Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

УРАЗА БЕТКӘННЕ КӨТӘРГӘ ЯРАМАГАН...

Татарстан депутатлары иртәнге 8дән 23 сәгатькә кадәр аракы сатарга рөхсәт бирү турында закон кабул итте. Аларның берсе дә 2нче апрельдә уразага керәсен белмәдеме икәнни? Халык өчен, татар теле өчен дигән булып йөрүче депутатлар бик әйбәтләп карар чыгарып куйдылар. Анда бит әле безнең хатын-кыз депутатларыбыз да бар югыйсә. Юк, ураза беткәнче булса да сабыр итеп торырга кирәк, дип әйтмиләр. Мин үзем олы кеше буларак бик рәнҗедем. Депутатларга ышанычым бетте. Сугыш чоры балаларына азмы-күпме акча өстәү турында уйламадылар. 20 сутый бәрәңгесе булган кешенең юл акчасын кистеләр. Ул депутатлар арасында сугыш вакытында кәлҗемә ашап, 12-13 яшьтән чыбыркы белән куркытылып эшләгән балалар юктыр шул инде...

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КАВКАЗ РЕСПУБЛИКАЛАРЫННАН ҮРНӘК АЛАСЫ ИДЕ

2нче апрельдә Рамазан ае башлана. Бу рухи сәламәтлек, күңел чисталыгы, әдәплелек турында уйлану ае да. Татарстан Хөкүмәте бу айда исерткеч эчемлекләр сатуны тыйса, мөселманнар әлеге башлангычны хуплап каршы алырлар иде. Билгеле булганча, Кавказ республикаларында күптәннән инде Рамазанда исерткеч эчемлекләр сатылмый. Безгә дә алардан үрнәк аласы иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

РӨСТӘМ ЯХИННЫ ТАНЫТУ ҖИТЕП БЕТМИ

Февраль ахырында безгә Камал театры гастрольләр белән килде. Искиткеч спектакльләр, искиткеч режиссура, актерлар. Бик зур рәхмәт аларга! Бер спектакль композитор Рөстәм Яхинның иҗатына, романсларына багышланган иде. Мин гомер буе музыка мәктәбендә укытучы булып эшләдем. 90нчы елларда 4нче татар мәктәбе каршында музыка мәктәбе ачтыруга ирештем. Шуңа күрә бу темага фикерләремне белдерергә хакым бар дип саныйм. Рөстәм Яхинның иҗаты бик аз пропагандалана. Ә бит ул – татар музыкантлары арасында беренче профессиональ концертлар бирүче пианист. Ул беренче ирекле иҗатчы була. Консерваториядә әз генә эшләп карый да, уртак тел таба алмыйлармы шунда, китеп бара. Рөстәм Яхин – татар профессиональ музыкасын Европа дәрәҗәсенә чыгарган, романс жанрын иң югары дәрәҗәгә күтәргән беренче татар композиторы да. Аның музыкасы – иң югары дәрәҗәдә башкаруны күрсәтә торган барометр. Камал театрының шушы шәхесебезгә спектакль багышлавына бик сөендем. Иң авыр романсын – «Сандугач»ны башкарган артист Раил Шәмсуаров күңелемә кереп калды. Аны шундый югары дәрәҗәдә Илһам Шакиров кына башкара ала иде. Программа кәгазендә артистларның исемнәре дә, спектакльне куючы режиссерның кем икәне дә күрсәтелмәгән иде. Югыйсә бу бит татар сәнгатен пропагандалау.

Гүзәл КОРБАНГАЛИНА,

Чаллы шәһәре

ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ БАРМЫ?

«Хезмәт ветераны» исемен бирү карарын федераль үзәктән төбәкләргә тапшырганнар дип ишеттем. Һәр төбәк үзе хәл итәсе, ди. Мәсәлән, Башкортстанда, Новосибирскида ничек булуы турында укыдым. Бер Татарстан буенча гына хәбәр юк. Безнең республикада ничек икән ул, белешеп язсагыз иде.

Тимергали ГАЗЕТДИНОВ,

Әлмәт шәһәре

Хезмәт ветераны статусына ия булу тәртибе «Ветераннар турында»гы 5нче Федераль Законның 7нче маддәсендә саналган. Әлеге исемне алу өчен, ирләрнең – кимендә 25 ел, хатын-кызларның 20 ел эш стажы, СССР яки Русия Федерациясе орден-медальләре, РФ Президентының рәхмәт хатлары яки ведомство бүләкләре булуы кирәк. Әгәр кеше Бөек Ватан сугышы елларында эшли башлаган икән, федераль бүләкләрнең булуы мәҗбүри түгел, ләкин ул очракта эш стажы зуррак: ирләрнеке – кимендә 40, хатын-кызларныкы 35 ел. Шулай ук Федераль закон нигезендә төбәкләр үзләре хезмәт ветераны исемен бирү регламентларын кертә ала. Гадәттә төп таләп – эш стажының зур булуы. Федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны статусы бөтен ил буенча гамәлдә булса, төбәкнеке шул җирлектә генә гамәлдә, мәсәлән, башка өлкәгә күченеп киткән очракта гамәлдән чыга. Сез әйткән Башкортстан Республикасында, Новосибирск өлкәсендә, шулай ук Краснодар, Пермь краенда, Орел, Кемерово, Смоленск, Курск, Рязань, Сахалин, Тамбов, Мурманск, Самара, Түбән Новгород өлкәләрендә, Мари Иле, Якутия, Калмыкия Республикаларында, Ненец автономияле округында «төбәкнең хезмәт ветераны» дигән статус һәм аерым льготалар, айлык түләүләр бар. Ләкин Татарстанда ул юк. Безнең республикада яшәүчеләр федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны статусына гына ия була ала.

«Һ» ХӘРЕФЕ КАЯ КИТКӘН?

ТНВ каналында эшләүчеләр барысы да бик матур алып баралар. Ләкин бер әйбер ошамый: 95 процент алып баручы «һ» хәрефен әйтми хәзер. Юк ул, бетте алфавитта. «Хәм», «шәхәр» дип сөйләшәләр. Шул хәтле ямьсез килеп чыга. Беркөнне тапшыруга филология фәннәре докторы килгән иде, китаплар укыйм, китап укыган кешеләрне яратам, ди, ә үзе «хәм» дип сөйләшә. Филология белгече бит инде ул, дөрес итеп сөйләшергә тиеш. Анда бер Алмаз Гәрәев кенә «һәм», «шәһәр», «мөһим» дип матур итеп әйтә. Элек сөйләмгә – радиода булсынмы ул, телевидениедәме зур игътибар бирелә торган иде. Мин аларны гаепләмим, тәнкыйтьне дөрес аңласыннар иде. Татар теленең чисталыгына, матурлыгына без барыбыз бердәм булганда гына ирешә алабыз. Экран астында «бегущая строка» белән котлаулар чыга, анда урыс хәрефләре белән язалар. Беркөнне берсе: «Эльвира, мин сине суям», – дип язган. «Суям» «зарежу» була бит инде ул. Ник андый котлауларны кабул итәләр икән? Тагын бер фикерем бар. Башкортстаннан булса да, Актанышка терәлеп торгач, якташым дип йөртә торган Зәмирә Рәҗәпова матур алып бара. Беркөнне Илдар Кыямов белән әңгәмәсен ике тапкыр карадым, эчтәлеге ошады, алып баруы да яхшы. Илдар Кыямовны «укытучым» дип атый, Илдар әфәнде Зәмирәгә «сез» дип эндәшә, ә Зәмирә «син» ди, «Илдар» ди. Үзеннән олы кешегә «абый, апа» яисә Алмаз Гәрәев кебек «әфәнде, ханым» дип сөйләшсә, ничек матур булыр иде. Менә бу культураны күрсәтә инде...

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Иске Байсар авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии