булган барлык пычракны, һич оялмыйча, юлларга ташлый. Күпләре хәтта тиресне дә авылларда булган елгага гына түгә. Шунда терлек үләксәләрен ташлаудан да чирканмыйлар. Кайбер авылларның тирәсе, хәтта үзәге дә чүплек урынына әверелде. Ә бит шактый гына авылларда чишмәләр дә бар, ташланган пычрак иң элек шунда эләгергә мөмкин.
Кар астыннан чыккан чүп-чарны йортта әүвәл бер урынга туплап, юллар кипшергәч аны авыл кырыендагы махсус чүплекләргә ташларга мөмкин. «Май чүлмәге – тышыннан, булыр кеше – эшеннән» дигәндәй, бар тырышлыгыбызны куйыйк. Минем әйтергә теләгән төп фикерем шул – өмә үткәрелүен генә көтмик. Шәһәрнең, районның чисталыгы, йортларның тазалыгы, балаларыбыз уйныйсы урыннар безнең үз кулыбызда. Без Нурлат районының яшәүчеләре генә түгел, аның чын хуҗалары да булыйк!
Хәлим Әлимов, Нурлат шәһәре.

Комментарии